Авыл җирендә яшәүче гаиләләрнең уңыш нигезе — тырышлык икәнлеген беләбез. Булат Сафин да кечкенәдән авылда йорт тергезеп, аны матур итеп төзекләндереп, хуҗалык тотып яшәргә хыяллана.
Бүген аның теләге тормышка ашкан, тормыш иптәше Гүзәл һәм балалары Дилия, Алмаз белән алар авылда төпләнгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Булат Аскын һөнәрчелек училищесына укырга керә һәм эретеп ябыштыручы белгечлеге алып чыга. Сәләтле егет үзенең тырышлыгы белән гитарада уйнарга өйрәнә, дусларына да бу уен коралының серләренә төшенергә ярдәм итә. Шулай ук әти-әнисе аның кечкенәдән пластилиннан төрле сыннар эшләргә яратканлыгын билгели. Бигрәк тә бу сәләте студент чакларында ачыла, ул Яңа ел бәйрәме алдыннан район Мәдәният йорты алдында боздан төрле скульптуралар эшләүдә булыша. Туган ил алдындагы изге бурычын үтәп кайтканнан соң, уңган егет Уфа шәһәре Алексеевка совхозына эшкә урнаша. Монда булачак тормыш иптәше Гүзәл белән таныша да инде. Чибәр кыз Вәсия һәм Азат Мырзагәрәевлар гаиләсендә дөньяга килгән. Алар Дәүләкән районының Аслыкүл янында урнашкан Бурангол авылында гомер итәләр. Хәзер Булат белән Гүзәл еш кына ул якларга кунакка барып йөри.
— Хезмәт иткән чагымда шәһәр тормышында кайнарга туры килде, хәзер дә эшем буенча командировкалар күп вакыт шәһәрләрдә үтә. Әмма авылга кайтасы, аның саф һавасын суласы килә. Шуңа да тормыш иптәшем белән әлегә Чишмә-Үрәкәй авылында яшәргә карар иттек. Йорт сатып алу мәсьәләсендә әти-әниләр ярдәмләште, — дип сөйләде гаилә башлыгы Булат Сафин.
Булат әтисе белән еш кына Мәскәү шәһәрендә командировкаларда була. Алар анда күперләр төзү бригадасында эшли. Киләчәктә эшләрен үзебезнең төбәктә дәвам итәргә планнары, чөнки гаиләдән, туган яктан еракта кыен, ди алар. Гаилә башлыклары эштә чакта хуҗабикәләргә йорт эчендәге барлык хезмәтне башкарырга туры килә. Ә авылда эш тавык чүпләсә дә бетәрлек түгел. Гүзәлнең терәге һәм олы ярдәмчесе булып, әлбәттә, каенанасы Фәнилә Кавый кызы тора. Ул һәрчак кызы урынына күргән килененә киңәшләре белән ярдәм итә, оныкларын тәрбияләүдә дә булыша. Менә шулай бердәм булып яшәгәндә генә тормыш матур, күңелле була ала. Киләчәктә дә мондый гаиләләр күбрәк булсын, авылларда утлар сүнмәсен иде, дигән теләктәбез.