Татар хатын-кызлары элек-электән үк кул эшләренә оста булган, йорт-курасын матурлау өчен барча көчен салган: теккән, чиккән, буяган,чәчәкләр, гөлләр үстергән. Бүген дә күркәм дөнья корып, үз куллары белән өен матурлап яшәүчеләр бихисап. Шуларның берсе — Аскын авылында яшәүче тормышка, аның бүләге булган чәчәкләргә, матурлыкка гашыйк Рәхибә Исмәгъзам кызы Талибуллина.
Ул үстергән чәчәкләргә сокланмаган кеше юктыр. Йорт-курасына барып керсәң, оҗмах бакчасына эләккәндәй буласың. Берсеннән икенчесенә күчеп, аларның гүзәллекләренә сокланып, кайсысын сайларга белми, чәчкәдән-чәчкәгә кунган күбәләкләргә карасаң, серле, илаһи дөнья күз алдына килә. Тирә-якта күз явын алырлык матурлык, агач-куаклар шау гөл арасында утыра. Бар җирдә пөхтәлек, чисталык. Ә бакчада ни генә үсми?! Чәчәкләрнең төре генә 20дән артык: лилия, флокс, дельфиниум, зәгафран, астра, бархатцы, эшольция, георгин һ.б. Рәт-рәт тезелгән түтәлләрдә бер генә чүп үләне дә тапмассың!
– Бакча иртә яздан кара көзгәчә чәчәктә утырсын, дип иртә ата торганнарын да, кар яуганчы чәчәген коймый торганнарын да утырттым әле. Беренчеләрдән булып, май башында тюльпан – лаләләрем сөендерә, – дип сөйләп китте тырыш хуҗабикә. — Күпләр “авылда тормыш көтүе авыр, эш күп” дип зарланырга ярата. Әйе, бәхәсләшмим, эшкә йөрибез, бакча үстерәбез — мәшәкать җитәрлек. Әмма, аның каравы, авыл халкы табигать кочагында яши. Саф һаваны, челтерәп аккан чишмәләрне, тынычлыкны, шушы яшеллек дөньясын ыгы-зыгылы, тынчу шәһәргә алыштырып буламы соң? Күңел биреп эшләсәң, бар нәрсәгә дә өлгерергә, авылда да менә дигән итеп тормыш көтәргә була.
Рәхибә Исмәгъзам кызы туган авылы Упканкүлдә сигезьеллык мәктәпне тәмамлап, укуын Аскында дәвам итә. Аннары район кулланучылар җәмгыяте кырында оештырылган сатучылар әзерләү курсын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген редакциядә корректор булып башлый. Шул чорда булачак тормыш иптәше белән таныша һәм яшьләр гаилә учагы кабыза. Тормышларын нурга күмеп беренче мәхәббәт җимешләре Гөлнара дөньяга аваз сала. Аннары күп тә үтми, уллары Рөстәм туып, гаиләләрен тулыландыра. Хуҗабикә “Сельхозтехника” предприятиесендә склад мөдире булып эшли башлый һәм шушы вазифада 25 ел фидакарь хезмәт сала. Әлеге предприятие ябылгач, тынгысыз ханым эшен шушы юнәлештә “СТ-Логистик” җәмгыятендә дәвам итә.
Шулай гөрләтеп дөнья көткәндә аларның гаиләсенә кайгы җиле кагыла — гаилә башлыгының гомере вакытсыз өзелә. Тормышка зур ышаныч баглаган Рәхибә Исмәгъзам кызы язмышның кырыс җилләре алдында баш ими, балаларына терәк булып, ныклы адымнар белән алга атлый. Бүген инде алар үз гаиләләре, тормышлары белән яши. Бер-берсенә ярдәм итеп, хәл белешеп торалар.
Гүзәл ханымның тагын бер “йомшак” ягы – бүлмә гөлләре. Тәрәзә төбендә берсеннән-берсе чагу чәчәкләр урын алган. Андагы төрлелектән күзләр камаша. Тынгысыз хуҗабикәнең кышкылыкка әзерләгән салатларының, кайнатмаларының да иге-чиге юк. Түзмәдем, ничек барысына да өлгерәсез, дип сорадым.
– Теләсәң, барысына да өлгерергә мөмкин. Балаларым, оныкларым белән бергә кайнашабыз, күрәсең, шулай ял итәдер безнең күңел. Яшеллеккә, тереклеккә мәхәббәт бәләкәйдән килә. Гомумән, кеше гүзәллеккә, матурлыкка омтылучан бит. Дөньяны камилрәк итүне үзең яшәгән тирәлектән башларга кирәк! — дип фәһемле фикере белән уртаклашты Рәхибә ханым.
Кыскасы, чәчәк үстерү — матурлыкка омтылучы, гүзәллекне яратучы кеше һөнәре. Бар кеше дә чәчәк үстерә ала димәс идем. Гүзәллек дөньясын Рәхибә апа кебек булдыклы, уңган, чәчәк телен аңлаучы, аларны тәрбияләү серен белүче оста куллар гына булдыра ала. Аның чәчәкләр патшалыгы дөньяны бизи, ямьли, күңелләрне сафландыра.
Әйткәндәй, Рәхибә Исмәгъзам кызы ел фасылының шушы матур мизгелендә күркәм юбилеен билгели. Форсаттан файдаланып, аңа имин, җитеш, тыныч тормышта балалары, оныклары ихтирамын тоеп яшәвен телибез.
Светлана Сәлмәнова.
Автор фотосы.