Кеше гомерен юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлар. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре була. Әмма һәр фасылның күркәмлеге булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры аерым бер матурлыкка ия. Картлык – шатлык түгел дисәләр дә, бай тормыш тәҗрибәсе туплап, акыл утырган, йөзендәге һәр җыерчыгы саен мөлаемлылык, якты нур бөркелеп торган ак яулыклы әбиләрне, ак сакаллы бабайларны күрәсең дә: «Их, шулай матур картаерга насыйп булса иде!» – дип уйлап куясың.
Күбияз авылында яшәүче тыл ветераны, олы хөрмәткә лаек Галия Нигамәтҗан кызы Закирова үткән атнада 90 яшьлек күркәм юбилеен каршылады. Аны шушы матур бәйрәме белән район хакимияте башлыгы Фларит Фоат улы Усманов тәбрикләде һәм Русия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлекле бүләген тапшырды.
— Тылдагы барлык авырлыкларга түзгән олы буын вәкилләренә рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Бөек Җиңүдә сезнең өлешегез дә чиксез! Сездә булган ышаныч, тырышлык бу көннәрне якынайтырга ярдәм иткәндер дә. Батырлыкка тиң хезмәтегезне киләсе буыннар да дөрес аңлап бәяләр, дип өметләнәбез. Киләчәктә дә сәламәтлектә гомер кичерергә язсын. Күркәм бәйрәмегез мөбарәк булсын, алда тагын да юбилейлар көтеп торсын! — диде ул.
Галия Нигамәтҗан кызы тормыш иптәше Солтанбәк Закир улы белән күпләргә үрнәк булырлык матур гомер юлы узган. Аларның чәчләрен чәчкә бәйләп бер сукмактан атлый башлауларына да 72 ел үтеп киткән. Шушы вакыт эчендә бу күркәм гаилә алты балага гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына чыгарган. Һәрберсенә югары белем, тиешле тәрбия биреп, туган җиребезнең, төбәгебезнең лаеклы шәхесләре итеп үстергән. Аларның барысы да илебез мәнфәгате өчен күп көч салган кешеләр.
Сугыш. Бу сүзнең никадәр куркыныч, никадәр газаплы икәнлеген бик яхшы белә Галия Нигамәтҗан кызы. Әйе, шушы авыр заманнарда да бирешми, нинди генә кыенлыклар булмасын, югалып калмый алга атлый ул буын кешеләре.
Солтанбәк Закир улы да сугышның барлык михнәтләрен, ә Галия Нигамәтҗан кызы тылдагы газапларны үз иңнәрендә кичергән кешеләр.
Сугыш — илебез, халкыбыз язмышында кара кайгы булып уелып язылган. Ул чорда яшәгәннәрнең күргән газапларын бергә җыйсаң, җирдән күккә кадәр барып җитәр иде. Галия әби белән Солтанбәк бабайның да шушы дәвернең куркыныч вакыйгалары әле булса күз алдында тора кебек. Солтанбәк Закир улы Бөек Җиңүне Ессентуки шәһәрендә каршылый (авыр яраланган була). Туганнарын, туган җирен нык сагынган егет туып-үскән авылына ашкынып кайтып төшә. Бергә үскән һәм сугышка кадәр үк күз атып йөргән күрше кызы Галиягә гашыйк егет берникадәр вакыттан өйләнешергә тәкъдим ясый. Бу 1946 ел була. Икесе дә тырышып дөнья йөген тарта. Солтанбәк Закир улы совхозда гомере буе алдынгы тракторчы булса, Галия Нигамәтҗан кызы нинди эшкә кушалар берсеннән дә калмый: үлчәүче (весовщик) булып та озак еллар эшли, чөгендерен дә утый, печәнен дә чаба, һәр эшне җиренә җиткереп, намус белән башкара.
— Әниебез бәләкәй чагыннан ук тырыш, уңган кыз була. Шуны дә әйтәсе килә: әтисе бик укымышлы, указлы мулла булган. Әниебез дә шушы мохиттә тәрбияләнгән, гомере буе биш вакыт намазын калдырмады (8 яшеннән намаз укый). Сөекле кешеләребез өлешенә төшкән авырлыкларны, катлаулы заманнарның михнәтләрен искә алсаң, тәннәр чемердәп китә, хәтта. Күпләребез сугыш, ачлык вакытларын телевизордан гына күреп белә бит. Ә алар шушы дәвернең тере шаһитләре. Әниебез урманын да кискән, чучка фермасында да, ындыр табагында да хезмәт салган, кунып эшләгән чаклары хәтердә. ”Весовщик булып эшләгән чакта ике потлы гер кулдан төшкәне юк иде. Олылар рәтенә басып, алардан калышмаска тырыша торган идек”, — дип сөйли иде әниебез. Ул “Тылдагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән дә бүләкләнгән. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да бихисап. Кадерлеләребез гомер буе безнең өчен тырышты, балалары өчен җан атып торды, иркәләп кенә үстерделәр, җил-яңгыр тидермәскә тырышып яшәделәр. Әти-әниебезгә бик тә рәхмәтлебез, алар белән ихлас горурланабыз. Һәрчак бердәм, тату булдылар. Бар эшне киңәшләшеп башкардылар. Безне дә, олыны — олы, кечене — кече итәргә өйрәтеп үстерделәр. Күпләп мал асрап, кош-кортын үрчеттеләр. Үзебез гаилә корып яши башлагач та гел ярдәм иттеләр, оныкларын укытырга, туйлар ясашырга, йортлар салышырга да булыштылар. Алар барыбыз өчен дә яшәү үрнәге булып тора. Шуны да әйтеп үтәсе килә: карт әтиебез Закир гомер буе умарта тоткан. Әтиебез өйләнер алдыннан Первоуральск шәһәренә барып, бал сатып, булачак тормыш иптәше, туганнары өчен бүләкләр алып кайткан. Ул вакытта бу үзе үк зур батырлыкка тиң бит. Әти-әниебезнең һәрчак ярдәмчел, юмарт булуы да соклангыч. Ирләре сугыш яланында ятып калган күршедә яшәүче тол апаларга әтиебезнең һәрчак ярдәм итүе, бар эшләрендә дә булышуы, яу яланыннан исән-сау йөреп кайтканга моны үзенең бурычы итеп санавы, әниебезнең аларны бер аш-судан да калдырмый, мунчалар ягып кертүе, бертугандай аралашып яшәүләре олы ихтирамга лаек. Ул апалар һәрчак әти-әниебезгә рәхмәтләрен әйтеп, сәламәтлекләр тели торган иде, бәлки, шуңа да кадерлеләребезгә Ходай Тәгалә матур һәм озын гомер биргәндер, — дип сөйләде балалары әти-әнисе белән олы горурлык хисләре кичереп.
— Тик әти-әниебезгә бала кайгысы кичерергә дә туры килде. Сеңлебез, апабыз Мәгъзүмә авыр чирдән яшьли генә якты дөньядан китеп барды. Бу барыбыз өчен дә бик авыр, гомерлек яралар салган олы кайгы булды. Әле булса күңелләребез сыкрый. Ә әти-әниебез бик кыен булса да, калган балалары, оныклары өчен яшәргә үзләрендә көч тапты.
Бүген Галия Нигамәтҗан кызы һәм Солтанбәк Закир улы бәхетле картлык кичерә. Кызлары Сания һәм кияүләре Зөфәр тәрбиясендә гомер итә алар. Өйгә килеп керү белән биредә туганлык хисе, татулык хөкем сөргәне күренә. Без барганда туган йортка барлык балалары, оныклары җыелган иде. Зур табын әзерләнгән һәм барысы да ихлас күңелдән әти-әнисен, дәү әти, дәү әнисен котлый, матур тәбрикләү сүзләрен җиткерергә тырыша. Солтанбәк бабай белән Галия әбигә әле булса сокланмау мөмкин түгел. Бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәт, ихтирам хәйран итәрлек. Гел бергә, кулга-кул тотынып яшәгәндә генә хис-кичерешләр шатлыкта канатлы итә, авыр чагында сынмас-сыгылмаслык көч бирә. Бүген Галия әби белән Солтанбәк бабай менә шуның үрнәге булып тора да инде.
Әйе, Бөек Ватан сугышы чорының тыл хезмәтчәннәре киләчәк буынга изге Җиңү, халкыбызның бөек һәм фидакарь хезмәт батырлыгы истәлеген тапшыручылар ул, менә шуны онытмасак иде.