Ышаныч
+12 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Кулыннан килмәгәне юк

Һәр торак пунктта авыл хакимияте генә түгел, ә халык та ышаныч баглаган кешеләр була.

Һәр торак пунктта авыл хакимияте генә түгел, ә халык та ышаныч баглаган кешеләр була. Андыйлар турында: “Ышанычлы”, “Авыр чакта ташламый, һәрчак ярдәм итә” диләр. Арбаш авылында шундыйларның берсе — авыл Советының водителе, депутат Илдар Гыйльмияров.
— Кулибин булмасам да, барысын да намус белән башкарырга тырышам, — диде Илдар Галихан улы ни өчен аны авылда универсал-кеше дип йөртәләр дигән соравыбызга. — Элегрәк телевизор төзәтү үтенече белән еш мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер суүткәргеч проблемасын хәл итү, кран урнаштыру, электр үткәрү кебек сораулар белән киләләр. Боларга кайдан өйрәндемме? Тормыштандыр, мөгаен.
Табигате буенча үтә тыйнак Илдар Гыйльмияров үзе турында сөйләргә яратмый, аның урынында тиешле белеме булган һәркем шулай эшләр иде, ди. Әмма Арбаш авылында яшәүчеләр су, электр үткәрү һәм эретеп ябыштыру эшен аңардан да яхшы белүче юк, дип билгели. Ә авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Зыятдинов ул һөнәри бурычларын җиренә җиткереп башкарудан тыш, оста чаңгычы, волейболчы, биләмәнең җыелма командасы составында район ярышларында катнаша, дип тә өсти.
Мин биредә туып-үстем, — диде депутат үзе турында. — Мәктәптән соң Саратов һөнәри техник училищега укырга кердем, анда радиоаппаратура һәм приборлар монтажчысы белгечлеге алдым. Аннары училище кырындагы “Кабул итү-көчәйтү лампа” заводына эшкә урнаштым. Аз гына эшләгән идем армия сафына алдылар. Хезмәтемне тутыргач туган авылыма кайттым, чөнки әнием ялгыз яши һәм берүзенә хуҗалык алып бару авыр иде, ә мин аның бердәнбер улы. Уфа шәһәрендәге Авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кердем, анда булачак тормыш иптәшем Флүзә Фәнис кызын очраттым. Гаиләбезгә ямь биреп ике балабыз туды. Хәзер кызыбыз Эльвина “НПП “Бурсервис” акционерлар оешмасында (Уфа шәһәре) эшли, ә улыбыз Эльмир быел Аграр институтка “Агротехнологияләр һәм урман хуҗалыгы” факультетына укырга керде.
Илдар Галихан улы депутат буларак та күп эш башкара, авылдашларының үтенечләрен кире какканы юк. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе юллардагы чокырларны тигезләүгә һәм урамнарга өстәмә яктырткычлар куюга кагыла. Суүткәргеч системаны яхшы белгәнгә былтыр һәм быел гомум коены төзекләндерүгә һәм искергән торбаларны алыштыруга зур өлеш керткән. Ул кирәкле әйберләр, башкарасы эшләр схемасын һәм сметасын төзегән. Моңардан тыш, үзәк суүткәргеч коесы өстенә түбә эшләп куйган. “Ар” чишмәсен төзекләндерүдә дә депутат буларак та, авыл кешесе буларак та актив катнашкан.
Киләчәккә планнарына килгәндә, авыл биләмәсе депутаты Илдар Гыйльмияров арытаба да халык мәнфәгатенә, туган ягы иминлегенә эшләргә ниятли.
Наталья Пушкарева.
Автор фотосы.

Читайте нас