Ышаныч
+19 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

"Олы кеше — солы төше",

дигән халык мәкале олы ихтирамга лаек абый-апаларның фидакарь хезмәттә үткән тормыш юлын билгелидер.

дигән халык мәкале олы ихтирамга лаек абый-апаларның фидакарь хезмәттә үткән тормыш юлын билгелидер. Авылларда ак яулыклы ак әбиләребез — тере тарих битләре, дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Солтанбәк авылында яшәүче бүген 82 яшен тутырган Нәҗибә Мостафа кызының тормыш юлы искиткеч. Без аның торф чыгаруга барган чагын белешеп язарга булгач, аның әз генә сөйләгәннәре дә безне хәйран калдырды. Гаиләдә өч бала, ул иң олысы — 1935 елда туган. Заманына күрә белемле, 7 класс тәмамлаган. Бүгенге көнгә кадәр зур хөрмәт белән үзен укыткан Сабир Шакир улын, Тәлгать Әгъләмовны, Фазлетдин Минһаҗевны искә ала. Җиде класстан соң, укуын Үрмияз мәктәбендә дәвам итәр өчен киеп барырга киеме дә, мөмкинлеге дә булмый. Бик теләге булса да, аның өчен мәктәп еллары шуның белән тәмамлана.

— Бишенче класстан һәр укучыга җәйге каникул вакытында 50 хезмәт көне план бирелә иде, дип искә ала Нәҗибә апа. Бер сотый җитен йолыксаң 100 г он бирәләр. Мин тырышып 4-5 сотый йолка идем. Ашарга юк бит. Уку елы башлангач та эшкә йөрибез, төнлә кайтабыз, ачбыз, иртән торып укырга барырга кирәк. 1952-53 елларда өч кыз: Тәрҗимә, Әминә һәм мин 70 бозау карадык. 1954-55 елларда урман кистек, 1955 елның язында торфыга эшкә киттем.

Иң үзәкне өзгәне, балачак, ачлык елларыннан бер эпизод күңелдә тирән эз калдырды. «Сугыш башлангач, әтием фронтка китте, дип дәвам итте ул. Туганнарым Заһидә белән Әссәрне садикка алдылар. Аларга әз булса да ашау эләгә иде. Әни яланда эштә, мин ач, миннән дә бигрәк кул баласы булган туганым ач, аптырагач, әни кайтканчы минем колагымны имә иде», — дип хәтерли ул елларны Нәҗибә апа.

Бик авыр эш башкаруына карамастан, Нәҗибә Мостафа кызы тормышының ул чорын һәрвакыт тик яхшы яктан гына исенә төшерә. Бу 1955-56 еллар була. Торф чыгаручы предприятиеләр күп була, эшче куллар җитми. Эш авыр, шуның өчен мондый шартларга тик балачактан авыр эшкә күнегеп үскәннәр, ягъни авыл яшьләре генә чыдый. Илгә торф кирәк була, ә аны чыгару һәм киптерү өчен эшчеләр таләп ителә. Шуның өчен вербовщиклар торф чыгару эшенә баручыларны эзләп төпкел авылларга баралар. Яшь чакта олыгайган вакытка караганда авырлыклар җиңелрәк үтә. Якыннары һәм үзләре дә яхшы яшәү өчен үсмерләр һәм кызлар ничек тә акча эшләргә тырыша.

— Зур басу (аны “карта” диләр) торф кирпечләреннән торган озын линияләр белән капланган. Кибә башлагач, аларны әйләндерәбез, күпмедер вакыттан соң бүрәнәгә куябыз, — дип исенә төшерә Нәҗибә Мәрбиева бүген. — Торф әзер булгач, алардан коены хәтерләткән метрлы корылмалар төзибез. Аннары кәрзиннәргә салып, иңнәребезгә куеп тар колеялы тимер юлга ташыйбыз. Торф калдыклары ашламага җибәрелә. Аларны вагоннар белән алып китәләр: бернәрсә дә әрәм-шәрәм, исраф ителмәде.

Гомер буе савымчы булып, үзе өч бала үстереп, әле булса тырышып дөнья көтеп, мал карап, бакча тутырып җиләк-җимешен утыртып, дару үләннәре җыеп яши ул. «Тере энциклопедия», ди аның турында балалары.
Читайте нас