Ышаныч
+12 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Тормыш юллары катлаулы

Тормышыбыз гаять катлаулы. Шул ыгы-зыгы арасында бер-беребезгә игътибар да итеп җиткермибез, шикелле.

Тормышыбыз гаять катлаулы. Шул ыгы-зыгы арасында бер-беребезгә игътибар да итеп җиткермибез, шикелле. Ә бит янәшәбездә үзләренең гадилекләре, тырышлыклары, ярдәмчеллекләре һәм уңганлыклары белән дан тотардай кешеләр яши.
Зифая Чистоходова Солтанбәк авылында туып-үсә. Мәктәптә ун сыйныфны яхшы билгеләренә генә тәмамлаганнан соң, тиз арада үзен хезмәттә сынарга теләп, Аскында ике ел СХТда эшли. 1986 елда комсомол юлламасы буенча Бурея гидроэлектрстанциясенә эшкә китә. Белемгә омтылган кыз Гидротөзелеш техникумына читтән торып укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, тагын да дәртләнеп эшен дәвам итә. Бар нәрсәне зур тырышлык белән башкарган, һәр эшкә җаваплы караган Зифаяны хезмәттәшләре дә бик хөрмәтли, аның уңганлыгына сокланалар. Ә сәләтле кыз белемен тагын да камилләштерергә омтыла һәм Благовещен Ерак Көнчыгыш дәүләт аграр университетына укырга керә. Хезмәтен яхшылап өйрәнгән, тәҗрибә туплаган ханым “Бухгалтер исәбе һәм аудит” белгечлегенә ия була. Аның оештыру сәләтен, җаваплылыгын күреп, “Югаз плюс” җәмгыятенә начальник итеп билгелиләр. Ә моңа кадәр нинди генә вазифалар башкарырга туры килми аңа: “Зеягэсстрой” җәмгыятендә үзәк склад мөдире, шунда ук бүлек икътисадчысы, арытаба әйдәүче икътисадчы, 2008 елга кадәр “Буреягесстрой” җәмгыятендә әйдәүче инженер, Находка шәһәрендә “РН-Строй”җәмгыятендә әйдәүче белгеч һәм башкалар, санап кына да бетерерлек түгел, хәтта. Аның барлык хезмәт стажы 38 елдан артып китә. Хаклы ялга чыккач та, елдан артык эшли әле ул. Һәм менә күпме генә еллар үтсә дә, гомерләр хезмәт белән узса да, күңел барыбер туган якка, туган төбәккә тарта, ул туып-үскән авылы Солтанбәккә кайта. Аның бар теләге пенсиягә чыгу белән бирегә кайту була һәм теләге тормышка аша. Бүген бу уңган ханым монда да сынатмый, гөрләтеп дөнья көтә. Ихатага барып керү белән биредәге матурлыкка, пөхтәлеккә исең китәрлек: һәрнәрсә үз урынында, матур итеп эшләнгән беседка, игътибарны үзенә җәлеп итәрлек зур гараж, ә өйнең, йорт алларының күркәмлегенә сокланмый мөмкин түгел. Тирә-якка ямь, матурлык сибеп утыручы берсеннән-берсе гүзәлрәк гөлләр үсә, йөрәкнең сихри кылларына чиртеп, дәртле көйләр уйный... Татар телендә агылган матур көйләр биредә хисле, күңеле моңга гашыйк кешеләр яшәгәненә ишарә булып тора. Мин барып кергәндә Зифая ханым үзе генә иде. Тормыш иптәше Павел Павлович вахта ысулы белән Сахалинда эштә икән. Кызы да Сургутта эшли һәм яши.
— Туган ягымның, авылымның гүзәллеге хәйран итәрлек. Талгын гына агып яткан “Сарс” елгасы, тау итәгендә үскән мәһабәт чыршылар, матур аланлыклар, анда утлап йөрүче мал-туар — барысы да күңелемә бик якын. Аралашып үскән авылдашлар, якташлар да сагындырган, 38 елдан артык вакыт үткән бит. Авыл хәзер элеккеге кебек түгел, күпкә үзгәргән, матурланган, күркәмләнгән. Шунысы гына күңелне бераз кыра: биредә элемтә юк, бары тик “Сотел” гына эшли, шулай ук юллар торышы да канәгатьләнерлек түгел. “Элек бөтенләй юк иде бит”, диючеләр дә күп, әмма без ничәнче гасырда яшәгәнлегебезне онытмасак иде, кешеләр, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты Зифая ханым.
Уңган ханымның теплицасында помидорлары кызарып пешә, кыярлары тәгәрәшеп үсә. Җиләк-җимешләре дә, күптән түгел генә утыртылган булса да, җимеш биреп утыра. Берсеннән-берсе матур гөлләр күзнең явын ала. Ул үзедә һаман да яшь кызларга биргесез: йөзеннән яшьлек чалымнары югалмаган, чибәрлеге, мөлаемлылыгы үзенә тартып тора.
— Тик торырга һич яратмыйм, вакытым җитми, берни эшләргә өлгермим, дигәннәрне аңламыйм. Бар нәрсәгә дә вакыт табарга була, бары тик аны дөрес итеп бүләргә генә кирәк. Минем көннәрем алдан планлаштырылган, һәрнәрсәдә тәртип, төгәллек яратам, — ди Зифая Харас кызы.
Әйе, моның шулай икәнлеге бирегә килеп кергәч тә күзгә ташлана. Алар бер ел эчендә зур матур йорт салып кергән. Өй эче заманча итеп җиһазландырылган, хуҗа һәм хуҗабикәнең һәр җиргә уңган кулы тигәнлеге күренеп тора. Киләчәктә төзелеш эшләрен дәвам итеп, тагын да гүзәллек һәм матурлык тудырырга исәпләре булуын, күпләп җимеш агачлары утыртырга, кош-кортлар алып тәрбияләргә теләге булуын да әйтте ул.
Менә шундый тырыш, яшәүдән тәм, ямь тапкан кешеләрне күреп күңел сөенә, үзең дә шундый кешеләр белән танышуыңа, очрашуыңа шатланасың. Киләчәктә аларга бары тик уңышлар гына телисе кала.
— Шуны да әйтәсем килә, тормыш иптәшемә рәхмәтлемен, ул бирегә кайтырга ризалашмаган булса, мин бер үзем берни дә эшли алмас идем, — дип сөенече белән уртаклашты тырыш ханым.
Сөмбел Әсләмова.
Автор фотосы.

Читайте нас