Үтәшлеләр авылларын төзекләндерү мөмкинлегеннән файдаланып калырга булалар. Инициатив төркем авыл биләмәсе хакимияте белән клубны ремонтлауга документлар һәм смета әзерләп, конкурста катнашалар, анда проект хуплана. Авыл халкы 65 мең сум акча җыя, Күбияз авыл биләмәсе хакимияте 150 мең сум бүлә һәм республика бюджетыннан 580 мең сумнан артык бирелә. Проектны тормышка ашыру эшенә ноябрь башында “Сәхипкарамова М.М.” шәхси эшкуар тотына, ремонтны 25 декабрьгә тәмамлау каралган. Бүгенгә клубның түбәсе һәм түшәме ремонтланган. Эшләр барышында акчаларның бер өлеше артып калачагы ачыкланган. Җыелышта сметага кермәгән өстәмә ремонт эшләрен үткәрергә: сәхнә конструкциясен һәм идәнен тулысынча, залдагы идәннең 25 процентын, барлык бүлмәләрдә электр чыбыкларын алыштырырга, тышкы агач ишек урынына тимерне куярга карар итәләр. Үтәш авылы халкы Яңа елны җылы һәм матур клубта каршыларга ниятли.