Ышаныч
+17 °С
Дождь
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Күңелләре дә, үзләре дә матур

Җир йөзенә кеше ниндидер максат белән килә.

Җир йөзенә кеше ниндидер максат белән килә. Үзенә кирәкле һөнәрен сайлап, игелекләр кылып, тормыштан ямь табып яши ала икән — ул иң бәхетлесе. Кешене кеше итүче дә, яшәвенә мәгънә, көч бирүче дә — хезмәт һәм тырышлык.

Кашка авылында яшәүче Флүрә һәм Нәҗип Мокъсиновлар бар гомерләрен туган авылына, халыкка хезмәт итүгә багышлаган. Хаклы ялда булуларына карамастан, әле дә авыл тормышында актив кайнаучы бу гаилә авылдашлары ихтирамына лаек. Аларның кулга-кул тотынып, тормыш юлыннан бергә атлауларына да 43 ел узып киткән. Бу вакыт эчендә өч балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарган алар. Бәхетле дәү әни һәм дәү әтине куандырып, оныклар да үсеп килә.

Нәҗип абый — Кашка авылы егете, биредә туып-үсеп, шушында тәпи басып, бар гомерен совхозда эшләүгә багышлаган — “корыч атны” йөгәнләгән. Совхоз таркалгач, 16 ел урындагы участок дәваханәсендә хаклы ялга чыкканчы водитель булып хезмәт сала. Флүрә апа да 42 ел гомерен Кашка авылы участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләүгә багышлый, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга ашыга. Әле дә һәркемгә кулыннан килгәнчә булышырга тырыша ул. Хезмәт ветераны исеменә лаеклар.

“Мансур” чишмәсен төзекләндергән вакытта да Нәҗип абый үз техникасы белән бар эштә дә актив катнашкан, һәрчак ярдәмләшкән. Флүрә апа белән икесе дә вакытларын жәлләми, нинди генә җәмәгать эше булмасын, һәрчак уртада кайный. Шулай ук гәзит-журналларга да күпләп язылалар. “Ышаныч” гәзитенә дә бер елга язылып куйганнар икән.

— Гәзит укырга яратабыз, район яңалыкларын гәзит аша белеп барырга тырышабыз, — ди алар бертавыштан.

Бу уңган һәм тырыш гаилә мал-туарын да карый, кош-кортын да үрчетә, яшелчә, җиләк-җимешен дә үстерә һәм кышкылыкка төрле тәмле-тәмле кайнатмалар, салат һәм башкаларны да әзерли. Балаларына да терәк һәм киңәшче, ярдәмче дә. Йортларында пөхтәлек, һәрнәрсә үз урынында. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балалары да акыллы, тырыш. Күршедә генә яшәүче уллары Динар һәм килене Зәлифә матур итеп тормыш корган, йорт-тирәләре дә бик күркәм, уллар-кызлар үстерәләр. Киленнәре биредәге участок дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

Киләчәктә Флүрә һәм Нәҗип Мокъсиновларның күркәм гаиләсенә бары тик бәхетле көннәр генә телисе килә. Балаларына терәк, кирәк булып яшәсеннәр дә яшәсеннәр иде, дигән теләктә калабыз.

Сөмбел Әсләмова.

Наилә Имаева фотосы.
Читайте нас