Ышаныч
+17 °С
Дождь
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Туган җирдәге бәхет татлырак

Әвәдәй авылына кергәндә безне болыннарда гөрләп үскән чәчәкләр, яңа гына чабылган печән исе, бал кортларының безелдәве, саф һава каршы алды.

Әвәдәй авылына кергәндә безне болыннарда гөрләп үскән чәчәкләр, яңа гына чабылган печән исе, бал кортларының безелдәве, саф һава каршы алды. УАЗик машинасында ике километр начар юлдан килгәннәр дә онытылды...
Бүген биредә 15 йортның бишесендә яшиләр, өчесе дачник участогы. Йортларның саны 35-40ка җиткән вакытлар да булган. Заманында Төй елгасында гидроэлектростанция дә эшләгән, мәктәп тә, клуб та, кибет тә булган. Бу хакта безгә шушы авылда туып-үсеп, бүген Аскында яшәүче Рәлиф Әлетдинов сөйләде. Ул Әвәдәйдән бик күп еллар элек чыгып китүенә карамастан, ата нигезен сатмаган, ташламаган, киресенчә, төзекләндереп, яхшы торышта тота.
Бал төбәге
— Төбәгебез умартачылык кәсебе белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын, — диде әңгәмә барышында Рәлиф Рәфкать улы. — Беренчедән, бертуктаусыз транспорт йөргән трассадан ерак, икенчедән, үләннәр төрлелеге һәм якын урнашкан урманнарда күпләп юкә үсүе, өченчедән, саф һава.
Әтисенә карап Илүс Әлетдинов та биш ел элек крестьян-фермер хуҗалыгы теркәп, терлекчелек үстерүгә Грант алып, шушы авылда сарык үрчетә башлаган. Бүген аларның саны 200гә җиткән.
Әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яшәүче һәм эшләүче Иван Алексеевны да биредә бал корты үрчетү өчен шартлар бик уңайлы булуы кызыксындыра. Узган елда ул шушы авылда йорт сатып ала, төзекләндерә һәм менә икенче җәй инде күңеленә хуш килгән кәсеп белән шөгыльләнә. Әйткәндәй, ул узган көз ярыйсы гына уңыш ала, агымдагы елда да өмете акланыр дип ышана. Мондагы уңдырышлы җирдә таяк тыгып куйсаң да үсеп, шау чәчкәгә күмелер, дип шаярта Иван.
Авылның иң өлкән кешесе — пенсионерка Фәнүзә Кутлыеваның Мәскәү шәһәрендә яшәүче улы Фәнис тормыш иптәше Әлфидә белән биредә иртә яздан көзгә кадәр яшиләр, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Ә Фәнүзә апаның ихатасындагы матурлыкка, гүзәллеккә хәйран калырлык! Берсеннән-берсе чагу чәчәкләр төрлелегеннән күзләр камаша.
— Мин ни өйдә утырам инде, бөтен хозурлыкны улым белән киленем тудыра, — ди Фәнүзә Арсланбәк кызы. — Алар барысын да үзләре утырта, карый, эшкәртә. Умартачылык белән тормыш иптәшем шөгыльләнде, хәзер бу кәсепне улым дәвам итә. Хәләлемнең арабыздан мәңгелеккә китүенә ярты ел булды. Аның яраткан эше тукталмавына, киресенчә, гөрләп баруына чиксез куанам.
Әвәдәй авылында яши башлаганда Фәнүзә Кутлыевага биш яшь була. Ул Бөек Ватан сугышы чорында әти-әнисе белән Ленинград шәһәреннән (хәзер Санкт-Петербург — автор искәрмәсе) кайта. Вакытында әти-әнисе анда Күбияз авылыннан күчеп киткән булган.
— Балаларым яшәргә үзләренә чакыра, минем беркая да барасым килми, чөнки монда бар гомерем үткән йортым, миңа биредә бик тә рәхәт, яхшы, — ди Фәнүзә Арсланбәк кызы. — Бар гомерем шушы төбәк белән бәйле.
Кышкы озын кичләрдә ул Әвәдәйнең уңган гүзәл затлары кебек җеп эрли, бияләй, оекбаш бәйли.
Яраткан шөгыль
Умартачылык белән шөгыльләнү өчен алты ел элек Әвәдәйгә Илүс Исламов та күчеп кайта. Ул чыгышы белән Арбаш авылыннан, күп еллар районнан читттә яши һәм эшли. “Ни өчен Әвәдәйне сайладыгыз?”, дигән сорауга ул: “Бал кортлары карау өчен”, дип җавап бирде. Әңгәмә барышында аның гади генә умартачы түгел, ә вакытында махсус белем алган, бай тәҗрибә туплаган белгеч икәнлеге ачыкланды.
— Ул безнең бик тыйнак, аз сүзле кеше, сез сорагыз, сорагыз аңардан, — диде Аскын авылыннан печән эшләшергә килгән дусты Рафаэль Галәүтдинов. — Ә бит ул — “Урал” колхозының мактаулы умартачысы.
Илүс Хәйрулла улы билгеләвенчә, соңгы вакытта бал кортларын 20 баштан да арттырмый, чөнки яше бара. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларында тормыш иптәше Любовь Ивановна белән ат, колын, кәҗәләр, тавыклар карыйлар.
Бердәмлек турында
Хуҗабикә Любовь Ивановна бик аралушчан булып чыкты. Ул күптән түгел операция эшләткән, шуның өчен өйдә генә иде. Әвәдәйгә күчеп килүенә һич тә үкенми. Авырлыклар бар, әлбәттә, мәсәлән, юлсызлык, сыйфатлы медицина хезмәте, элемтә. Шулай да кеше бит төрле шартларда да яшәргә җайлаша. Исламовлар да биредәге яшәешкә күнеккән һәм авылдан күчеп китәргә планлаштырмый.
— Биредә, нигездә, пенсионерлар гына калды, — ди ул. — Кирәк вакытта медицина хезмәте булмавы күңелне кыра. Фельдшерыбыз Яңа Бөрмә авылыннан, үзе дә пенсиядә, авылыбызда тик ике айга, кайбервакыт өч айга бер генә була. Шулай булгач, үзебезгә үзебез табиблар. Мәсәлән, мин диабет белән авырыйм, кандагы шикәр микъдарын махсус аппарат ярдәмендә үзем үлчим.
Хозур табигать кочагында урнашкан авылда халык бер-берсенә ярдәм итеп, аңлашып, дустанә гомер кичерә. Әвәдәйлеләр бердәм, тату гаилә булып яшиләр, дип әйтсәк һич арттыру булмас. Андый бәләкәй авылларда башкача яшәү мөмкин дә түгел. Кайдадыр барырга туры килсә, Илүс Исламов беркайчан да аларның теләгенә каршы килми: кышын атта, җәен “Нива” машинасында кирәкле урынга алып бара. Берәрсе каядыр китә икән, күршесе аның йортын карап тора.Мәсәлән, Рәмилә Әбүбакирова Любовь Ивановна дәваханәдә булганда бер ай дәвамында кәҗәләрен савып торган. Әгәр район үзәгеннән ашыгыч рәвештә нәрсәдер алып кайтырга кирәк булса, Әвәдәйгә еш кына килеп йөргән Рәлиф Әлетдиновка мөрәҗәгать итәләр.
Цивилизациягә килгәндә, бу авылда кәрәзле элемтәдән башка бернәрсә дә юк: өй мич ягып җылытыла, су коедан алына, спутник телевидениесе эшли, стационар телефон тик Фәнүзә Кутлыевада гына.
Кәрәзле элемтә барлыкка килүе бик яхшы булды. Ул булмаганда кыенрак иде, телефонистка булып эшләдем, — дип шаярта Фәнүзә Арсланбәк кызы. — Күршеләргә минем аша элемтәгә чыгалар иде.
Йорт — җылы учак
Әвәдәйлеләр белән аралашканнан соң, биредә якты, нурлы, ачык, аралашучан халык яши икәнлегенә инандык. Алар үзара гына дустанә мөнәсәбәттә яшәми, ә килгән һәр кешегә шатлар. Менә без килер алдыннан урманнан гөмбә җыеп кайтып кергән 79 яшьлек Фәрзүнә Галимова да хәбәрчеләрне җылы каршы алып, хуш исле чәй белән сыйлады.
(Дәвамы 4нче биттә).

Читайте нас