Үрмияз авылында яшәп, илебезгә дүрт солдат үстергән Хәмдүнә Әсәдуллинаның һәр көне батырлыкка тиң. Дүрт дистә ел элек тормыш аның алдына олы сынау куйса да, ире, балалары хакына көчлеләр арасында көчле, бәхетлеләр арасында бәхетле булып яшәргә көч таба ул.
Балаларына үзе үрнәгендә ныклык, түземлек, эшсөярлек өлгесе күрсәтеп, матур тәрбия бирә. Хәмдүнә апа 1947 елда Аскын районының хозур табигатьле Башкортстан авылында туа. Әнисенең, сугыштан яраланып кайткан әтисенең бердәнбер кызы булып үсә ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, Яңавылда сатучылыкка укый. Арытаба Аскын авылында универмагта хезмәт юлын башлый. Ә булачак тормыш иптәше Үрмияз авылы егете Тәлгать абый ул чакта биредә училищеда укып йөргән була. Ул Хәмдүнә апаны кинотеатрда күрә һәм бик ошата. Яшәгән фатирлары да бер-берсеннән ерак булмый. Дуслашып йөри башлагач, егет кызга гашыйк була. Кыз да олпат гәүдәле, зәңгәр күзле, акыллы егетне ошата. Эшнең туйга табан барганын аңлаган Таһир абый гына кызын ерак авылдагы егеткә бирергә ашыкмый. Иң башта Үрмиязга барып, үзен авыл аша үтеп баручы юлчы дип танытып, егетнең әти-әнисе яшәгән йортка барып керә. Үзләре кебек эшсөяр, кешелекле икәнлекләрен күргәч, күңеле тынычлана. Башта никах, ә 8 Март бәйрәмендә гөрләтеп туй үткәрәләр. Яшьләр Тәлгать абыйның әнисе белән 13 ел бергә тату гомер кичерә. Соңыннан авылдашларын сокландырып, бик зур итеп йорт салып керәләр. Хәмдүнә апа почтада телефонистка, начальник урынбасары булып та, саклык кассасында да эшли. Тормыш иптәшен, әти-әнисен, каенанасын тупылдап торган оныклар табып сөендерә. Барысына да өлгерә яшь хатын. Механизатор булып эшләгән иренең, балаларының өс-башын юсынмы, алар өчен тәмле-тәмле ризыклар пешерсенме, бакчада эшләсенме — һәр эшне шатланып башкара. Ләкин берчак куллары сызлап, шешенә башлый. «Төрлечә дәвалап карадык. Почтада эшләгәндә өши идем, шуның нәтиҗәседер инде, дип уйладым. Хәлем торган саен авырлашты. Бер еллап этләнгәч, Уфага җибәрделәр. Аннан авылга кулсыз кайттым», — дип хәтер йомгагын сүтте дә Хәмдүнә апа, туктап калды. Арытаба бу кайгыны ничек күтәрүе, кайдан көч алуы турында сорарга тырышсам да, сүзләр тамак төбенә төер булып утырды. Хәмдүнә апа соравымны күзләремнән укыды, күрәсең: «Нык авыр булды. Ул чакта ни кичергәнемне, ничек сызлануларымны үзем генә беләм. Иң бәләкәй улыма өч яшь ярым гына иде бит. Әни назына төренеп кенә үсә торган чагы. Соңыннан да ел саен дәваханәдә ятарга туры килде миңа», — дигән сүзләр белән чикләнде.
Хәмдүнә Әсәдуллина көне төнгә әйләнгән авыр вакытта сабыр холыклы, эшсөяр, тугры иренә таяна. Механизатор булып эшләгән Тәлгать абый бик арып кайткан чакларында да хатынына ягымлы карашын, җылы сүзләрен жәлләми. Һәр үтенечен йөгереп үтәргә әзер торган уллары да күзләренә тутырып караса, тән һәм йөрәк яралары сызлавы басылган кебек тоела. Шул чакта бернәрсәгә карамый балаларының күңелләре бөтен булырга, йортларында тик көлү тавышлары гына яңгырарга тиеш, дигән карарга килә ул.
Вакыт үтү белән көчле хатынның, тату гаиләнең алдында, гуя, язмыш үзе баш ия, тормышлары янә үз агышына кайта. Нинди генә эшкә тотынмасын, уллары һәрчак ярдәмгә килә. Кер юумы, камыр басумы, токмач кисүме — бар эшне бергә башкаралар. Малайлар шулай әниләре кадерен аңлап, бердәмлеккә һәм эшкә өйрәнеп үсә. Аларның күңелендә хәстәрлек, җаваплылык, кайгы уртаклаша белү кебек сыйфатлар бик иртә барлыкка килә. Тырыш хатын озакламый бер кул белән дә бөтен эшне диярлек башкарырга өйрәнә. Ә берчак Хәмдүнә Таһир кызына почта начальнигы булып эшкә чыгуын сорап мөрәҗәгать итәләр. Үзен жәлләтергә һәм жәлләргә яратмаган хатын үтенечләрен кире какмый.
Менә шулай татулыкны, аңлашып яшәүне тормыш ваклыкларыннан өстен куеп, гомер көзләренә кергән Әсәдуллиннар. Хәмдүнә апа күптән түгел җитмеш яшен билгеләде. Туган көнен ул сөекле хатын, яраткан әни, 12 оныкларына кадерле дәү әни буларак каршылады. Үзенең сәламәтлеге яхшы булмаса да, балаларының исән-имин булуы белән бәхетле ул. Армия хезмәтен Чечняда үтәгән Әнфис өчен кайгыруларын әле дә оныта алмый. Бәхетләренә Әнфис хезмәттән сау-сәламәт кайта һәм Айрат, Айдар абыйлары кебек авылда төпләнә. Егетләр өчесе дә нефтьче. Гаилә корып, зур-зур йортлар төзеп, ул һәм кызлар үстерәләр. Уфа шәһәрендә яшәгән Әлфир дә бик матур гаилә корган. Ул эчке эшләр органнарында эшли, Чечняга өченче тапкыр барырга әзерләнә. Хәмдүнә апа киленнәреннән дә уңган. Алар барысы да булдыклы, дөнья көтәргә әрсез. Ә иң мөһиме, каенана-каенатасына олы хөрмәт белән карап, һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер.
Хәмдүнә Әсәдуллинаның сызланулар һәм куанычлар белән үрелеп барган тормышы күпләребезгә үрнәк. Аның кебек һәр көннең кадерен белеп, «ана» дигән олы исемнең бәясен тагын да арттырып, лаеклы тормыш кичерик.