Ышаныч
+13 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

"Зәңгәр беретлар" армиянең горурлыгы

Егетләр гомерләрен армия хезмәте белән бәйләп, үзләренә зур сынаулар үтәргә кирәк булачагын яхшы аңлый. Бу бигрәк тә десантчы булырга карар иткәннәргә туры килә.

Егетләр гомерләрен армия хезмәте белән бәйләп, үзләренә зур сынаулар үтәргә кирәк булачагын яхшы аңлый. Бу бигрәк тә десантчы булырга карар иткәннәргә туры килә.
Алар өчен сынаулар һәм авырлыклар — характер, чыдамлык, сабырлыкны формалаштыручы төп шартлар.
Рәсүл Садретдинов армиягә узган елның җәендә алына һәм Омск шәһәрендәге укыту үзәгенә эләгә. Анда “БМД-2 наводчик-операторы” белгечлеген үзләштерә. “Учебка”да кече сержант ротасы составында була, һәм дүрт айдан соң таныклык ала.
— Безнең ротаны төрле шәһәргә билгеләделәр, минем белән хезмәт итүче егетләр Новороссийск, Уссурийск, Иваново шәһәрләренә китте, — ди Рәсүл. — Мине Костромага билгеләделәр.
Рәсүл мәктәптә укыган чагында водитель таныклыгы ала, һәм бу армия хезмәте барышына йогынты ясый, нәтиҗәдә, матди яктан тәэмин итү ротасына эләгә. Рәсүл билгеләвенчә, армиядә хезмәт итү хыялы белән балачактан янып яши. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рязань югары һава-десант команда училищесына укырга керергә тели, тик Бердәм дәүләт имтиханы баллары буенча үтми. Аннары хәрби хезмәт үтеп, армия тормышына солдат күзлегеннән карарга кирәк, дигән фикергә килә. Ярты елдан соң ул контракт төзи.
— Мондый карарга килгәнче, озак уйландым, чөнки планнар башкачарак иде — хәрби офицер булырга, — ди Рәсүл. — Хезмәт барышында бик күпкә өйрәндем, кайбер күнекмәләргә ия булдым, һәм контракт төзергә кирәк дигән карарга килдем.
Рәсүл агымдагы елның февраленнән отделение командиры вазифасында хезмәт итә. Әлеге вакытта ул киләсе укуларга әзерләнә, аның барышында парашют белән сикерү каралган. Парашют белән сикерү һава-десант гаскәрләренә билгеләнгән егетләрнең күбесе өчен чын-чынлап армия чыныгуы була.Солдатлар кирәк-яракларны үзләре сала, тикшерү, тест үтәләр. Рәсүл “Батыр” физкультура-савыктыру комплексы кырындагы “Вымпел” хәрби-патриотик клубында үткәрелгән дәресләрдә моңа берникадәр әзерләнгән була.
— Клубта үткәрелгән дәресләрдә без, укучылар,парашют белән сикерү, спорт белән шөгыльләнү тәҗрибәсе тупладык, — ди Рәсүл. — Мисалга, күптән түгел кул көрәше буенча команда ярышларында катнаштым. Десантчы булуымда клубның өлеше зур. “Вымпел” җитәкчесе Илһам Нурмөхәмәтовка даими дәресләр алып барганы, Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияли алганы өчен чиксез рәхмәтлемен.
Әйткәндәй, клуб тәрбияләнүчеләреннән тагын ике егет Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Аскын 1нче мәктәбен узган елда тәмамлаган Илья Перевалов аттестат алу белән армия сафына алына. Бүген ул Рәсүл хезмәт иткән частьта хәрби бурычын үти. Илья да күптән түгел беренче контрактын төзегән. “Вымпел” буенча тагын бер дуслары Рамиль Насретдинов Уссурийск десант-штурм бригадасында хезмәт итә.
Рәсүл билгеләвенчә, әти-әнисенең ярдәме аңа ышаныч бирә. Розалия белән Илнур Сибәгатуллиннар улларының гади булмаган тормыш юлы сайлавын яхшы аңлыйлар, аның карарын хуплыйлар һәм ярдәм итәләр.
Киләчәктә Рәсүл югары белем алырга һәм офицер булырга планлаштыра. Әлегә үзенә ошаган уку йортларын караштыра. Аңа контракт буенча хезмәт итү ошый: авырлыкларны җиңеп чыгу, куелган бурычларны хәл итү, парашют белән сикерү, мавыктыргыч укулар аның күңеленә хуш килә. Хәзер бай тәҗрибә тупларга кирәк, ә калганы акрынлап җайга салыныр.
Вадим Шәрәфетдинов.
Фото гаилә архивыннан.

Читайте нас