Ышаныч
+23 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Тормыш гөрли авылда

Шушы көннәрдә авылыбызда күркәм чаралар үтте.

Шушы көннәрдә авылыбызда күркәм чаралар үтте. Алар кешеләрне, һичшиксез, берләштерә, чөнки элек-электән халык эшне өмә ясап, бәйрәмнәрне бергә җыелып үткәрергә күнеккән.

Олы-Елга авылының сөлектәй егете Айдар Шакиров Ватаны алдындагы изге бурычын үтәргә юлланды. Аны озатырга барыбыз да дәррәү җыелдык, җыр-биюләр бүләк итеп, үгет-нәсихәтләребезне биреп, туган йортына исән-сау әйләнеп кайтуын теләп калдык. Ә икенче көнне һәркемнең кадерле кешесен — гомер бүләк итүчеләребезне тәбрикләү өчен авыл мәдәният йортына җыелдык. Хөрмәтле депутатыбыз Зифина Әдип кызы гүзәл затларны Әниләр көне белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Авылыбызның йөзек кашы булырдай апа — ун балага гомер һәм тәрбия биреп үстергән герой-ана Вәрәкыя Фәрхетдинованы тәбрикләп, ихлас рәхмәт белдереп истәлекле бүләк тапшырды. Арытаба хөрмәтле абыстаебыз Венера Ахунованың моңлы мөнәҗәтен олысы-кечесе тын калып тыңлады.

Башлангыч мәктәп укучылары башкарган матур җыр-биюләр әниләр өчен иң зур бүләк булды. Аннары сәхнә һәвәскәр артистларыбызга бирелде. Фәнзия Дәүләтшина, Зөбәрҗәт Мостафина, Рәзидә Хәйдәрова, Азамат Хәсбиевның әниләргә багышланган тирән мәгънәле җырлары күңелләрнең иң нечкә кылларын чиртте. Фәйрүзә Шәмсетдинова дәртле итеп биеде, хәтта Зөбәйдә апа, олы яшьтә булуына карамастан, сәхнәне дер селкетте. Ридә Заһирова әниләргә багышланган шигырьне сәнгатьле укып ишеттерде. Баянчы Раил Шәймәрданов халык көйләреннән папурри башкарды.

Концерттан соң әниләр чәй табыны янында ихлас аралашты, яшь чакларын, балаларының шуклыкларын искә алды. Чарада катнашучылар барысы да бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.

Нәзирә Галина.

Олы-Елга клубы методисты.
Читайте нас