Участок полиция вәкилләренең хезмәте һәрчак мәшәкатьле, тынгысыз булган, чөнки ул тормыш уртасында кайнап, кешеләр белән тыгыз аралашып эшли. Ул кайда гына булмасын, эше бик катлаулы һәм күпкырлы.
Эше шундый киеренке булуга карамастан, Илдар Ганиев гаиләсе һәм яраткан шөгыле өчен вакыт таба: ул фотоаппаратлар һәм значоклар җыя.
— Участок полиция вәкилләренә шәхси вакытлары белән исәпләшмичә, бәйрәм һәм ял көннәрен дә үзләренә йөкләтелгән бурычларны үтәргә туры килә. Минем карамакта Аскын авыл Советының җиде авылы. Элегрәк Казанчы һәм Петропавловка авыл биләмәләрендә участковый вазифасын башкардым. Бервакыт эксперт-криминалист булып эшләргә дә туры килде, нәкъ шул чакта фотоаппаратлар җыя башладым, чөнки ул — аның төп эш коралы. Эксперт-криминалист фаҗига урынына килеп җиткәнче полиция хезмәткәрләре, шул исәптән тикшерүчеләр бернәрсәгә дә тотынырга тиеш түгел. Эксперт фаҗига урынына бара, фотога төшерә, протокол төзи, дилилләр (вещдок) җыя, — дип сөйли Илдар Ганиев.
Илдар Упканкүл авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Уфа урман-техник техникумына укырга керә. Әмма полиция бүлегендә эшләү хыялы көчле була һәм ул техникумнан соң Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтына керә. Аның артыннан полициягә эшкә бертуганнары Илмир белән Айнур да килә.
Әлбәттә, полициядә эшләү ошый. Якыннарым: әнием Гүзәл Гатаулла кызы, тормыш иптәшем Эльза һәрчак ярдәм итә, — дип сүзен дәвам итә Илдар Фиргать улы. — Балачактан фотолар һәм аларны төшергән аппаратлар белән кызыксына идем. Республикабыз башкаласында төрле фотоаппаратлар сатылган зур кибет яныннан тыныч кына үтеп китә алмый идем. Шундый фотоаппаратым булуын ничек теләгәнемне белсәгез.
Аралашу барышында ул безгә фотоаппаратлар тарихы турында күп кенә мавыктыргыч нәрсәләр сөйләде.
— Бу хакта хәзер күп укыйм, шушы өлкәдәге яңалыклар белән кызыксынам, — ди участок полиция вәкиле. — Интернетта күп материал табарга була. Кемнеңдер иске фотоаппаратлары бар: аларны туганнарының истәлеге итеп саклыйлар, ә кемдер аларны чыгарып ташлый. Элек кызык исемле аппаратлар булган: ФЭД — Феликс Эдмундович Дзержинский исеме белән аталган. “ФЭД” немец фотоаппараты “Leica II” күчермәсе булган. Аны танылган педагог Антон Макаренко тарафыннан элекке караучысыз балалардан төзелгән Дзержинский исемендәге Харьковь хезмәт коммунасы эшләп чыгарган. Балалар үз куллары белән берничә фотоаппарат җыйган. Ә аннары Киев заводы чыгара башлаган, соңрак Красногорск механика заводында “ФЭД-Зоркий”, арытаба “Зоркий” исеме белән генә чыккан. Минем “Зенит”, “Киев”, “Polaroid” фотоаппаратларым бар.
— Илдар Фиргать улы үзенең административ территориясен яхшы белүе, төрле хокук бозулар буенча эшне оста оештыра алуы белән аерыла. Ул Аскын авыл Советына кергән җиде торак пунктны контрольдә тота. Төрле кеше бар, әмма ул барысы белән дә уртак тел табарга, проблемаларын хәл итәргә тырыша. Шулай ук участок полиция вәкиленең бурычына хокук бозуларны кисәтү эше керә. Илдар моны һәрчак күз уңында тотып, эшен намус белән башкара, — дип сөйли участок полиция вәкилләре бүлеге начальнигы Илдус Нәбиев. — Аның мавыгуы турында да беләбез, ул эшенә һич кенә дә комачауламый.
Илдар алтынчы сыйныфта укучы улы Юлайны да фотоаппаратлар тарихы белән кызыксындыра алган. Ә кызы Эмилия камера каршында позировать итәргә ярата.