Аскын авыл Советы хакимияте янында оештырылган “Ак инәйләр” оешмасы районның дәүләт идарәсе һәм муниципаль берәмлек органнары белән тыгыз бәйләнештә эшли.
Әйткәндәй, бездә “Ак инәйләр” хәрәкәте район күләмендә һәм барлык 15 авыл Советы биләмәләрендә дә актив эшчәнлек алып бара. Бу оешмалар әгъзалары бихисап акцияләр, конкурслар, мәдәни, экологик чаралар үткәреп, матур нәтиҗәләргә ирешә.
Мәсәлән, җәй көннәрендә авылларда Шәҗәрә, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәре, дини очрашулар, мәҗлесләр, күргәзмәләр, кичәләр оештырылды. Бүген дә бу юнәлештә эшчәнлек алып бару өчен планнар, тәкъдим-фикерләр байтак, һәм иң мөһиме – бар күңелен һәм көчен яшьләргә матур тәрбия бирү һәм өлкәннәрне актив тормыш рәвеше алып баруга җәлеп итү өчен мөмкинлекләре һәм теләкләре булган кешеләр бар.
Менә берничә ел инде Аскын авылы ак инәйләренең оешмасын Земфира Фәтихҗан кызы Закирова җитәкли. Ул Аскын районында билгеле шәхес, бар гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлап, намус белән хезмәт итеп, инде лаеклы ялда булуына карамастан, иҗтимагый тормышның уртасында кайнап яшәүче ханым. Тынгысыз Земфира Фәтихҗан кызы яңа уй-ниятләр белән янып яши. Районда яшәүче халыкның бай тарихи үткәнен, йолаларын, гореф-гәдәтләрен, фольклорын һәм мәдәниятен өйрәнү, җәмгыятьнең әхлакый һәм рухи кыйммәтләрен яңарту, аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрнең, инвалидларның, сугыш ветераннарының социаль-икътисади проблемаларын хәл итүгә ярдәмләшү һ.б.
— Якын киләчәктә Аскын авылында ялгыз ир-егетләр һәм хатын-кызлар өчен “Танышыйк, кавышыйк” дигән кичә оештырырга уйлап торабыз. Шунда ук, үзебезнең урман-кырларда, бакчаларда үскән төрле үләннәр кушып чәй , алмадан как әзерләү ысулларын өйрәнү буенча осталык дәресләре үтәчәк, — дип планнары белән уртаклашты Земфира Закирова, — әйткәндәй, яз көне Иске Казанчы авылы ак инәйләре үткәргән чара үрнәгенә таянып, дару үләннәрен тану, җыю, куллануга багышланган “Дәва үзебезнең аяк астында” дип аталган кичә оештырдык. Быелгы чараларның күбесе табигатькә ярату, аңа сакчыл караш тәрбияләү максатында үтте. Тирә-ягыбыз, туган җиребез – яшел бишек, шундый матур, искиткеч бай табигатьле якта яшибез бит без. Туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән безгә хезмәт итә. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр – аларның балалары. Балалар сәламәт, акыллы, тәүфыйклы булса гына, ана күңеле тыныч була”.
Безнең халык элек-электән үзенең чисталыгы белән аерылып торган. Тәртип, чисталык саклау буенча халкыбызда төрле сынамышлар, язылмаган кагыйдәләр урнашып калган. Мәсәлән, чәчне тараганнан соң теләсә кая ташларга ярамый – башың авыртачак. Тырнакны көн яктысында кисеп яндырырга кирәк һ.б. Боларның асылында чисталыкка, тәртипкә, әдәпкә өйрәтү ята бит. Әйләнә-тирәне, табигатьне саклау өчен, беренче чиратта, кешенең, үз тәненең һәм җанының чиста булуы кирәк. “Коега төкермә – суын эчәрсең” дигән тирән мәгънәле мәкаль дә бар халкыбызда.
Борынгыдан кешеләр табигатькә тартылган. Безнең ата-бабаларыбыз юкка гына матур күлләр, челтерәп аккан елгалар ярларына урнашып, авыллар төземәгән. Табигать-Анабыз ачлык елларында аларны үлемнән саклап калган, дошманнардан яшеренергә булышкан… Йөзәр еллар үткән. Ата-бабаларыбыз калдырган мирас-Табигатебез-бүген ни хәлдә?! Ак инәйләрнең июль урталарында үткән жыенында шушы һәм тирә-як мохитебезгә кагылышлы башка сораулар күтәрелде. “Урман белән су – табигать күрке. Безнең организмның өчтән ике өлеше судан тора. “Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың?” ди халык мәкале. Аскын авылы тирәсендә күлләр, чишмәләр, елгалар бар, аларның ярларында халык жәй көне ял итәргә ярата, әммә күпләре үзләре артыннан чүп-чарны калдыра. Бу аяныч хәл.
— Моны тик табигать кенә кичерә ала”, — дип сөйләп үтте Земфира Закирова.
— Әлбәттә, ял иткәч үзе артыннан чүпләрен калдырып, тирә-якны пычратып, табигать мәрхәмәтлегеннән явызларча файдаланган җирдәшләребезне бу эш бизәми, әмма андыйлар әлегә бар.
— Бергәләшеп экологик өмә оештырыйк, дигән тәкъдим белән килешәм, — дип, аның сүзләренә кушылды Аскын авыл Советы хакимиятенең эшләр белән идарә итүче Фәгыйлә Фәтхуллина.
Һәм без, озакка сузмыйча, жыелышып барып Аскын авылы янында урнашкан Торфлы күл буен жыештырып кайтырга, дип максат куйдык. Бу күл буенда, әйтүемчә, авылдашларыбыз ял итә, аның суы гөлләргә, чәчәкләргә бик файдалы, ярларындагы жирне күпләр алып кайтып гөл үстерү өчен куллана. Кемдер эштән соң булуга карамастан, жаен табып, тагаенләнгән урынга юл тоттык. Күл тирәсен, якындагы урман буендагы чүпне жыеп, пакетларга төядек. Тирә-ягыбыз чистарып киткәч, үзебезгә дә күңелле булды.
Шундый ук акцияне без якын киләчәктә Любимовка авылы ягындагы “Өч чишмә” тирәсен жыештыру буенча үткәрергә планлаштырабыз. Бу тәкъдимне авыл Советы хакимияте рәисе Рәзиф Махатов та хуплап, йөк машинасы бүләчәген әйтте. “Күмәкләшкән яу кайтарган”, дип юкка гына әйтмәгән бит халык, әлбәттә, бу акциягә теләге булган һәркем кушыла ала.
Табигатьне сакларга кирәк, дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Урамнан барганда тәмәке төпчеген яисә чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру, бу инде табигатьне саклауга керми. Өлкәннәр балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Табигать кочагына ял итәргә чыккач, үз артыңнан җыештырып китәргә, агачларны сындырмаска, елга-күлләрне пычратмаска кирәклеген балаларга кечкенәдән аңлату зарур. Моны балалар бакчаларында ук аңлатырга тиешләр, минемчә. Бергәләп экскурсиягә чыккач, үзенең чүбен агач төбенә ташлаган баладан аны кире алырга мәҗбүр итү мөһим. Шулай эшләгәндә ул аны башка ташламаячак.
Безгә бу юнәлештә, һичшиксез, берләшергә кирәк. Бердәмлектә - көч, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк!
Әнзирә Ногыманова.
Автор фотосы.