Ышаныч
+19 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Бирешми җилгә, буранга

Карткисәк авылында яшәүче Рәйсә Хуҗиева 90 яшьлек юбилеен билгеләде.

Карткисәк авылында яшәүче Рәйсә Хуҗиева 90 яшьлек юбилеен билгеләде. Күркәм йола буенча юбилярны бәйрәме уңаеннан тәбрикләргә һәм Президент В.В.Путинның котлау хатын тапшырырга район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров, Карткисәк авыл биләмәсе башлыгы Ринат Миңнемөхәмәтов килде.

Юбиляр билгеләвенчә, кияүгә ул саф, көчле мәхәббәт буенча чыга. Дүрт ел очрашканнан соң, сөлектәй егет Янәхмәт кызның күңелен яулый. Ике гашыйк йөрәк гаилә учагы кабыза һәм Карткисәк авылына күчә. Шатлык өстенә шатлык өстәп бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга беренче аваз сала. Сөю-сәгадәт бакчасында биш бала, күркәм тәрбия орлыклары алып, олы тормышка аяк баса.

Хуҗиевлар яшьлек елларын туган колхозларына, сугыштан соңгы елларда хуҗалыкны тергезүгә багышлый. Янәхмәт Хуҗиәхмәт улы механизатор булып эшли, һәрвакыт алдынгылар рәтендә була. Рәйсә Әгъзәм кызы барысы белән беррәттән басуда да, фермада да тырыш хезмәт сала.

Бүген ул улы Рафинат һәм килене Шәмсунә тәрбиясендә гомер кичерә. Ул җиде оныгы һәм ун туруны өчен яраткан дәү әни һәм карт дәү әни. Бәйрәмнәрдә ата-ана нигезе шатлыклы очрашудан, сабыйлар тавышыннан гөр килеп тора.

— Язмышыма озын гомер, бәхетле тормыш өчен чиксез рәхмәтлемен, — ди юбиляр.

Рәйсә Әгъзәм кызының сугыш һәм сугыштан соңгы авыр тормышы, сынаулары турында бик күп сөйләргә мөмкин. Ә иң мөһиме, ул шушы авырлыклар алдында баш имәгән, ышанычлы адымнар белән алга атлаган, тәрбияле, белемле, итагатьле балалар үстергән.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас