Солтанбәк авыл биләмәсе район үзәгеннән ерак урнашкан биләмәләрнең берсе. Бу төбәктә торак пунктлар районның башка авылларыннан (хәтта республикадагы) аерыла. Болай ерак урнашу Солтанбәк, Чураш, Кәмәшәде авыллары халкында тирә-юньгә ниндидер аеруча мөнәсәбәт, чынбарлыкны тою хисе формалаштырган. Шуңа да алар үз көчләренә ышанып, үзаллы яшәргә күнеккән. Солтанбәк авыл биләмәсе башлыгы Илһам Суфиянов белән әңгәмә барышында төбәк тормышының үзенчәлекле яклары, мөһим мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар турында мәгълүм булды.— Илһам Вәлинурович, халыкның күчеп китүе районда көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Солтанбәк авыл биләмәсендә бу юнәлештә хәлләр ничек?
— Бүген бу, гомумән, төбәк дәрәҗәсендәге мөһим мәсьәлә. Халыкның шәһәргә күчеп китүенә бәйле сәбәпләр күп. Бездә ата-бабаларыбыздан күчкән күркәм гореф-гадәтләр бар, мәсәлән, гаиләңә, туган ягыңа карата булган чын сөю, нигезне саклау. Төбәгебездә күп балалы яшь гаиләләр күплеге моңа ачык дәлил. Соңгы елларда биредә туып-үсеп чит җирләрдә гомер кичергән солтанбәклеләрнең кайберсе лаеклы ялга чыкканнан соң, туган якларына кире кайтып төпләнә. Эшкә сәләтле ир-егетләр авылда эш булмау сәбәпле, гаиләләрен имин, җитеш тормышта яшәтү өчен башка төбәккә барып эшләргә мәҗбүр. Хуҗалык эшләре, нигездә, хатын-кызлар иңенә төшә һәм аларның күбесе мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка өлкәдә тырыш хезмәт сала.
— Илһам Вәлинурович, төзекләндерү турында нәрсә әйтә аласыз?
— Хәзер бу мәсьәләләрне хәл итү дәүләт ярдәме белән күпкә җиңеләйде, чөнки республика бюджетыннан акча бүленә. Моның исәбенә юллар кышын яхшы торышта тотыла, бу юнәлештәге башка эшләр дә башкарыла. Авыл биләмәсендә ФАП, мәктәп, балалар бакчасы, авыл Советы, спорт залы булган социаль-мәдәни үзәк төзелүе зур ярдәм булды.Үзәк авыл тормышында мөһим роль уйный, чөнки биредә халыкка эш урыннары бар.
— Районыбызда Урындагы инициативаларны хуплау программасы чикләрендә изге эшләр гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештә сезнең авыл биләмәсендә нәрсәләр эшләнә?
— Ун ел элек Чураш авылында Шәрифҗан Закиров җитәкчелегендәге Аскын урман хуҗалыгы көче белән авыл клубы төзелеше башланды.Урман хуҗалыгындагы үзгәртеп коруларга бәйле, финанслау туктатылды, һәм шушы еллар дәвамында төзелеш урыныннан кузгалмады. Халык Урындагы инициативаларны хуплау программасы турында ишеткәч, форсаттан файдаланырга, клуб төзелешен тәмамларга карар итте һәм бу эш халыкның үз көче белән тәмамланып килә.
— Агымдагы ел экологиягә багышланды, сездә бу юнәлештә нинди эшләр алып барыла?
— Биредәге саф һаваны, чылтырап аккан чишмәләрне бернигә дә алмаштырып булмый. Экология елы шундый кыйммәтләрнең, табигать байлыкларының мөһимлегенә игътибар итәргә янә бер сәбәп кенә. Халык авыл урамнарын, йорт яны территорияләрен тәртиптә тота. Агымдагы елга килгәндә, экологик өмәләр оештырыла, мондый чараларда яше-карты актив катнаша.
— Су белән тәэмин итү мәсьәләсе биләмәдә ничек тора?
— Элек-электән ата-бабаларыбыз суны урындагы елгадан алган. Шулай ук кое суыннан да файдаланганнар. Бүген бернәрсә дә үзгәрмәде дисәң дә була. Биредә су чиста, һәр хуҗалыкның коесы яисә скважинасы бар. Хәзер яшәү шартлары көннән-көн яхшыра, суны да өйгә кертәләр. Шулай булгач, суүткәргеч төзүнең кирәге юк, әмма борчыган башка мәсьәләләр күп.
— Мәсәлән, ниндиләр?
— Авылда яңа мәдәният йорты төзергә кирәк, әлегесе иске мәктәп бинасында урнашкан, анда урын аз. Икенче проблема — район үзәгенә бару юлын ремонтлау. Ул бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр иде. Без бик матур, гүзәл төбәктә яшибез. Солтанбәк эчке һәм күчмә туризмны үстерү өчен бер нокта булыр иде. Кәләсәй тавындагы мәгарә, Сарс елгасы буйлап агу, атта йөрү ял итүчеләрне җәлеп итәр иде. Вакыйгаларга бай туризмга да игътибар итү урынлы, аның чикләрендә бәйрәмнәр, фестивальләр үткәрергә мөмкин. Шулай ук монда тау-чаңгы курорты өчен дә шартлар барлыгын билгеләп үтәргә кирәк. Моңа нигез бар — “Сарс” савыктыру лагере турында сүзем. Аны Солтанбәк авыл биләмәсенең визит карточкасы дияргә мөмкин.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезгә һәм биләмә халкына уңышлар телибез!
Белешмә
Солтанбәк авыл биләмәсе составына өч торак пункт — Солтанбәк, Чураш, Кәмәшәде керә. Авыл Советына 1923 елда нигез салынган. Солтанбәктән район үзәгенз кадәр — 60 км, тимер юл станциясенә — 148 км. Гомум мәйданы — 30581 га. Барлыгы 784 кеше исәпләнә, шул исәптән 18 яшькә кадәрге балалар — 223, пенсионерлар — 125, эшкә сәләтле халык — 436. Күп балалы гаиләләр — 32. Авыл биләмәсеннән читтә 58 кеше эшли. 30 гаилә умартачылык белән шөгыльләнә Шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы мөгезлек эре терлек — 438, сарыклар — 295, ат — 1. Солтанбәк авылында бер мәктәп бар, филиалы Чурашта — 125 укучы. Авыл биләмәсе территориясендә дүрт кече эшкуарлык субъекты эшли. Шәхси секторда 44 трактор, 14 йөк һәм 82 җиңел машина исәпләнә.