Ышаныч
+16 °С
Ясно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Туган ягын ихлас сөйгән кеше

Туган ягын, башлап тәпи баскан җирен ихлас яраткан, аңа сокланып, халкына дан җырлап яшәгән авыл хәбәрчесе, тынгысыз туган якны өйрәнүче Ансар Солтан улы Солтановны районда белмәгән кеше сирәктер.

Туган ягын, башлап тәпи баскан җирен ихлас яраткан, аңа сокланып, халкына дан җырлап яшәгән авыл хәбәрчесе, тынгысыз туган якны өйрәнүче Ансар Солтан улы Солтановны районда белмәгән кеше сирәктер. Дөньяда, илдә, республикада, районда, авылында булган бер генә вакыйга да аның игътибарыннан читтә калмый. Аның тормышы турында калын бер китап язарга булыр иде.
Ансар Солтан улы 1932 елның 1 июлендә Әльягеш авылында гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Аның үсмер чаклары һәр совет кешесе җиңү теләге белән янган, моның өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт салган дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Ансар да мәктәптә укып йөргән чагында ук колхоз эшенә җигелә, хат таратучы, табельчы булып эшләп хезмәт көннәре (трудодень) җыя. Аннары урта белемле, зирәк, тырыш егеткә укытучы эшен тәкъдим итәләр. Балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган гомерендә районыбызның нинди генә мәктәбендә эшләмәсен, беррәттән җәмәгать эшен дә актив алып бара. Әле дә олы яшьтә булуына карамастан, яраткан эшенә тугры кала: туган якны өйрәнә. Авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән һәм яу кырында ятып калганнарның исемнәрен мәңгеләштерү буенча гаять зур эш алып бара.
1949 елның 1 маенда район гәзитендә аның беренче мәкаләсе дөнья күрә. Шуннан башлап аның тарихи мәгълүматларга бай мәкаләләрен укып барабыз. Ансар Солтан улы республика гәзитләре белән дә хезмәттәшлек итә. Аның очлы каләме белән язылган һәр мәкалә туган төбәген һәм анда яшәгән халкын данлау хисе белән сугарылган.
Алар тормыш иптәше Рәфидә Лотфулла кызы белән өч бала: ике кыз һәм бер улга гомер, үрнәкле тәрбия биреп, олы тормыш юлына чыгарган. Хәзер мәхәббәт җимешләренең уңышларына куанып, оныкларының сөюен, ихтирамын тоеп гомер кичерәләр.
Ул — хезмәт сөючәнлеге, Туган илен, халкын ихлас яратуы белән барыбызга да үрнәк.
Нина Николаева.
Фото архивтан алынды.

Читайте нас