Ышаныч
+15 °С
Ясно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Бердәмлек һәм татулык — һәр гаилә һәм тоташ ил көче

Петропавловка авылында яшәүче Наилә һәм Андрей Белозеровлар кебек зур һәм тату интернациональ гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел.

Петропавловка авылында яшәүче Наилә һәм Андрей Белозеровлар кебек зур һәм тату интернациональ гаиләләргә сокланмый мөмкин түгел. Алар күпләргә үрнәк булып, күңелләрдә горурлык хисе уятып, гомер кичерә.

Наилә белән Андрей бер авылда икесе дә күп балалы тырыш гаиләләрдә туып-үскән. Матур гаилә корып, ике ул, бер кызга гомер һәм күркәм тәрбия биреп үстергәннәр. Бу пар һәрчак коллективта, вакыйгалар уртасында булырга, якыннары, туганнарына һәм дусларына ярдәм итәргә тырыша. Гаилә альбомындагы күпсанлы фотосурәтләр — тормышларындагы вакыйгаларның ачык чагылышы. Белозеровлар туган җирләрен ихлас яратучы, тирә-якка ямь өстәргә омтылучы, беренче көннән алып шәхси хуҗалык тотып, балаларына хезмәт тәрбиясе биргән тырыш гаилә.

Кызлары Карина кияүгә чыгып, әти-әнисенә сөеп туймас оныклары — Софияне бүләк иткән. Аның да гаиләсе интернациональ, тормыш иптәше Кирилл — украин милләтеннән. Уллары Артем һәм Александр да лаеклы һөнәр сайлап, тормышта үз урыннарын тапкан. Балаларының барысы да мәгариф өлкәсендә хезмәт сала.

— Һәрберебезнең төп тәгаенләнеше — балалар тәрбияләү һәм үсеп буй җиткергәч, үзләре дә ышанычлы, матур оя корсын өчен тормышларын бәхетле итү, — ди Андрей Васильевич. — Балаларыбызда туган якка сөю, өлкәннәргә ихтирам, православие һәм мөселман йолалары, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләргә тырыштык. Безнең гаиләдә тәрбия нинди дә булса дингә нигезләнде дип әйтә алмыйм, тик бер-береңә ышануга таянып, игелекле, ярдәмчел булырга, туганлык хисләрен кадерләп сакларга өйрәтеп үстердек. Балаларыбыз русча да, татарча да сөйләшә.

— Аның ягыннан да, минем яктан да туганнар безнең өйләнешүгә каршы килмәде. Төрле милләтле гаиләләр кешеләрнең күңелен баета гына дип уйлыйм, чөнки мондый гаиләдә үскән балалар төрле милләт мәдәниятен, гореф-гадәтләрен өйрәнә, — дип сүзгә кушыла Наилә Әкъсән кызы. — Безнең бурыч — балаларыбызны “туганын танымаган тургай” итеп түгел, ә үз шәҗәрәсен белгән, олыларны хөрмәт иткән игелекле кешеләр итеп үстерү. Ә моңа тик үз үрнәгеңдә генә өйрәтү мөмкин.

Хуҗабикә кул эшләре һәм чәчәкләр үстерү белән мавыга, ә гаилә башлыгының кулыннан килмәгән эше юк. Авыл мәдәният йортында һәм мәктәптә үткән төрле чараларга декорацияләр аның кулы белән эшләнгән. Буш вакытларында агачтан уеп сыннар ясарга ярата. Ә иң яраткан шөгыле — күңелендәге хисләрен шигырь юлларына салу. Белозеровлар авылдашлары арасында зур хөрмәт белән файдалана. Бергәләшеп салып кергән зур, иркен өйләре дә авылга ямь биреп тора. Андрей Васильевич һәм Наилә Әкъсән кызы төшенкелеккә бирелергә күнекмәгән, барнәрсәдә яхшылык күрә беләгән киң күңелле кешеләр.

Арабызда мондый бәхетле гаиләләр күбрәк булган саен җәмгыятебез дә иминрәк, дәүләтебез дә көчлерәк, “тату гаилә — ил күрке” дип юкка гына әйтмиләр бит.

Елена Альшина.

Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас