Иртәгә Арбаш авылында азан тавышы яңгыраячак. Авыл мәхәлләсе рәисе Әкъсән Ризванов әйтүенә караганда, алар бу тантанага ныклап әзерләнгән. Мәчет өчен урынны Аскын районы буенча Русия үзәк диния нәзарәте имам-мөхтәсибе Зөфәр Гыйндуллин җитәкчелегендәге имамнар белән берлектә сайлаганнар. Бергә җыелып сөйләшкәннән соң, авыл халкы мәчетне үзаллы төзекләндерергә карар итә. Тиз арада бураны күтәреп, ике атна эчендә башын ябып та куялар.
— Матди ярдәм авыл халкы, шулай ук биредә туып-үсеп, әлеге көндә читтә гомер кичергәннәр тарафыннан җыелды, яртысыннан күбрәк сумма Русия Федерациясе мөселманнарының дини үзәге идарәлегенең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдинның ярдәме белән бүленде, — ди Әкъсән Фәнүн улы. — Шулай ук Фәнил Зыятдинов җитәкчелегендә авыл Советы хакимиятенең дә ярдәме зур булды. Мәчет төзү турындагы сорауны җыелышларда бер генә тапкыр күтәрмәдек. теләгебез кабул булды, Аллаһыга шөкер. 2015 елда Чишмә-Үрәкәй авылында беренче азан тавышы яңгыраган иде, быел Аллаһы бирсә, арбашлылар да бу бәхеткә ирешәчәк.
Башкарылган эшләр хакында сөйләгәндә Фәнил Зыятдинов, төзелеш буенча зур җаваплылык Әкъсән Ризванов иңенә төшүен билгели. Ул төзелеш белән җитәкчелек иткән, өмәләр үткәргән, кирәк-яракларны булдырган.
Әкъсән Фәнүн улы имамнар әзерләү буенча ике курс укып кайткан, әмма моның белән тукталып калмый, арытаба да белемен камилләштерергә уйлый һәм теләге Арбаш авылында ислам дәресләре бирү.