Һәр авыл биләмәсе, кеше кебек, үзенчәлеге, кабатланмаслыгы белән аерылып тора. Менә ике авыл: Арбаш һәм Чишмә-Үрәкәй кергән Арбаш авыл Советы биләмәсенең дә үзенчәлекле яклары бар. Шулар хакында биләмә башлыгы Фәнил Зыятдинов белән әңгәмә кордык.
— Фәнил Ихсанович, ничек уйлыйсыз, сезнең авыл биләмәсе башкалардан нәрсәсе белән аерыла?
— 90нчы елларда район территориясендәге колхоз-совхозлар таркалды, банкротка чыгарылдылар. Ә безнең биләмәдә җәмәгать кооперативын саклап калу өчен барысы да эшләнде. Халык бурычларны түләргә ярдәм итте, милек сакланып калды, һәм бүген эшләп килгән “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативы ул чактагы традицияләрне дәвам итә. Шундый ук исемле колхоз заманындагы кебек, бу предприятие халыкны эш белән тәэмин итүче, авылда тормышны алып баручы оешма булып тора. Чагыштырмача күптән түгел “Миңнегалиев Д.Ә.” крестьян (фермер) хуҗалыгы җирне арендага алды. Авыл биләмәбезнең тагын бер үзенчәлеге — дала җирдә урнашуы. Якын тирәдә урманнар юк, аның каравы, басулар күп. Әйткәндәй, безнең якларны каен җиләге төбәге дип йөртәләр. Җиләк җыярга күрше авыллардан да киләләр.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бездә ачык күңелле, ярдәмчел, бердәм халык яши. Моны читтән килүчеләр еш билгели. Шулай, узган ел Арбашта үзбәк милләтеннән күп балалы гаилә килеп төпләнде. Алар районның барлык авылларын диярлек йөреп чыккан, аннары бирегә килеп урнаштылар, безгә дә алар ошый. Моңардан тыш, ике авыл кешеләре дә үзара бик тату яши. Тормыштагы бөтен мөһим вакыйгаларны бергәләп үткәрәбез. Арбашлылар һәм чишмә-үрәкәйлеләр бер зур, тату гаилә булып яшиләр, дип тулы ышаныч белән әйтә алам. Әлбәттә, кыенлыклар да булгалый, әмма барысын да вакытында, киңәшләшеп хәл итәргә тырышабыз.
— Халык турында сүз кузгаткач, аларның нәрсә белән шөгыльләнүе турында беләсе килә, чөнки бюджет оешмалары сездә дә күп түгел дә?
— Алда әйтеп үтүемчә, берникадәре “Урал” авыл хуҗалыгы кооперативында эшли. Гадәттә, ир-егетләр акча эшләргә авылдан, районнан читкә йөри, ә хатын-кызлар хуҗалык алып бара. Һәр хуҗалыкта диярлек ике-өч сыер, бозаулар, сарыклар, кош-корт. Якын-тирәдә юкәлекләр булмаса да, соңгы елларда умартачылык белән шөгыльләнүчеләр саны арта.
— Күп кенә авыл биләмәләрендә урам юллары мәсьәләсе кискен тора. Арбаш һәм Чишмә-Үрәкәйдә хәлләр ничек? Һәм инженер коммуникацияләре турында нәрсә әйтә аласыз?
— Бездә юллар проблемасы юк, ике авылда да урам юллары каты өслекле. Бу мәсьәлә 90нчы елларда ук элекке “Урал” колхозының, аннары авыл Советының рәисләре Фәтхелбаян Әхмәтдинов һәм Мәүлитҗан Мостафин тырышлыгы белән хәл ителгән. Нәкъ аларның хәстәрлеге белән юллар ныгытылган, бүген тик агымдагы ремонт һәм чокырларны тигезләү эшләрен башкарабыз. Авылара юлларын кышын да, җәен дә тәртиптә тотучы Аскын юл төзү-ремонтлау идарәлеге коллективының яхшы эшен билгеләп үтәсе килә.
Бүген чыннан да иң кирәкле бердәнбер нәрсә — ул газ үткәрү. Әйтеп үтүемчә, якын-тирәдә урманнар юк, һәрчак утын сатып алу кесәгә суга. Бу сорау белән күп кенә инстанцияләргә мөрәҗәгать иттек, әмма әлегә алга китеш юк. Әлбәттә, федераль программа таләп иткәнчә, йортларның 90 процентына газ кертүне вәгъдә итә алмыйбыз, 60 процент тирәсе булыр, дип ышандырабыз.
Электр энергиясе белән тәэмин итүгә килгәндә, “Аскын электр челтәрләре” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бригадасының яхшы эшен билгеләргә кирәк. Әгәр элегрәк еш кына ут сүнүләр булса, бүген андый чакларны оныттык дияргә була, өзеклекләр килеп чыкса да, электриклар тиз арада барысын да төзәтә.
Су белән тәэмин итү: Чишмә-Үрәкәйдә коелар күп, Арбашта үзәк суүткәргеч сузылган. Биредә скважина да, суэтем башнясы да бар, халыкка югары сыйфатлы су коедан бирелә, аны быел “Бердәм Русия” партиясенең “Анык эшләр” проекты буенча төзекләндердек, шулай ук торбаларның бер өлеше алыштырылды. Киләсе елда Урындагы инициативаларны хуплау программасында катнашып, авылдагы суүткәргеч системасы торбаларын тулысынча алыштырырга ниятлибез. Тик моның өчен колхоздан калган суүткәргечкә документлар әзерләргә кирәк, әлеге вакытта шуның белән мәшгульбез. Арбаш авылында халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булгалый, без аларны вакытында төзәтергә тырышабыз.
— Экология елында төзекләндерү мәсьәләсен дә игътибардан читтә калдыра алмыйбыз...
— Төп проектларның берсе — “Ар” чишмәсен төзекләндерү “Бердәм Русия” партиясенең “Чишмәләрне төзекләндерү” программасы ярдәмендә мөмкин булды. Чишмә киртәләнде, беседка эшләп куелды, бетоннан басма һәм киртләчләр эшләнде. Быел да башка еллардагы кебек берничә шимбә өмәсе оештырылды. Әйткәндәй, Чишмә-Үрәкәйдә 1 майда авыл зиратын тәртипкә китерү өмәсе үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Гомумән, төзекләндерү буенча эшләрне халык җыеннарында планлаштырабыз. Шулай ук хатын-кызлар советы, “Агинәйләр коры” җәмәгать оешмасы, депутатлар бу юнәлештә зур эш башкара.
— Биләмәгездәге тагын бер үзенчәлек — кешеләрнең спорт һәм физик культура белән дәррәү шөгыльләнүен атап үтәр идем...
— Әйе, бөтен кеше дә спорт белән шөгыльләнә дисәм дөрес булмас, әмма яртысыннан күбрәге чыннан да мавыга. Мәктәбебез чагыштырмача зур булмаса да (нибары 50дән артык бала укый), күп кенә спорт төре буенча җиңүчеләр бихисап. Өлкәннәр дә балалардан калышмый. Менә дигән көчле волейбол командабыз бар. Чаңгы ярышларыннан да читтә калмыйбыз, район буенча призлы урыннар да алабыз. Тренировкалар мөмкинлеккә карап ел дәвамында үткәрелә. Мәктәпнең спорт залы бикләнгәне юк, теләсә кайсы вакытта барып шөгыльләнергә була. Авыл биләмәсендә спорт үсешенә физкультура укытучылары Рәфисә һәм Радик Фәүзетдиновлар зур өлеш кертә.
Әйткәндәй, безгә килеп төпләнгән үзбәк гаиләсен әйтеп киткән идем. Аларның улы футболны бик ярата икән һәм быел бөтен авыл малайларын да мавыктырган. Хәзер әти-әниләр улларына футбол формалары да сатып алганнар.
— Эчтәлекле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.