Мәүлединә Гәрәева, Мәүлединә Галәветдинова, Нәсимә Котлыева, Нәҗибә Әюпова шушы системага 80нче еллар башында ук килә. Әлеге вакытта алар район мәгариф бүлеге бухгалтериясендә тырыш хезмәт сала.
— Бу эш финанс агымы белән идарә итүдә игътибарлылыкны, төгәллекне таләп итә. Барлык документ та билгеләнгән тәртиптә һәм вакытында эшләнергә тиеш, — ди алар.
— Бай тәҗрибә туплаган, тирән белемле остазларыбыздан күпкә өйрәндек. Алар безгә яңа урынга күнегергә, бухгалтер эше нечкәлекләренә өйрәтте. Тату, бердәм эшләдек. Яшь чак, барысы да кызыклы булды.
Һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбрик итәбез