Ышаныч
+12 °С
Ясно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Бәхетле гаилә нигезе — мәхәббәт

Русиядә 8 июльдә — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә.

Русиядә 8 июльдә — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнә. Аны үткәрү тәкъдимен 2008 елда Владимир өлкәсе Муром шәһәре кешеләре кертә.
Районда бәхетле гаиләләр бихисап. Шундый яшь, бәхетле, креатив гаиләләрнең берсе район үзәгендә яшәүчеләрнең күбесенә таныш — бу Николаевлар: Алексей, Лилия һәм аларның кызлары Полина белән Амелина. Гаилә башлыгы да, тормыш иптәше дә Аскында туып-үскәннәр. Аларны дуслары таныштыра: бигрәк тә бер-берсенә охшаган булалар. Лилия мәктәптән соң Сарапул шәһәрендәге аграр-икътисад колледжына керә, ә Алексей Башкорт дәүләт аграр университетында укып йөргән була. Яшьләр хатлаша, телефоннан шалтырата, каникулларда очраша башлый. Мәхәббәтләре ерак аралар белән сынала. Ә 2012 елда Алексей белән Лилия гаилә кора. Күп тә үтми Алексей армиягә алына. Беренче сабыйлары Полина әтисе хәрби бурычын үтәгән чакта дөньяга килә.
— Бу бәйрәм илебез өчен бик мөһим дип уйлыйм, — ди Алексей. — Минем өчен гаилә — тормышның ачы җил-яңгырларыннан саклаучы ышанычлы крепость, авыр минутларда аңлаучы һәм җылытучы учак. Һәркемнең ныклы һәм ышанычлы гаиләсе, анда мәхәббәт, бер-береңә тугрылык һәм хөрмәт булуын телим.
Алексей белән Лилия һәрчак бергә, хәтта эшләре дә бер урында: “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында.
— Гаиләдәге мәхәббәт бер-береңне аңлау, гафу итә белү, ышану һәм хөрмәт итүдән тора. Ә бу баштан ук, ягъни балдаклар кигәндә үк бирелми. Чын мәхәббәт вакыт үтү белән сынаулар аша үтеп, ныгып килә. Һәм аның чиге юк: бер-береңне күз карашыннан аңларга акрынлап өйрәнәсең, — ди Лилия. — Әгәр чын күңелеңнән яратасың икән, пешерәсең дә, юасың да, җыештырасың да. Ә ир кеше гаиләсен азык-төлек, кирәк-ярак белән тулысынча тәэмин итү өчен тир түгеп хезмәт сала. Моны эшләргә беркем дә мәҗбүриләми, әмма икенче кеше белән кушылгансың икән, димәк, үз ихтыяҗларыңны арткарак куярга өйрәнергә тиешсең.
Һәркем өчен нинди яшьтә, җенестә һәм статуста булмасын гаилә — ул аны бәхетле иткән, нәселен дәвам иткән һәм яшәү көче биргән урын. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык турында күптән инде шагыйрьләр тарафыннан әйтелгән кебек тоелса да, алар беркайчан да артык түгел, чөнки һәрчак яңача һәм иң мөһим сүзләр булып яңгыраячак: сөеп-сөелеп яшәгез, яратырга ашыгыгыз, кешеләрне, тормышны яратыгыз һәм ул үзегезгә дә меңләтә артып кайтачак. Тугрылык тойгысы тормышыгызга ямь өстәсен, гаиләгез тагын да ныграк булсын, бер-берегезнең ышанычлы иңен тоеп, бәхет диңгезендә коенып яшәгез!
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы итеп ромашка чәчәге — туган ягыбыз тугайлары бизәге, аклык-сафлык билгесе сайланган.
Нина Николаева.
Фото архивтан.

Читайте нас