Районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә үстерелгән уңышны урып-җыю эшенә әзерлек бара, атап әйткәндә, ашлык уру комбайннары, ашлык чистарту машиналары ремонтлана, складлар һәм амбарлар уңыш кабул итүгә әзерләнә.
— Хуҗалыкларның төп бурычы — уңышны кыска вакытта һәм югалтуларсыз җыеп алу, ә бу турыдан-туры авыл хуҗалыгы машиналарын сыйфатлы ремонтлауга һәм нәтиҗәле файдалануга бәйле. Әлеге вакытта бөтен тырышлык комбайннарны ремонтлау эшен тулысынча тәмамлап, басуга чыгу өчен салынган, — дип сөйли район хакимияте авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Айрат Сафин. — Быел ашлык культураларын — 5494 гектар, уҗым ашлыкларын 962 гектар мәйданда җыеп аласы бар, алар 155 гектарда чабылган да инде, бу планда каралганның 2,8 процентын тәшкил итә. Уңдырышлылык гектарыннан уртача 20 центнер булыр дип көтелә. Десикация үткәрү (үсемлекләрне корыту ярдәмендә өлгерүен тизләтү өчен чәчүлекләрне махсус препаратлар белән эшкәртү — автор искәрмәсе) турында карар әлегә кабул ителмәгән, ашлыклар үзләре өлгерер дип өметләнәбез. Шулай да даими күзәтеп торабыз һәм ашлыкларның өлгерешенә карап, эш итәчәкбез.
Баш агроном әйтүенчә, урып-җыюда 17 ашлык уру комбайны, ун асылмалы һәм тагылмалы жатка эшләячәк. Барлык хуҗалыклар да комбайнерлар белән тәэмин ителгән. Бер ашлык уру комбайнына уртача 323 гектар туры килә. Шулай ук “Үзәк” МТСы Бөре филиалы Аскын бүлекчәсеннән ике комбайн һәм ике үзйөрешле чапкыч эшләячәк. Районда булган ашлык киптерү агрегатлары һәм чистарту машиналары яңа уңыш кабул итүгә әзерләнә. Ашлык урып-җыю кампаниясе башланганчы район дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе авыл хуҗалыгы техникаларын карап чыгачак. Инспекция җитәкчесе Виктор Малашкевич әйтүенчә, комбайннарның эшкә сәләтлелеге тикшерелә, алар аерым таләпләргә җавап бирергә тиеш, мәсәлән, тормоз системасы, руль идарәлегенең төзеклеге, двигатель һәм башка мөһим детальләрнең яхшы эшләве. Бүгенгә техник тикшерү җиде комбайнга үткәрелгән, ягъни бу 41 процент тәшкил итә.
Артем Белозеров.