Төлгезбаш авылында тырыш, хезмәт сөючән, изге күңелле, якты йөзле халык яши. Чыгышы белән Олы Күл авылыннан Кадим Гыйльмуллин шулар исәбендә.
Үкенечкә каршы, дүрт ел элек мәктәп ябыла. Ә балалар бакчасы бөтенләй булмый. Элекке укытучы инициативаны үз кулына ала — мәгариф учреждениесе урнашкан бинада балалар бакчасы ачарга карар итә. Мәктәпнең өч классын һәм коридорын садикка бирәләр. Балалар өчен заманча шартлар тудырыла: уенчыклар, барлык күрсәтмә дидактик материаллары булган уен бүлмәсе, аерым ашханә, йокы бүлмәсе, санузел. Үз көче белән 57 м канализация казыта һәм су үткәрә. Балалар бакчасы 20 урынга исәпләнгән, бүген бирегә 15 сабый йөри.
Тормыш иптәше Гамилә Галихан кызы аңа бар эшендә дә ярдәм итә. Кадим белән Гамилә Бәләбәй педагогия училищесында (хәзер — Бәләбәй педагогия колледжы. — Автор искәрмәсе) укыган студент елларында ук гаилә кора. Укуларын тәмамлагач, Төлгезбашка кайталар һәм хезмәт эшчәнлекләрен мәктәптә башлыйлар. Яшь гаиләгә торак бирәләр. Алар үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә 40 ел гомерләрен багышлыйлар. Берсеннән-берсе тырыш, уңган ике ул тәрбияләп үстерәләр.
— Авылыбызда балалар бакчасы булмады. Сабыйларыбызны өйдә үзләрен генә калдырырга туры килде. Ярый әле мәктәп өебезгә якын иде, тормыш иптәшем белән тәнәфесләрдә чиратлап кайтып, балаларыбызны карап килә идек, — ди Гамилә Галимхан кызы. — Менә шулай, улларыбыз үзаллы булып үсте. Мәктәпне тик яхшы билгеләренә генә тәмамладылар. Хәзер инде икесе дә гаилә корып, үзаллы тормыш көтәләр.
Кадим Әдип улы рус теле һәм әдәбияты, география, биология, рәсем, технология дәресләрен алып бара. Аның һәр дәресе югары һөнәри дәрәҗәдә үтә, укучыларына һәрвакыт төпле белем һәм тәрбия бирергә омтыла.
— Педучилищеда укыган вакытта баянда уйнарга өйрәндем. Мәктәптә дә укучыларымны шушы музыка коралында уйнарга өйрәтү буенча түгәрәк, ә аннары бәләкәй генә ансамбль оештырдым, — дип сөйли Кадим Гыйльмуллин. — Кайбер укучыларым моның өчен әле булса рәхмәт белдерәләр. Ул елларда безнең Төлгезбаш мәктәбе алдынгылар рәтендә иде: районның мәдәни, спорт чараларында актив катнашты. Мин стендлар, альбомнар эшләү белән шөгыльләндем.
Булдыклы гаилә туган мәктәпләре өчен бар күңелләрен биреп, фидакарь хезмәт сала.
— Көндез — дәресләр, кичләрен ниндидер чара оештырырга, катнашырга, өстәвенә, өйдәге эшләргә дә өлгерергә кирәк. Теләгәнеңә, максатыңа ирешү өчен нәрсәгәдер өйрәнү генә аз, табигатьтән бирелгән сәләт тә, ныкышмалылык та булырга тиеш, — дип дәвам итә ул сүзен.
Үрнәкле, матур йорт, каралты-кура, көнкүреш кирәк-яраклары — болар барысы да Кадим Гыйльмуллинның тырышлыгы нәтиҗәсендә булдырылган. Өйгә килеп керү белән андагы чисталыкка, тәртипкә, җиһазларга, зәвык белән тудырылган матурлыкка хәйран каласың. Гаилә башлыгының бизәкләп эшләгән тәрәзә йөзлекләре авылдагы йортларга ямь бирә, ә күз явын алырлык сандыклары күп киленнәргә менә дигән бирнә. Хәзер инде өлкән уллары да әтисе мавыгуын дәвам итә. Шулай ук ул пима басу техникасы белән яхшы таныш. Гаилә умартачылык кәсебе белән дә шөгыльләнә.
— Теплицаны авылда беренчеләрдән булып эшләдек, тормыш иптәшемнең теләге зур булды, — ди ул елмаеп. — Хәләлем бик уңган хуҗабикә. Бакчабызда нәрсә генә үсми: яшелчә, җиләк-җимеш, агач-куаклар. Ә көзләрен кышкылыкка кайнатмалар, салатлар әзерли.
Гамилә Галимхан кызы хаклы ялда булуына карамастан, актив тормышта яши — һәр бәйрәмдә төрле чаралар оештыра. Авыл хатын-кызларын, яшьләрен сәламәт тормыш рәвешенә өнди, кышларын чаңгыда йөрергә ярата.
— Корган дөньябыз — бердәм тырышлык нәтиҗәсе. Бер-береңә кирәк-терәк, игътибарлы, бер уй-фикердә булып, ярдәмләшеп яшәгәндә генә тормышта теләгәнеңә ирешергә мөмкин, — диләр бертавыштан Гыйльмуллиннар.