Ышаныч
+15 °С
Дождь
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Үршәде гөрләп торды

Үршәде авылында Экология һәм махсус сакланган табигать биләмәләре елына һәм мәчет ачылуга 20 ел тулуга багышланган «Авылым чишмәләре» дигән бик матур, олы тәрбияви әһәмияткә ия чара үтте.

Үршәде авылында Экология һәм махсус сакланган табигать биләмәләре елына һәм мәчет ачылуга 20 ел тулуга багышланган «Авылым чишмәләре» дигән бик матур, олы тәрбияви әһәмияткә ия чара үтте. Бу көнне Үршәде гөрләп торды. Авыл уңганнары кунаклар килүгә мәчетне буяп, ремонтлады, сәхнә һәм эскәмияләр эшләп куйды, табын корып, корбанлык итеннән тәмле пылау, аш пешерде, чәй кайнатты, тәмлекәчләрдән өстәлләр сыгылып торды, сәхнәдән җыр-моң агылды.

Чишмәләргә яңа сулыш өрделәр

Үршәде хозур табигать кочагында урнашкан. Авылның уртасыннан, бер- кемне дә кыерсытмаска теләгәндәй, боргаланып-боргаланып саф сулы Сарс елгасы ага, ә тирә-яктагы биек таулар калкан сыман саклый. Ата-бабалардан калган йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап, табигатькә сакчыл караш белән гомер итүче бар эшкә дә оста, бердәм, рухлы кешеләр — Үршәдене чын мәгънәсендә данлап яши. Авылны төзекләндерү буенча өмә, дини яки спорт бәйрәмнәре булсынмы — үршәделеләр барысын да югары оешканлык белән үткәрә. Иң мөһиме: алар беркемнән дә бернәрсә дә көтеп тормый, җыелып сөйләшәләр дә, бергәләп эшләп тә куялар. Мәсәлән, күптән түгел урындагы халык авылдагы чишмәләрне тазарту буенча өмә үткәрде.

— Үршәде чишмәләргә бай булуы белән дә үзенчәлекле. Авыл эчендә бер-берсеннән ерак түгел алты чишмә чыгып ята. Һәрберсенең исеме бар: Изгеләр чишмәсе, Хөснулла чишмәсе, Үрге чишмә, Кәҗә чишмәсе, Әсхәт чишмәсе, Камил чишмәсе. Авыл халкы гына түгел, арыган юлчылар да чишмәләрнең шифалы суын эчеп, хәл алып, сәфәрен дәвам итә, — ди авыл клубы методисты, урындагы «Ағинәйҙәр ҡоро» җитәкчесе Альбина Насыйрова. — Күптән түгел бөтен авыл халкы җыелып, чишмәләребезне тирәнәйтеп казып, тирә-ягындагы үләннәрне чабып, аларны техникага төяп, чүплеккә түктек. Һәрбер чишмәнең исемен тактага язып, кагып куйдык. Менә шундый изге эштә һәркем зур теләк белән катнашты.

Авылларда шулай чишмәләр тазартылып, зәвык белән төзекләндерелүе, әлбәттә, сөенечле күренеш. Бу эшне оештыручыларга һәм өмәдә катнашучыларга «афәрин!» дип әйтәсе килә. Ә бит булганына әһәмият бирмәүчеләр, хәтта юл буенда куелган ял итү өчен ясалган махсус урыннарны җимереп, яндырып китүчеләр дә очрый. Монысы инде — вәхшилек, тәрбиясезлек.

Камил чишмәсе ачылды

«Авылым чишмәләре» бәйрәме вакытында Камил чишмәсе тантаналы шартларда ачыла. Чишмәгә «Камил» исеме бер дә юктан гына бирелми. Үршәдедә туып-үсеп, «Төй» совхозында механизатор булып эшләп, бүген хаклы ялда булган Камил Фәганәви улы Насыйров башлап чишмәне зурайтып чокыган була.

— Элек бу чишмә бәләкәй генә булып агып чыга иде. 1977 елда совхозда экскаваторда эшләгән чакта яз көне аны зурайтып чокып куйдым. шуннан соң, чишмә чыккан урын иркенәеп китте, башка чишмәләр комланганда да монда су комланмый. Яңарак чишмәләрне тазарттык. НГДУда эшләгән авылдашыбыз Дамир Нартдинов берничә ир-егет белән тимердән киртәли дә башлаган иде. Арытаба, үзем өч көн эчендә, кирәкле эш кораллары алып килеп, тәмамлап куйдым. Ял итү өчен эскәмия дә эшләдем. Мине хөрмәтләп, чишмәгә исемемне кушкан өчен авыл халкына рәхмәтлемен. Инде бергәләп, чишмәбезне гел карап, төзекләндереп саклыйк. Үзебездән соң килгән буынга изге эшләр калдырыйк, — диде горурлык белән Камил Фәганәви улы.

Мәчет ачылуга — 20 ел

Үршәделеләрнең шатлыгын уртаклашырга район Советы депутаты, «Башнефть-Добыча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Арланнефть» нефть-газ чыгару идарәлегенең 4нче цех начальнигы Линар Садртдинов, Үрмияз авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Илшат Иргалин, күрше авыллардан имам-хатыйплар һәм дин кардәшләр җыелды.

Кунакларны йола буенча икмәк-тоз, чәкчәк һәм кымыз белән каршы алганнан соң «Гөлнәзирә» фольклор ансамбле матур җыр белән сәламләде. Авылның имам-хатыйбы Марсель хәзрәт Сәлимгәрәев Коръән сүрәләрен укып, мөбарәк Корбан бәйрәме, дөнья иминлеге, халыклар бердәмлеге өчен дога кылды.

Мәчет тарихы белән хаклы ялдагы укытучы Фәнизә Рәхман кызы Сәлимгәрәева таныштырды.

— Аллаһыга шөкер! Авылыбызда беренче азан яңгыраган көннән 20 ел вакыт үтеп тә киткән. Архив документлары буенча Үршәдедә 1875 елда мәчет төзергә рөхсәт алынган. Авыл халкы көче белән хәзерге кибет артында мәчет төзелгән. Указлы мулла Фәйзулла Собханголов (1766 елгы) авылга нигез салучы Собханголның улы булган. 1890 елда Балтач районы Уразай авылыннан Вәлинур Зәйнетдинов мулла итеп җибәрелә. 1918 елга кадәр ул дин эшләрен алып барган, иманга өндәгән.

1937-38 еллар шаукымы вакытында мәчет манарасы кисеп аударыла. Дин тарату тыела. 1950 елда мәчет бинасы мәктәп итеп үзгәртелә. Авылда җидееллык мәктәп ачыла. Совет заманы вакытында дин тарату тыелса да, Ахунҗан Даутов, Низаметдин Фәрәхетдинов, Мөхәмәткәрим Әбелкарамов, Гыйндулла Зәйнәков, Мөхәмәтдин Таҗетдинов бабайлар халык арасында дини гамәлләрне үтәгән.

1997 елда дәүләт сәясәте дингә карата үзгәргәнлектән, авылда мөселман оешмасы барлыкка килә. Вәли Галәветдинов — аның рәисе, Галимҗан Исхаков имам-хатыйп итеп сайлана. Моңа кадәр клуб, мәктәп биналарын төзеткән Вәли Галәветдин улы мәчет бинасын да кайгырта. Материал белән НГДУның «Южарланнефть» идарәсе начальнигы Фәнүс Ямур улы Исламов тәэмин итә. Авылдашлар бердәмлеге нәтиҗәсендә тиз арада мәчет күркәм төс ала, җомга намазлары, гает бәйрәмнәре оештырыла. Хатын-кызлар арасында безгә дини сабак биреп, гыйбадәт кылу әһәмиятен аңлаткан остазларыбыз Фатыйма Зәйнетдин кызы, Иза Шәрифҗан кызы, Фәридә Дәүләтгәрәй кызы, Сәлимә Зарифҗан кызы, Фатыйма Сәйфулла кызы, Сәлимә Габдрахман кызы рухына һәрчак дога кылабыз. Барысының да урыны җәннәттә булсын!

— Кадерле туганнар! Ислам динен куәтләүчеләр булып, тыйганнардан тыелып, хәрәмнәрдән, гөнаһлардан сакланып яшик. Шушы бәйрәмнең оештырылуы да адәм балалары өчен тәүбә-тәүфыйкка этәргеч булсын иде, — диде Фәнизә Сәлимгәрәева.

Арытаба бәйрәмгә җыелучыларны Илшат Үзбәк улы белән Линар Фәрвәзтдин улы тәбрикләде. Алар төзекләндерү өмәләрендә катнашучыларга һәм авылда башлангычны күтәреп алып, оештыручы авыл Советы депутаты Рәүф Нигамәтҗановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Күрше авыллардан килгән имам-хатыйплар да бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелеп, изге теләкләрен җиткерде.

Үрмияз авылы агинәйләрен җитәкләүче Зөһрә Гайнуллина үршәделеләрнең шундый бердәм, рухлы, тырыш булуына соклануын белдерде. Әйткәндәй, Үршәде авылының матур табигатенә, уңган халкына атап ул җыр да язган булган.

Үршәдедә туып-үсеп, бүген Уфада яшәүче Камилә Миңнегалиева да бәйрәмгә буш кул белән кайтмаган. Ул үзе язган шамаилне мәчеткә бүләк итте. Алай гына да түгел, Камилә Мансур кызы җитәкчелегендә балалар Коръән аятьләре дә укып күрсәтте. Мәмдүнә Әбдрәхимова әйткән мөнәҗәт барысына да бәйрәм бүләге булып, күңелләрне сафландырды.

Мәчеттә намаз укылганнан соң, бәйрәмгә җыелучылар корбан итеннән пешерелгән ашны, тәмле пылауны ашап, өстәлдәге сый-хөрмәттән авыз итте. Бу вакытта Альбина Насыйрова җитәкчелегендә авылның һәвәскәр артистлары «Авылым чишмәләре» дип аталган концерт программасын тәкъдим итте. Башкарылган җыр, сөйләнгән шигырьләр барысы да чишмә-суларга багышлануы белән үзенчәлекле булды. Рәзилә Нартдинова, Миләүшә Әкбарова, Раушания Бәхтиярова, Дамир Нартдинов, Хәнүзә Галиева, Мәмдүнә Әбдрәхимова, Гөлүзә Сәләмова, Мансур Насыйровларның чыгышын халык алкышлап каршылады. Бәйрәм бик күңелле һәм эчтәлекле үтте. Корбан чалдырган һәрбер кешегә һәм оештыручыларга рәхмәт әйтеп, олы бер куаныч һәм күңел тынычлыгы белән таралышты халык олы һәм изге чарадан.

Күмәкләгән — яу кайтарган

Бу мәкальне халкыбыз юкка әйтмәгән. Чынлап та, бергәләп эшләсәң, эш ырамлы бара. Бәйрәмгә әзерләнү турында Фәнизә апа Сәлимгәрәева сөйләде:

— Мәчеткә буяулар алыр өчен халыктан (һәр йорттан йөзәр сум) акча җыйдык. Иглин районында яшәүче Тәлига Зыязетдин кызы ике мең сум бирде. Беренче өмәдә 16 кеше катнашты: бинаның тышы буятылды, ишек ремонтланды, тирә-як җыештырылды. Илдар Галәветдинов, Рәниф Шәйхинуров, Диләрә Бәхтиярова, Гүзәл Әгалиуллина, Альбина Насыйрова манараны буяды. Фронтон, кәрниз буяу кебек тәвәккәллек таләп иткән эшне Фаил Бәхтияров башкарды. Оста куллы ир-атлар Вәсил Бәхтияров, Дамир Нартдинов, аталы-уллы Фәүзәт һәм Рәүзәт Әгалиуллиннар, Әлфир Габделхаков алгы бүлмәнең мичен күтәртеп, идәнен ремонтлады. Өстәлләрне һәм эскәмияләрне 10-11 яшьлек кенә малайлар: Айдар Бәхтияров, Алмаз Галәветдинов, Зиннур Исхаков буяды. Күркәм мөнбәрне Рәис Ильясов белән Марсель Сәлимгәрәев эшләде.

Бәйрәмгә килгән кунакларны аш һәм пылау белән оста куллы хуҗабикәләр сыйлады. Хәләл корбан итен Әлфәт Галиев, Мансур Насыйров, Фәүзәт Әгалиуллин, Рәзидә Солтаншина, Күнгәктән Фирдания Галиева, Аскыннан Айрат Насертдинов алып килде.Токмачлы тәмле ашны — Гөлмәръям Хакова, Илфина Нуриева, Рәзилә Нартдинова әзерләде, ә пылауны Рәйсә Насыйрова пешерде. 45 кешелек табынны аш-су белән сыйлаучы Дания Хакова,Фәрзәнә Фәйзуллина, Мәүсилә Габделхакова, Алсу Фәйзуллина, Вәрисә Хаҗиәхмәтовага рәхмәт. Мәчетебезнең юбилеен һәм Корбан бәйрәмен үткәрүдә күп көч салган Әгалиуллиннар, Бәхтияровлар, Зартдиновлар, Нартдиновлар, Галәветдиновлар, Хәнүзә һәм Рәүф Нигамәтҗановлар, Әлфира һәм Урал Ниязголовлар гаиләсенә зур рәхмәт. Олы яшьтә булуына карамастан, Фәрзәт абый Әхмәдуллин да һәрчак бергә булды.

Наилә Имаева,

Альбина Насыйрова фотосы.
Читайте нас