Ышаныч
+13 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Икәүләшеп, җитәкләшеп гомер йомгагын сүтәләр

Кашка авылында гомер кичерүче Фәйзрахмановлар гаиләсендә елның муллык чоры — алтын көзнең чагу, матур көннәре берсеннән-берсе күркәм юбилейлар белән билгеләнә.

Кашка авылында гомер кичерүче Фәйзрахмановлар гаиләсендә елның муллык чоры — алтын көзнең чагу, матур көннәре берсеннән-берсе күркәм юбилейлар белән билгеләнә. Гаилә башлыгы Фәүзетдин 60 яшен тутырган, хәләле Флүрәгә тормыш ике бишле куя, ә иңне-иңгә куеп бергә яши башлауларына 35 ел — мәрҗән туйлары җиткән.

Аларны бер-берсен аңлап, дөнья йөген тигез тартып, мәхәббәт җимешләре — балаларына матур тәрбия биреп үстереп, күпләргә үрнәк булып яшәүче бәхетле парлар рәтенә кертер идем. Әйткәндәй, алар арасында тәүге мәхәббәт хисләре узган гасырның 80нче елларында кабына. Икесе дә биш балалы гаиләдә икенче булып дөньяга килә, бәләкәйдән хезмәт тәрбиясе алып, үзаллы тормышка тулы әзерлек белән аяк басалар. Бер-берсенә булган хисләренең ышанычлы, ныклы икәнлеген аңлагач, 1982 елның ноябрендә никах укыталар, ә яңа елның гыйнварында гөрләтеп туй да ясыйлар.

Фәүзетдин Дуван авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, ул чакта гөрләп торган “Төй” совхозында директорның мал азыгы җитештерү буенча урынбасары булып эшли башлый. Һәм 2001 елга, ягъни совхоз таркалганчыга кадәр анда төрле җаваплы вазифалар башкара. Аннары хезмәт юлын Кашка урманчылыгында агач егучы буларак дәвам итә. Ә хаклы ялга шәхси эшкуар Марат Кәримовның пилорамасында эшләп чыга.

Флүрә Галимҗан кызы мәктәптән соң Уфа педагогия училищесын тәмамлап, хезмәт юлын Кашка авылының “Акбузат” балалар бакчасында башлый һәм яшьли сайлаган һөнәренә тугры калып, менә 36 ел инде биредә тәрбияче булып эшли. Баланы бакчада тәрбияләүнең үз серләре бар. Әнисе янында иркәләнеп кенә үскән бала бакчага килгәч, беренче тапкыр зур коллективка эләгә. Биредә ул тәрбияче апасын әнисе кебек якын итә, төркемдәшләре белән аралаша, дуслар таба. Тәрбияче аңа ничек уңышка ирешергә, уңышсызлыкка очраганда нишләргә кирәклеген аңлата, авырлыкларны җиңәргә, яшьтәшләре белән уртак тел табарга өйрәтә. Бакча шул рәвешле баланың икенче туган йортына әйләнә. Әлбәттә, замана шәхесен тәрбияләү өчен бу һөнәр ияләре намуслы, гадел, түземле һәм эчкерсез булырга, белемнәрен даими камилләштерергә тиеш. Менә шушы күркәм сыйфатларга ия дә инде Флүрә Фәйзрахманова. Тәҗрибәле педагог балаларны тирә-як мохитебез язмышына карата сакчыл, миһербанлы, шәфкатьле булырга өйрәтә.

— Балалар белән эшләргә бик яратам, аларны лаеклы шәхес, туган илнең чын гражданнары итеп тәрбияләү хезмәтемнең максаты, — ди ул горурланып. — Балалар бакчаларында нәниләрне кече яшьтән төркемнәргә ияләштерү, сәламәтлекләрен һәм физик яктан үсешләрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү, баланың хокукларын яклау, мәктәпкә әзерләү игътибар үзәгендә тора.

Бар булмышын балалар дөньясына багышлаган, бихисап нәниләр күңелен аларның күз карашларыннан ук аңлаган тәрбияченең намуслы хезмәте Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Балалар күңеленә җылылык, нур өләшүче тәрбияченең коллективта да, ата-аналар арасында да абруе зур.

Ул гаиләдә ышанычлы терәк, сөекле ана, ягымлы дәү әни, хәстәрлекле хуҗабикә, көндәлек эшендә тырыш һәм максатчан. Тормыш иптәше Фәүзетдин Мосаниф улы белән дүрт балага — Фәнүр, Флидә, Фидан, Фирузга күркәм тәрбия орлыклары салып үстерәләр. Аларга лаеклы белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгаралар.

Тырыш гаиләнең шәхси ярдәмче хуҗалыгы да зур: ат, дүрт сыер, бозаулар, кырыкка якын кош-корт асрыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерәләр. Бу юнәлештә балалары һәрвакыт ярдәм итә.

— Тормышта үзеңне бәхетле тою өчен гаиләңдә ышанычлы терәк, үзара аңлашу, бер-береңне хөрмәтләү булырга тиеш, дип уйлыйм. Бу яктан уңдым, тормыш иптәшем бик тырыш, бер минут тик утырырга яратмаган кеше, балалар өчен бар яктан да үрнәкле, хәстәрлекле әти. Минем эштән кайтканны көтеп утырмый, ашын да хәстәрли, мал-туарны да карый. Икебез дә ат яратабыз, мин бигрәк тә, — дип сөйли Флүрә ханым.

— Дөнья көткәч тик ятып булмый инде. Авылда халык элек-электән мал көче белән яшәргә күнеккән, шуңа без дә мал асрап, балаларга да ярдәм итәбез, улларыбызны да башлы-күзле итәсе бар әле, — дип сүзгә кушыла Фәүзетдин Мосаниф улы.

Флүрә Галимҗан кызы авыл Мәдәният йортында үткәрелгән чараларда да актив катнаша. Гаилә сәламәт тормыш рәвеше алып бара: спорт белән шөгыльләнә, балалары да , үзләре дә китап укырга яраталар. Фәүзетдин күбрәк гәзит-журналлар укыса, Флүрә тарихи романнарга өстенлек бирә, ел да вакытлы матбугатны күпләп алдыралар. Уңган хуҗаларның йорт тирәсе дә балкып тора, бөтен җирдә тәртип, пөхтәлек, тәрәзә төпләрен бүлмә гөлләре бизи, өй алды бакчасы да иртә яздан кара көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра.

Аларга карап сокланмый мөмкин түгел, димәк, теләгең булса барысына да өлгерергә, тормыштан ямь табып, якыннарыңны сөендереп яшәргә була. Бу күркәм пар — бәхетле юбилярларга киләчәктә дә бер-бересенә булган саф хисләрен каралтмый, сәламәтлектә озын гомер кичерүләрен телисе килә.

Гөлфия Сабирова.

Кашка авылы.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас