Районыбыз һәрчак сәләтле, оста куллы кешеләре белән дан тота, аларның күбесе турында гәзитебез битләрендә язып чыкканыбыз да булды. Бүген тагын бер иҗади күңелле гәзит укучыбыз — Чураш авылында яшәүче Алсу Әхмәдуллина белән таныштырырга булдык.
Ул сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, төшенкелеккә бирелми, гүзәллекне күрә белә, кул кушырып утырмый һәм тормышны сөю үрнәге күрсәтә. Аның активлыгына авылда барысының да исе китә. Чурашта иң кызыклы, гадәти булмаган, әкияти ихатаның кайдалыгын һәркем яхшы белә. Чыннан да, Әхмәдуллиннарның ихатасына барып кергәч тә, иң гади һәм арзан материал — пластиктан эшләнгән гадәти булмаган хайваннар, үсемлекләр иленә эләгәсең. Биредә Алсуның оста куллары белән эшләнгән кояш, аккошлар, тәва кошлары, панда, ат, пингвиннар, мультфильм геройлары, диңгездә яшәүчеләр һәм стенада бөкеләрдән эшләнгән зур бизонга кадәр бар. Бу серле ихатага кергәч күрә алган төрле эшләнмәләрнең бер өлеше генә әле.
Алсу бәләкәй чагыннан ук кул эшләре белән мавыга һәм әнисе Флүрә Равил кызын да кызыксындыра.
— Кызыма һәрчак ярдәм итәргә тырышам, чөнки Алсуның бәхетле булуы, шат елмаюы минем өчен бик мөһим, — дип сөйли Флүрә Равил кызы. — Аның иҗат җимешләрен ничек чәмләнеп, дәртләнеп тудыруын, нинди канәгатьлек алуын күреп, үзем дә кызыксынып китәм. Безнең бу мавыгуыбыз белән авылдашларыбыз таныш һәм үзләренә кирәкмәгән пластик шешәләрне кая илтергә икәнен яхшы белә. Һәм Алсуның чираттагы уен тормышка ашыру өчен урамнан материал эзләп йөрүебезгә гаҗәпләнмиләр, сәерсенеп карамыйлар.
Әнисе әйтүенчә, Алсу пластик сыннарны үзе уйлап таба, шулай ук хайваннар турында тапшыруларда, Интернетта күргәннәрне гамәлгә ашыра. Һәм күп тә үтми, ихатада яңа гөл чәчәк ата, агач үсеп чыга яки гаҗәеп хайван пәйда була. Безнең өчен кирәкмәгән, чүп булып тоелган әйберләр Алсу уйларында яңа форма таба, аннары тынгысыз кызның оста куллары белән тудырылган күпсанлы сыннар арасында үз урынын ала. Алсуның иҗатын иң беренче аңлаучы һәм хуплаучылар, әлбәттә, әнисе һәм шәһәрдән кунакка кайтучы туганнары. Ә якыннарының сөюе һәм хәстәрлеге аның өчен иң зур бүләк.