Ышаныч
+16 °С
Ясно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Тырыш хезмәте, үрнәкле тормышы

Еллар үтсә дә, күңел һаман яшь, һаман да 18дә кебек. Артка борылып карасаң, күпме юллар, күпме еллар үтелгән. Ә бит боларның барысы да әле генә, яңа гына кебек...

Еллар үтсә дә, күңел һаман яшь, һаман да 18дә кебек. Артка борылып карасаң, күпме юллар, күпме еллар үтелгән. Ә бит боларның барысы да әле генә, яңа гына кебек... Бала, үсмер чак, гаилә кору, балалар үстерү, аларның тәпи басканнарын, теле ачылганнарын өзелеп көтү әллә кайда да калмаган шикелле, әмма шул сабыйлар инде үзләре дә күптән әти-әни, хәтта дәү әни, дәү әти булырга өлгергән...
Җәйге ямьле көннәрнең берсендә Тәрзия Мәсәллим кызы Әлетдинова күркәм бәйрәмен — 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Аны шушы уңайдан район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Земфира Суфиярова, Аскын авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов тәбрикләде һәм Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, истәлекле бүләген тапшырды.
Тәрзия Мәсәллим кызының балачагы да, үсмер вакыты да җиңелләрдән булмый. Әти-әни назын күреп үсәргә язмый аңа: әнисе бик иртә гүр иясе була, кызны дәү әнисе тәрбияли. Якты дөньяга ул Гөмбә авылында аваз салса да, язмыш җилләре Караидел районындагы Уразбахты авылына илтә, чөнки дәү әнисе анда яши. Дүрт класс кына белем алырга мөмкинлек була аңа, 12 яшеннән олылар рәтенә басып, эшли башлый. Кая гына кушсалар да, барысына да өлгерә тырыш кыз: печәнен дә чаба, утавын да утый, балалыктан чыгарга да өлгермәгән 14 яшьлек Тәрзияне амбарга мөдир итеп тә тәгаенлиләр, чөнки ул бер хезмәттән дә куркып тормый, тырышып башкара. Бар эшкә җаваплы караган, авылдашларының ихтирамын яуларга өлгергән уңган, сәләтле кызны авыл Советына депутат итеп тә сайлыйлар.
Буй җиткергән сылу кыз егетләр игътибарыннан да читтә калмый, әмма ул тормыш юлдашы итеп, Уразбахты авылына туганнарына кунакка килгән Әвәдәй егете Рәфкатьне сайлый. 1948 елда шушы авылга килен булып төшә. Алар биш балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгара. 47 ел бергә кулга-кул тотынып тормыш сукмакларын үтә, әмма 1995 елда хәләл җефете якты дөньядан китеп бара. Кайгылар моның белән генә чикләнми: ике улы, килене бакыйлыкка күчә. Мондый авыр кайгылардан соң да Тәрзия әби үзендә яшәүгә көч таба, ятим калган оныкларын үстерешергә ярдәмләшә. Калган балаларына терәк, киңәшче булып яши. Бүген ул өч баласы, 13 оныгы, 26 туруны бәхетенә куанып гомер кичерә.
— Балаларым тырыш, акыллы булды. Оныкларым, туруннарым да инсафлы, игелекле, сәләтлеләр. Менә бит, Ходай Тәгалә бу бәхетләрне дә күрергә насыйп иткән. Сабыйларыма һәр көн сәламәтлек теләп кенә торам. Балаларым, якыннарым, туганнарым һәрвакыт янымда, ярдәмләшеп торалар. Бергә-бергә тормышның күркәмлегенә куанып яшибез. Гомерем эчендә нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәде: сугыш, сугыштан соңгы елларның кыенлыкларын искә алсаң, сөйләп тә бетерерлек түгел. Әле бик тә рәхәт яшибез, табыныбыз тулы, өстәлебез мул, Аллаһыга шөкер, сәламәтлек кенә булсын! — ди үрнәкле тормыш юлы үтүче Тәрзия Әлетдинова.
Әйе, Тәрзия әбине язмыш ничек кенә сынамасын, ул һаман да күңел көрлеген югалтмаган, әле булса яшьләр кебек җитез, һич кенә дә эшсез торалмый. 85 яшенә кадәр мал-туар асраган, бал кортлары тоткан ул.
Тәрзия Мәсәллим кызы гомер көзләренә кереп барса да, балалары инде үзләре дә күптән дәү әни, дәү әти булсалар да, һаман да киңәш сорап әниләренә мөрәҗәгать итә. Киләчәктә дә аның сәламәт, якыннарына терәк-таяныч булып озын-озак яшәвен телибез.
Сөмбел Әсләмова.
Нина Николаева фотосы.

Читайте нас