Ышаныч
+13 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Уңган хуҗабикәнең куллары да алтын

Матурлык, күркәмлек яратучы, һәр җирдә пөхтәлек тудыручы уңган ханым «Орифлейм» компаниясе партнеры Нурия Шәрәфетдинова хакында бары тик шундый сүзләр генә әйтергә мөмкин.

Матурлык, күркәмлек яратучы, һәр җирдә пөхтәлек тудыручы уңган ханым «Орифлейм» компаниясе партнеры Нурия Шәрәфетдинова хакында бары тик шундый сүзләр генә әйтергә мөмкин. Аны гүзәллек алиһәсе, дисәң дә хата булмас. Чөнки йортларына барып керү белән үзеңне ниндидер могҗиза илендә кебек хис итәсең.

Зур һәм күркәм йортлары зәвык белән бизәлгән, өй эчендә якты, рәхәт, бүлмәләрдә һәр җиһаз тәртип белән урнаштырылган, сокланып туймассың. Ә йорт алдындагы күкрәп үскән һәм күзнең явын алырлык төсләре белән җанны иркәләүче берсеннән-берсе гүзәлрәк чәчкәләр, ишелеп уңган яшелчәләр хуҗабикәнең тырышлыгына тагын да бер дәлил булып тора. Быелгы һава торышы бик үк куандырмаса да, уңган хуҗаларның яшелчә, җиләк-җимеше мул уңышы белән сөендергән. Газонда үскән үлән өстендә тормыш иптәше Винер Кадим улы урманнан алып кайткан имән төбенең уртасында чагу чәчкәләре белән мактанырга теләгәндәй петунияләр үсеп утыра. Хуҗабикәнең уңган кулы тарафыннан биредә иске галошлар, агач төбе, хәтта бернигә яраксыз булган тумарлар да чәчкә аткан. Ә мунча буенда күбәләккә охшатып эшләнгән гөлләр түтәле менә-менә очып китәргә әзер матур, чагу төсләр белән янып торган чын күбәләк мени?! Монда иске велосипед та эшкә яраган: аның рулендә, рамында, багажнигында зәвык белән урнаштырылган гөл савытларындагы чәчкәләр тирә-якка тагын да ямь биреп утыра һәм игьтибарны үзенә әллә кайдан ук җәлеп итеп тора. — Бу велосипед белән бик кызык хәл булды, — дип хатирәләре белән уртаклашты Нурия Әкъсән кызы. — Мин бу гүзәллекне «Орифлейм» каталогы битләреннән күреп калып эшләдем. Гаражда балалардан калган иске велосипед бар иде. Әмма багажнигы юк һәм минем дизайн өчен бөтенләй дә яраксыз булып чыкты бу. Тик Вадим улым моны мин теләгән кебеккә алыштырып алды һәм аны матур итеп бизәп тә куйдым. Ләкин беркөн иртән торып чыгуыма, велосипедымның тәгәрмәчләре юк, кемдер салдырып алып киткән, яңа дип уйлагандыр инде, — ди көлеп Нурия ханым. — Аны эзләү үзенә бер тарих.

— Бу кадәрле матурлыкны булдыру идеяләрен кайдан аласыз соң? — дигән соравыма, ул «күңелемнән, йөрәгемнән» дип җавап бирде. Әйе, бер караудан ук кайда ничек эшләргә, нәрсә куярга икәнлеген билгели ул.

— Эш, бакча, кош-корт, мал-туар барысы да күп вакыт таләп итә. Ничек итеп бу кадәрле гүзәллекне булдыра һәм саклый аласыз? — дип сорыйм әңгәмә азагында.

— Минем ярдәмчеләрем бар: тормыш иптәшем Винер, улларым Вадим һәм Ринат. Алар миңа һәрчак ярдәм итә, терәк һәм таянычым да булып тора, — ди Нурия ханым аларга яратып карап. — Элек олы улым Ленар да булыша торган иде. Хәзер ул гаиләсе белән Мәләвез шәһәрендә яши, хәләл җефете Гөлназ белән ике яшьлек малайлары Рөстәмне тәрбиялиләр.

Нурия Шәрәфетдинованың киләчәккә уй-хыяллары күп әле, йорт алларын тагын да матуррак итү, төрле гүзәллекләр тудыру белән янып яши.

Наталья Пушкарева.
Читайте нас