Ышаныч
+20 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Сабыр төбе — озын гомер

Үзендәге көч, акыл, сабырлык белән тормыш авырлыкларын җиңә баручы дәү әнием Замалия Гәрәй кызы Хәйруллина турында язып үтәсем килә.

Үзендәге көч, акыл, сабырлык белән тормыш авырлыкларын җиңә баручы дәү әнием Замалия Гәрәй кызы Хәйруллина турында язып үтәсем килә.

Дәү әнием 1937 елның сентябрендә Караидел районы Абуталип авылында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга беренче аваз сала. Сугыш башланганда аңа нибары дүрт яшь була. Әтисе Гәрәй Рамазан улы ил азатлыгы өчен көрәшкә өлешен кертү максатында фронтка китә. Сугыш еллары авыр үтсә дә, яу кырыннан аны исән-сау көтеп алалар.

Тырыш, чая, сүзгә оста кыз 4 класс белем алганнан соң, өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли башлый. Аның әле ныгып та бетмәгән иңнәренә төшкән эшне санап бетергесез. Күбесенчә ат җигеп печән, утын, Щучье-Озеро станциясеннән туган авылына ашлык ташый. Шушы станциядә ике ел поезд юллары да тазарта.

15 яше тулгач, Свердловск өлкәсенә юллана, анда торф чыгара. 1957 елда Казахстан якларына китә,биредә пешекче булып эшли. Шунда булачак тормыш иптәше Рәүф Фазылкарам улы белән таныша. Ике йөрәк арасындагы ялкынлы сөю яшь гаилә барлыкка килүгә сәбәпче була — 1958 елда кавышалар. 1959 елда беренче мәхәббәт җимешләре Радик туып, әти-әнисен куандыра. Гаилә башлыгы җитеш тормыш, ныклы дөнья кору өчен бар көчен сала.

Аннары гаилә дәү әтиемнең туган авылы Төлгезбашка кайтып төпләнә. Биредә дәү әнием совхозда пешекче булып эшли. Гаиләне тулыландырып Әлфия, Айрат, Илмир, Илһам, Гөлнара туа. Тормыш акрынлап җайга салына, алга бара. Дәү әнием баштарак ат җигеп эшчеләргә ашарга ташый, аннары трактор, ЗИЛ машиналарында эшли.

Тормыш, айлар, көннәр үз агымы белән үтә тора, тик шатлыклы мизгелләр генә булмый. Дәү әниемә бигрәк күп югалтулар кичерергә туры килә. Башта улы Илмирның, аннары уллары Радик белән Айратның гомерләре өзелә.

Кайсы бармакны тешләсәң дә авырта, диләр. Ләкин ничек кенә авыр булса да, сынаулар алдында баш ими, калган балалары бәхетенә тормыш көтәргә тырышалар.

Акыллы, туры сүзле, тырыш, горур ханым булып яши ул. Шунсыз балалар үстереп, болгавыр-авыр елларны үтеп, менә дигән дөнья көтә алмас иде. Чын каһарманнарча кичкән ул гомеренең сынаулы елларын.

Дәү әтием белән дәү әнием бер-берсенә кирәк-терәк булып 46 ел яшиләр.Үкенечкә каршы, 2004 елның май аенда дәү әтием бакыйлыкка күчә. Дәү әнием күңеленә бу югалту да тирән яра сала.

Кадерлебезгә нинди генә авырлыклар, югалтулар кичерергә туры килсә дә, язмышның кырыс җилләре алдында баш ими, бирешми. Кунакчыл өенә кайчан гына барып керсәң дә, һәрвакыт безгә булган мәхәббәте, назы, күңел җылысы, якты йөзе каршы ала. Сөекле дәү әниебезнең урыны — өй түрендә. Һәрвакыт фәһемле киңәшләре, сүзләре белән барыбызны да шаккатыра.

Нәнәебез бүген тугыз оныгы, җиде туруны шатлыгына куанып, кызы Гөлнара тәрбиясендә яши. Урын-җире чиста, өсте-башы пөхтә. Теләгән ризыгын ашап, догаларын укып, безгә акыллы киңәшләрен биреп, сабыр гына гомер кичерә ул. Дәү әниебезнең озын гомерле булуның сере сабырлык һәм яхшы тәрбиядәдер, дип уйлыйм. Ул шатлыкны да, кайгыны да күркәм сабырлыклар белән, Аллаһы Тәгаләгә сыенып үткәрә белгән. Аңа кылган яхшылыклары өчен чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Форсаттан файдаланып, тирә-юньгә ямь бирүче, елмаюлары белән безне иркәләүче, җылы карашлары белән назлаучы, акыллы фикерләре белән юл күрсәтүче сөекле дәү әниебезне күркәм юбилее уңаеннан тәбрикләп, сүземне түбәндәге шигырь юллары белән төгәллисе килә.

Утлар-сулар кичтең, батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга,

Терәк булдың барча туганга.

Чәчләреңә ап-ак чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Барлык оныклары, туруннары

исеменнән Эльвира Лотфуллина.
Читайте нас