Ышаныч
+12 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Моряк-подводник Ансаф Әхмәдуллин

Русиядә хәрби-диңгез флоты бәйрәме июльнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә.

Русиядә хәрби-диңгез флоты бәйрәме июльнең соңгы якшәмбесендә үткәрелә. Хәрби-диңгез флотының өч гасырлык тарихы — изге Ватанга батырларча, чын күңелдән хезмәт итү ул. Флотта хезмәтен тутырып кайткан һәм әлеге вакытта шушы бурычны үтәгән кешеләр безнең районда да бар. Моряк-подводник Ансаф Әхмәдуллин шуларның берсе.
Ансафның хезмәте турында Кышлау-Елга авылына күчмә редакция белән барганда очраклы гына белдек. Барганда юлга якын урнашкан басуларда печән хәзерләгән урындагы халык белән дә аралашырга булдык. Чыгышы белән Мота-Елга авылыннан Ансаф Әхмәдуллин да алар арасында иде. Әңгәмә барышында аның Гаджиево шәһәрендәге Төньяк флотның хәрби-диңгез базасыннан әти-әнисе янына ялга кайтканлыгы ачыкланды. “Юрий Долгорукий” К535 атом су асты крейсерында якташыбыз биш елдан артык хезмәт итә.
Баш корабльләр старшинасы Әхмәдуллин билгеләвенчә, 2006 елда мина-торпеда хәрби частена (“Рязань” К-44 атомлы су асты көймәсендә) хезмәт итәргә баргач, язмышын флот белән бәйләргә карар итә.
— 2006 елгы көзге чакырылыш ике ел хезмәт итүнең соңгысы була. Миңа бик уңышлы гына туры килде, чөнки киләсе елдан су асты көймәсенә хезмәткә алынган матросларны башкача кертмәделәр, — дип исенә төшерә Ансаф Әхнәф улы. — Миңа, гади авыл баласына флотка, бигрәк тә су асты көймәсенә эләгү космоска очуга тиң булды. Бик күп нәрсәгә өйрәнергә туры килде. Беренче тапкыр су астына төшүемне, шулай ук Арктика бозлары астына озайлы походны бүгенгедәй хәтерлим. Бу вакыйгалар күңелемдә онытылмас хатирәләр калдырды. Базага кайткач та, беренче контрактыма кул куярга карар иттем.
Улларының омтылышын, теләген Зәрия Гайнемөхәмәт кызы белән Әхнәф Миңнегаян улы да хуплый.
— Ул вакытта аның өчен борчылдык. Әле дә походка киткәндә “мине югалтмагыз” дип шалтыратса, күңелне ниндидер бер тынгысызлык биләп ала, — диләр Әхмәдуллиннар. — Бу үзе сайлаган юнәлеш, 11 ел хезмәт итә, димәк, юлын дөрес сайлаган.
Ансаф Әхнәф улы Обнинск шәһәре хәрби-диңгез флотындагы уку үзәгендә үк “техника” белгечлеген үзләштерә. “Рязань” су асты көймәсен Тын океаны флотына тапшырганнан соң, Ансафны һәм аның дусларын “Юрий Долгорукий” атом су асты көймәсе командасына билгелиләр. 2013 елда крейсер Төньяк флотына тапшырыла.
— Флотта бик озак хезмәт итәм. Крейсер командасы минем өчен зур бер гаилә кебек, бер-беребезгә ярдәмләшеп, ышанып эш итәбез, биредә башкача мөмкин түгел. Күпләр белән ун елдан артык танышбыз, бик күп сынауларны да бергә үттек, — ди баш старшина. — 2022 елда хезмәтем тәмамлана, әмма флоттан аерылырмын дип уйламыйм.
Менә шулай “районка” очраклы гына Ватаны алдындагы изге бурычын намус һәм горурлык белән үтәгән тагын бер якташыбыз турында белде. Бүген Ансаф инде Төньякта су асты көймәсендә хезмәт урынында.
Артем Белозеров.
Нина Николаева фотосы.

Читайте нас