Мәскүдә Локман кызы Әхмәтова 1937 елда Яңа Кара авылында дөньяга килә. Барлык сугыш чоры балалары кебек аңа да михнәтләрне күп кичерергә туры килә. Әтисе сугышка киткәндә аңа 4 яшь кенә булса, энесе Захиткә нибары бер генә яшь була. Әтиләре укый-яза белмәгәнлектән гәиләсенә хәбәр бирә алмый, аны югалталар, әнисе икенче бер исән-сау, ләкин аягын имгәтеп кайткан солдатны йортка кертә, күп тә үтми әтиләре 1945 елның июль аенда исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Әтиләренә бары тик язмышына күнәргә генә кала, ике баласын үлеп яратса да, гәиләсеннән китәргә мәҗбүр була. Көннәр үтә тора, көннәр үтү белән йөрәктәге яралар да бераз уңалгандай була, ул язмышын икенчегә сынап карый, тагы өйләнә. Бу никахыннан аның тагы 5 баласы якты дөньяга килә. Мәскүдә Локман кызы иртә укырга өйрәнә, мәктәптә дә тик яхшы билгеләргә өлгәшә, бәләкәйдән үк тырыш кыз, эшкә дә уңган була, тормыш аны бераз үткерлеккә дә өйрәтә. Әнисе бәрәңге утырткан чакта чирләп дәваханәгә эләгә, аннан соң бәрәңге алган вакытларда гына кайта, барлык хуҗалык эшләре нәни кыз иңнәренә төшә, шунлыктан ул 5нче сыйныфка укырга бара алмый, аңа бары тәрәзәдән иптәшләренең мәктәптән кайтуын карап, елап утырырга гына кала, елаган кызны кызганып Хөсникамал исемле укымышлы әби аны гарәпчә язарга -укырга өйрәтә, менә шуннан соң Мәскүдә апаның күңеленә бисмилла керә дә инде һәм ул иман керткәне өчен Хөсникамал әбигә мәңгегә рәхмәтле. Икенче елны ул яңадан 5че класска төшә, бик яхшы билгеләренә генә өлгәшкән кызның урта белем алганчы укырга мөмкинлеге генә булмый, ул 8 класска барыр урынга хезмәт юлын фермада башлый. Бар яклап та булдыклы кыз, эшен эшләргә дә, җыр-моңга гашыйк булганлыктан сәхнәдә чыгыш ясарга да, шул ук вакытта әдәби китаплар укырга да өлгерә. " Әдәби китап ул тел ачкычы, күп укысаң тормышта да, кешеләр белән аралашканда да җиңел була", — дип елмая Мәскүдә апа. Балачактан ук шәфкать туташы булырга хыялланып та, тормыш авырлыклары аркасында гамәлгә ашмаган уй-хыяллары кызның башын аска идермәгән, киресенчә, ул ышанычлы адымнар белән алга атлаган. Әкренләп ул дару үләннәрен өйрәнеп, аларны җыя башлый, дәвалау үзлекләрен өйрәнә, аннары үләннәрдән башка тормышын күз алдына да китерми, кышкылыкка күпләп киптереп куя, ул аларны үзе генә кулланмый, тәҗрибәсен башкаларга да өләшә, дару сатып алмауларын, үзебезнең чиста, саф табигатебездә үскән үләннәр мең чирдән дава икәнең дус-туганнарына, якташларына җиткерәсе килә. Мәскүдә апаны инде белмәгән кеше сирәктер, чөнки ул районда үткән чараларда, дару үләннәре күргәзмәсендә актив катнаша һәм һәрчак аның эше югары бәяләнә. Бердәнбер кызы Эльмираны яхшы тәрбия биреп, кадерләп, сөеп кенә карап үстергән, югары белем алырга ярдәм иткән, матур туйлар үткәреп кияүгә биргән. Балтач районында яшәгән кызы тормыш юлдашы Исмәгыйль белән зур, иркен өй тергезеп, берсеннән-берсе акыллы, итагатьле өч балага гомер биреп, иман юлыннан атлап, бик матур тормыш көтеп яталар. Мәскүдә апа киявеннән бик уңа, үз әнисе кебек хөрмәт итә ул аны. Нәкъ кияве тәкъдиме белән Эльмира белән Мәскүдә апа быел Казанга Изге Болгар Җыенына бару бәхетенә ирешәләр. 80 яшендә изге җирләрне күреп йөреп кайтуына аеруча шат ул. Өч көнлек сәфәрдән ул арып түгел, киресенчә, илһам алып кайта, Болгарда алар 5 вакыт намазын да укыйлар,изге чишмә суын да эчәләр, Иван Грозный заманында 40 кызны тереләй күмгән кәберлеккә барып аларның рухына Коръән аятьләре укыйлар, зур Коръән китабын күрү бәхетенә дә ирешәләр. Буе 2 метрлы, киңлеге метр да 60 см Коръән Кәрим китабын бары берничә кеше генә ача ала, аның тышы кыйммәтле ташлар белән бизәлгән. Мәскүдә апа Болгардан йөреп кайткач, тагы да дәртләнеп иман юлыннан атлый. Өендә Коръән китабының күплеге, ул аларны почта аша яздырып та алдырган, барган һәрбер җиреннән дә алып кайткан. Биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота, үлгән туган-тумачаларының, якыннарының рухына көн дә исемләп дога кыла, Коръән ашларына йөри, табында Коръән аятьләре укый, иң изге Коръән китабын ул икенче кабатка укып ята,теләгән кешеләргә Коръән чыга ул акчага түгел, бары тик савап өчен башкара, үзе дә елга берничә кабат Коръән ашы үткәрә. Менә шундый тормышны яратучы кеше безнең районда яши, 80 яшен тутырса да ул һаман матур итеп, ышанычлы адымнар белән гөрләтеп дөнья көтә. Әле булса күпләп яшелчә-җимешен үстерә, тәмлекәчләрен пешереп җылы өендә туган һәрбер көнгә куанып, балаларына, оныкларына бәхет теләп яшәп ята, хәрәкәттә-бәрәкәт диләр бит, шул дөрестер, төрле күнегүләр эшләп ул әле яшьләрне дә аптырауга сала, яшьләр эшли алмаган күнегүләрне ул шулкадәр җиңел башкара. Әйткәндәй, оныклары да бик акыллы Мәскүдә апаның, 11 класста белем алган Миңленаилә бары тик 5ле билгеләренә генә өләшә, табиб булу хыялы белән янган кыз әнисенең уң кулы. 9чы класста, шулай ук яхшы укучы Тимербулат бәләкәйдән үк намаз укый, әтисе белән җомга намазына мәчеткә йөриләр, әйткәндәй, ул мәчетне Мәскүдә апаның кияве Исмәгыйль төзеттергән, мәчет ачу тантанасында Уфа мәчетеннән килгән мәртәбәле кунак Нурмөхәмәт хәзрәт һәм Башҡортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитовның әнисе белән очрашып сөйләшү бәхете дә елмая аңа. Мәскүдә апаның бәләкәй оныгы Залияга нибары 4 яшь, тиктормас, усал кызыкай барысының да игътибарын үзенә җәлеп итә. " Кызым Эльмираны чөгендер, кишер сутлары белән үстердем, шуңа да ул чирнең ни икәнен дә белмәде, таза, буйчан булып буй җиткерде, оныкларымны да шундый ук алымнар белән тәрбияләшәм, шуңа күрә аллага шөкер, чирләп тормыйлар "- дип куанычын яшерми ул. Мәскүдә апага карап сокланмаган кеше сирәктер. Алдагы тормышында да чирләми, шулай актив булып яшәвен теләп калабыз.