Агымсулар үз юлын тапса, тыныч кына гөрләп ага. Гаилә тормышы да нәкъ менә агымсулар кебек, үз юлын таба икән, гөрләтеп яшәп китә һәм тиздән күпләр өчен үрнәк булырлык гаиләгә әйләнә. Бер-береңне аңлап, хөрмәтләп, сөеп яшәгәндә генә тормыш матур һәм түгәрәк була.
Солтанбәк авылында гомер кичерүче Мәшидә һәм Хәниб Муллаяновларның тормыш юлы күпләргә үрнәк һәм соклангыч. Бар яшәешен хезмәткә, туган төбәгенә багышлаган бу гаилә гомер баскычларыннан парлашып 56нчы ел атлый. Хәниб абый Байкал авылында (хәзер ул авыл юк инде. Солтанбәктән өскәрәк урнашкан була) дөньяга килә һәм ике-өч яшьләр тирәсендә Солтанбәккә күченәләр, шуннан бирле шушы күркәм авыл аның туган төбәгенә әверелә. Мәшидә апа белән күрше булып, бергә уйнап үсәләр. Ачлык, ялангачлык үзәккә үткән чорларга туры килә аларның бала һәм үсмер чагы. Мәшидә апа бик иртә ятим кала: әтисе сугышка киткәндә аңа нибары җиде ай гына булса, әнисе күзләрен мәңгелеккә йомганда кызга 15 яшь кенә тула. Ачлык, көнне-төнне ялгап эшләү: кап, тасма (лента) сугу һәм башкалар. Ниләр генә башкарырга туры килми аңа. Тамагы ашка, өсте киемгә туймаган кызны танышлары Үзбәкстан якларына алып чыгып китә. Анда ике елдан артык яши һәм эшли.
— Тимер юлда эшләдем. Яшем җитмәгәнлектән, башта вак-төяк эшләр генә башкарырга туры килде. Акча түлиләр иде, өс-башыма алдым, киендем. Әмма туган як барыбер үзенә тартты. Ничек кенә яхшы булмасын, күңелем туган авылым ягында булды. Солтанбәккә кунакка кайттым һәм Хәниб мине башкача җибәрмәде. Гаилә кордык, шулай итеп тормыш сукмагыннан бергә атлап киттек, — дип хәтер йомгагын сүтте Мәшидә апа.
Менә шул вакытларга да 56 елга якын вакыт үтеп киткән. Аларда һаман да бер-берсенә булган хисләр суынмаган: ихтирам, сөю, ягымлы караш хөкем сөрә биредә. Биш балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Бүген 23 оныгы, биш туруннарына куанып яшиләр. Хәниб абыйга да төрле авырлыкларны күп күрергә туры килә, колхоз эшенә бар гомерен багышлый. Әтисе сугышка китеп озак та үтми, кара кәгазь килә.
— Киткән чакта әтиемнең безне кочаклап елаганы гына истә калган. Шул китүдән кайтмады. Әниебез бу кайгыны бик авыр кичерде. Нишлисең бит, андыйлар бер без генә түгел. Ничекләр генә кыен булмасын, исәннәргә арытаба да яшәргә кирәк. Эштән курыкмадык, кая кушалар шунда йөгердек. Мин гомерем буе тракторчы булдым. Аскында тракторчылар курсын тәмамлап кайттым да, корыч атка утырдым һәм аңардан аерылмадым. Хаклы ялга чыкканчы колхозда эшләдем, — дип үткәннәрне хәтерләде Хәниб абый.
Мәшидә апа белән Хәниб абыйның Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары күп, медальләре дә бар, хезмәт ветераны дигән мактаулы исемгә дә лаеклар. Нинди генә авырлыклар, нинди генә кыенлыклар кичерсәләр дә, алар күңел көрлеген югалтмаган, әле булса тырышып дөнья көтә, балаларына, оныкларына терәк-таяныч булып яши. Бәхетле дәү әти белән дәү әни оныклары белән бик тә горурлана: “Бүгенге көндә өч оныгыбыз — Наил, игезәкләр — Әлфит-Рәфит (өчесе дә бер гаиләдән) илебез алдындагы изге бурычларын үти, дөньялар гына тыныч булсын, без аларны сагынып көтәбез. Балаларыбыз да, оныкларыбыз да акыллы, тырышлар. Киләчәктә дә сынатмаслар, дип ышанабыз”, — ди Хәниб абый белән Мәшидә апа.
Әйе, тормыш юллары ничек кенә катлаулы булмасын, бер-береңә терәк булып, яратып, хөрмәтләп һәм бер сүздән булып яшәгәндә генә гомер сукмаклары чуалмый, тигез юлдан тайпылмый алга бара. Хәниб абый белән Мәшидә апаның да тормышында кыенлыклар күп булса да, алар һаман да матур, җитез, яшьләргә биргесез. Хәниб абый июль аенда гына үзенең 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән. Алар 50 ел бергә гомер кичерүләренә дәүләтебез тарафыннан бирелгән бүләкләрен дә шатлана-шатлана күрсәтте. Киләчәктә дә бу матур гаиләгә сәламәтлек кенә юлдаш булсын, балаларына терәк-таяныч булып, тагын да бик күп юбилейларын каршылап яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.