Кешенең язмышы үзе туганчы, ана карынында ук языла, диләр. Һәм иң мөһиме — язмыш куйган сынауларны сабырлык белән күтәреп, тормышыңны күркәм гамәлләр белән бизәп яшәргә кирәк. Шул чакта гомер юлың мәгънә белән тула, башкалар өчен үрнәк була ала.
Күбияз авылында гомер кичерүче Рәфкать Нигъмәтҗан улы Нигъмәтҗанов моңа ачык дәлил. Аның кылган эшләре, холык-фигыле, тормыш тәҗрибәсенә таянып биргән акыллы киңәшләре, үз-үзен тотышы, гомумән, бар булмышы тирә-яктагылар, аеруча яшьләр өчен үрнәк булып тора. Ул Күбияз авыл Советына кергән Кушкүл авылында (хәзер ул район картасында юк инде — автор искәрмәсе) 1933 елның 20 гыйнварында Миңсара һәм Нигъмәтҗан Иммәтуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Тик бәхетле генә яшәгән гаиләнең канаты каерыла, Бөек Ватан сугышына алынган әтисе 1942 елда илебез азатлыгы өчен батырларча һәлак була. Берсеннән-берсе бәләкәй өч улы белән ялгыз калган анага, әлбәттә, бик авыр була. Сигез яшен генә тутырган Рәфкать Нигъмәтҗан улына ике энесе өчен абый гына түгел, кирәк чакта әтиләрчә хәстәрлек күрсәтергә дә туры килә. Иртә таңнан караңгыга кадәр колхоз эшендә йөргән әнисенә ярдәмче, терәк-таяныч булырга тырышып, әтисез тормышның бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәрә. Аның каравы, эшсөяр, ярдәмчел булып, үз көченә ышанып яшәргә, эшләп тапканның кадерен белергә, өлкәннәргә ихтирамлы, кечеләргә игътибарлы булырга өйрәнеп үсә.
Тырыш егет сигез класс белем алып, Үрмиязда тракторчылар әзерләү курсларын үтә һәм хезмәт юлын Пановка авылында башлый. 1952 елда армия сафларына алына, хәрби хезмәтен Владивостокта үтә. Арытаба Амур өлкәсендә тимер юл милициясендә эшкә кала. Чишмә-Үрәкәй авылыннан Фәрдүнә Исламетдин кызына өйләнеп, аны да үз янына ала. Анда гаиләләренә ямь өстәп кызлары Гүзәлия дөньяга килә. Ләкин туган якның тарту көче, туганнарын, якыннарын сагыну хисе көчле була һәм алар туган авылларына күченеп кайта.
— Авылыбыз искиткеч матур җирдә урнашкан иде, 35 кенә хуҗалык булса да, гөрләп торган ферма бар иде. Аннары колхозларны берләштерү чорында, үкенечкә каршы, авыл акрынлап таркала башлады. Без дә гаиләбез белән Күбиязга күчендек, — дип хәтер йомгагын сүтә Рәфкать абый.
Биредә Нигъмәтҗановлар гаиләсе ишәя, бер-бер артлы уллары Рәзиф, кызлары Розалия, Фәнзүнә, Гөлфирә туа. Сатучы, бригадир эшләрен башкарган, һәрчак белемен камилләштерергә омтылган Рәфкать абый Аксен авыл хуҗалыгы училищесында мал табибы һөнәрен үзләштерә. Ун елдан артык мал табибы, зоотехник, ферма мөдире вазифаларын башкара. Аннары почта бүлекчәсе начальнигы, заготовитель булып та эшләргә туры килә. Кайда гына эшләмәсен, үзенә йөкләтелгән бурычларны һәрчак зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп үти, шуның белән хаклы рәвештә хөрмәт яулый, авыл Советына депутат итеп тә сайлана. Тырышлыгы күпсанлы мактау кәгазьләре, медаль белән билгеләнә.
Фәрдүнә һәм Рәфкать Нигъмәтҗановлар зур йорт салып, һәрчак ишле мал асрап гомер итә. Балаларына да бәләкәйдән хезмәт тәрбиясе биреп үстерә, лаеклы белем алырга, тормышта үз юлларын табарга ярдәм итә. Үз ишләрен тапкач, матур туйлар ясап, үгет-нәсихәтләрен, фатихаларын биреп, гаилә учагын кабызырга булышалар һәм изге догаларыннан калдырмыйлар. Кызганычка каршы, аларга бала кайгысын да кичерергә туры килә, 42 яшьлек уллары гөрләтеп дөнья көтәр чагында гүр иясе була. Бу фаҗига әти-әнисе, туганнары йөрәгенә уңалмас яра салса да, язмыш сынавын алар күркәм сабырлык белән кичереп, алга атларга үзләрендә көч таба. Нигъмәтҗановлар яшьли биргән вәгъдәләренә тугры калып, бер-берсенең ышанычлы иңен тоеп, соклангыч пар булып гомер сукмагыннан 54 ел бергә атлый. Тик каты авыру Фәрдүнә апаның гомерен өзә. Рәфкать абый бу кайгыны җиңәргә балаларының сөюе, укыган Коръән аятьләреннән көч-куәт ала.
— Ходай безгә сынаулар җибәреп, рухыбыз ныклыгын сыный, шуңа аларны сабыр гына үтәргә кирәк. Моңа укыган догаларым ярдәм итә, дип уйлыйм. Бала чакта әниемнән өйрәнгән Коръән аятьләре әле дә күңел түремдә саклана. Хаклы ялга чыккач, биш вакыт намазны калдырмаска тырышам. Әниемнең авыр заманнарда да динебезне алга алып, вакытында намазларын укып, уразалар тотып яшәве хәтеремдә. Аның изге догалары безне ялгыш адымнардан саклавына иманым камил. Шуңа күрә хәзер үзем балаларым, оныкларым, туруннарыма бәхет, иминлек теләп догалар укыйм, — ди авылның хөрмәтле аксакалы.
Бүген Рәфкать Нигъмәтҗан улы кызлар, кияүләре, 16 оныгы һәм 18 туруны сөюен, хәстәрлеген тоеп, Мәрзикә Әлтаф кызы белән тыныч картлык кичерә. Гомер буе йорт-курасын төзек, һәрчак тәртиптә тоткан гаилә башлыгы әле дә тик утырырга яратмый, тормыш иптәше белән бакча үстереп, бал кортлары карап, әледән-әле кунакка кайтып йөргән балалары, оныкларын тәмле ашлары белән сыйлап, акыллы киңәшләрен биреп яшиләр.
Рәфкать Нигъмәтҗан улының күркәм юбилее уңаеннан балалары-оныклары “Пристань” кафесында матур бәйрәм оештырган иде. Анда юбилярны тәбрикләп, изге теләкләрен белдерергә җыелган кунакларның күплегенә таң калдым. Бу аның туганнары, авылдашлары, күршеләре арасында никадәр зур абруй яулавын, хөрмәт белән файдалануын күрсәтә. Бәйрәм табынында яңгыраган котлауларга кушылып, киләчәктә дә якыннарының яратуын, авылдашларының ихтирамын тоеп, яшьләргә үрнәк булып, сәламәтлектә озын гомер кичерүен телибез.