Яңа Кара халкы зур куаныч кичерде, күптәнге ниятебез тормышка ашты. Авылның мәңгелек йорты чистартылып, өр-яңадан киртәләп алынды. Халык белән киңәшләшеп, авылда яшәүче һәм шушы төбәктә туып-үсеп, хәзерге көндә читтә гомер кичерүче якташларыбыздан изге эшкә акча җыелды. Чарада барысы да зур теләк белән катнашты. Авылда яшәүчеләрдән 500әр сум җыйдык, читтәгеләр кем күпме тели, шулай бирә дигән карарга килдек. Яңа Кара авылында туып- үскән, әлеге вакытта читтә яшәүчеләр: Фидәрит Шәйхинуров — 5000, Фәнәвия Хәлилова — 3000, Фәнүс Латыйпов һәм Марс Даутов һәрберсе 1500 сум бирделәр. Гомумән алганда, Шәйхинуровлар нәселе — 14 000, Даутовлар, Хәкимовлар, Фазылҗановлар, Әхтәмовлар нәселе — һәрберсе 4000, Мостафиннар нәселе — 3500, Могътәбаровлар, Шәйнуровлар нәселе — һәрберсе 3000, Низаевлар һәм Имаевлар нәселе — һәрберсе 2500, Денисламовлар һәм Мәүлимшиннар нәселе һәрберсе 2000 сум (һәрберсе) ярдәм күрсәтте. Акчалата ярдәм итүчеләр бик күп булды, аларның барысына да зур рәхмәт. Шулай ук Иске Казанчы авыл биләмәсе «Анык эшләр» программасы чикләрендә бирелгән 90 мең сумнан артык материал белән ярдәм итте. Кызу печән өсте булуга карамастан, Яңа Кара авылы халкы зиратны ремонтлауда зур көч салды һәм бу изге гамәл тик хуплауга гына лаек. Бигрәк тә Илфир Шәйхинуров белән Илгиз Галимҗановка бар халык исеменнән чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алар башыннан ахырына кадәр эшнең уртасында кайнады. Илүс Шәйхинуров, Рәүил Зиннуров, Флүр Хәҗиәхмәтов, Ирек Галиев, Радис Могътәбаровлар икешәр көн буена, шулай ук Риф һәм Динис Мостафиннар, Зөфәр Могътәбаров, Нәсим Мәүлимшин, Зәмин, Әдис Әхмәтовлар, Фәрдәт һәм Илнур Зинуровлар, Азат һәм Фаил Хәйруллиннар, Филүс Гәриев, Тәлгать Даутов, Әнәс Гыйльманов, Фәнзил һәм Рәфис Латыйповлар, Фәнис Зиннуров, Салават Шәрәфисламов, Илмир Имаев, Айрас Батыров, Данфир Әхтәмов, Фларит Низаев,Фларис Хәйруллин үз чиратында үз өлешләрен керттеләр. Хатын кызлар да бу изге эштән читтә калмады: буяту, зиратның эчен һәм тышын чүп-чардан чистарту кебек эшләрдә актив катнашты. Гөлнара Шәйхинурова, Гөлнара Зинурова, Фларида Шәрәфисламова, Нәсимә Закирова, Ләйсән Галимҗанова, Зәлия Мәүлимшина,Гөлфиә һәм Зөһрә Сабирҗановалар, Нәзия Мостафина, Гөлсинә Фазылҗанова, Рәмзия Муллаәхмәтова, Мәсүә Котдусова, Руфина Зиннурова, Рәзинә Даутова, Рушания Хаҗиәхмәтова, Эльза Идиатова, Альбина Хәйруллина, Гафия Денисламова бик зур көч салып эшләделәр. Зират кирәк-яраклары саклана торган өй дә авылның оста куллы, изге йөрәкле кешеләре тарафыннан өр-яңадан эшләнеп куелды. Авылымның мәңгелек йорты хәзер әллә каян балкып тора. Бакыйлыкка күчкән якыннарыбыз рухлары шат булып, тыныч кына йокласыннар. Авылыбыз бер кайгысыз, исән-имин булып, шатлык-куанычларга төренеп яши бирсен. Төбәктә шундый зур күләмдә изге эш эшләнүе һәркемнең күңелендә бары тик шатлык уята. Яңа Кара авылында туып-үсеп, әлеге вакытта чит җирләрдә яшәүче якташлар исеменнән шушы изге эштә катнашучы барлык авылдашларыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Ходай үзегезне зурлап, бар эшләрегезгә җиңеллек биреп, уйлаган изге ниятләрегезне тормышка ашырсын, бер кайгысыз бары тик бәхеттә яшәргә Ходай насыйп итсен, өстәлләрегез хәләл ризыклардан сыгылып торсын, күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын!
Тормыш юлы үргә күтәрелсә,
Горурлыктан күккә тия башлар.
Күңел тоя аны, зур уңышлар
Сездән килә безгә, авылдашлар.
Тормыш булгач, була төрле чаклар,
Моңсуланып кайчак елар чаклар.
Ярый әле бу дөньяда,
Таянырга сез бар, авылдашлар.
Эшләрегез гел уң булып торсын,
Телим сезгә якты язмышлар.
Сезнең бәхет, безнең бәхет бит ул,
Бәхетле булыгыз, авылдашлар!
Фәнзилә Әхтәмова.