Ышаныч
+21 °С
Облачно
авылым уңганнары
31 Декабря 2020, 21:00

Бүдәнә үрчетү — табышлы кәсеп

Кышлау-Елга авылында яшәүче гаиләнең бүдәнә үрчетүен ишеткәч, кызыксынып киттек.

Кышлау-Елга авылында яшәүче гаиләнең бүдәнә үрчетүен ишеткәч, кызыксынып киттек. Ни дисәң дә, бүдәнә тавык түгел — ят кош. Галиевларның гына артык исләре китми: “Тавык кебек кошлар инде. Киресенчә, әрсезләр, авырмыйлар. Тотарга урын эшләсәң, бер кыенлыгы да юк. Бүген 300гә якын кошыбыз бар, исәбебез мең башка җиткерү”, — диде.
Эльза — укытучы, Илмир газ хезмәтендә эшли. Бер мәл гаилә бюджетын тагын да тулыландырырга уйлап, алар Интернет челтәреннән эзләнә башлый. Йөз тәкъдим арасыннан бүдәнә үрчетү күңелләренә ныграк ошый. Шушы кошлар, аларны ничек карау турында бик күп мәгълүмат туплап, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнгәннән соң, “булдырып булмастай эш түгел”, дип бер карарга киләләр. Арытаба инде бүдәнә йомыркалары сатып алып, чебешләр чыгаралар.
Хәзер бу шөгыльгә тотынуларына елдан артык вакыт узып киткән. Тырыш хуҗа кошлар өчен махсус урыннар төзегән. Анда тәрәзә юк һәм салкынча булырга тиеш икән. Ә иң аптыратканы шул булды: бүдәнәләр тавыклар кебек җирдә тибенеп йөреми — аларны читлекләрдә карыйлар. “Монда һәрвакыт караңгы. Яктылыкка нык тынычсызланалар, чак кына тавыштан да куркалар. Әгәр шушы шартларның берсе генә бозылса да, берничә көн йомырка салмыйлар. Урыннары да иркен булырга тиеш түгел, юкса ата бүдәнәләр бертуктаусыз сугыша башлый. Һәр читлектә 4-5 инәгә бер ата туры килә”, — ди хуҗа. Арытаба Илмир безгә суыткычтан эшләп алган инкубаторын күрсәтте. Ишеген уеп, тәрәзә куйган, температураны датчик күрсәтә. Ут сүнеп йомыркалар әрәм булмасын өчен генератор сатып алган. Кыскасы, барысы да уйланылган. Вәт баш үзендә! Мәскәү икътисад, статистика, информатика университетын тәмамлаган кеше шул. “Бүдәнәнең чебешләре әрсез, йомыркадан чыккач та, йөгереп ашарга эзлиләр. Ай ярым-ике айдан соң, үзләре йомырка сала башлый. Без техас һәм эстон токымлы бүдәнәләр карыйбыз. Беренчесе ит токымлы. Инә бүдәнәләрне дә бер елдан соң иткә җибәрәбез», — дип сөйләвен дәвам итте Илмир.
Бу кошлар бик талымсыз булса да, Галиевлар аларны кибеттән сатып алынган махсус азык белән генә тукландыра. Ә сату, акча эшләүгә килгәндә, бу мәсьәләдә дә кыенлык кичермиләр. Йомыркаларны күрше районнардан, хәтта Уфадан да килеп алалар, диләр. Моны алар бүдәнә йомыркаларының бик файдалы булуы белән аңлата. “Бүдәнә йомыркасы тавыкныкыннан нык аерыла. Мәсәлән, анда фосфор, калий, витаминнар берничә тапкырга күбрәк. Бу кошлар вирус инфекцияләре белән авырмый, шуңа сальмонелла йоктыру куркынычы да юк. Йомыркадан беркайчан да аллергия булмый. Кабыгын он булганчы төеп, азыкка да кушалар. Тагын бер кызык аерма бар: тавык йомыркасы идәнгә төшеп китсә, ватыла. Ә бүдәнәнеке ватылмый, чөнки эчендәге ярысы дүрт катлы”, — ди иренең уң кулы булган Эльза.
Галиевлар бик күп бал кортлары да тота. Аларны Илмирның әти-әнисе биргән. Балачактан умарталыкта өлкәннәргә ярдәмләшеп үскәнгә, гаилә башлыгы зур тәҗрибәгә ия. Ул хәзер бал гына түгел, инә корт сөте сату өстендә дә эшли. Тырышканда “сөт” сатудан тагын да күбрәк керем алырга була икән. Галиевлар заказ ала башлаган да инде. Хәтта Төркиядән бер ир кеше заказ эшләп киткән.
Бу уңган гаиләнең бар тырышлыгы, әлбәттә, балаларының киләчәге өчен. Кызлары Азалия белән уллары Айдар йортларының нуры, яме. Әйткәндәй, Эльза яшь педагог буларак, федераль максатлы программага керә алган. Дәүләт ярдәме белән алар зур матур йорт төзеп чыккан. Хуҗа белән хуҗабикәнең уңган куллары аны уңайлы һәм заманча итеп җиһазлаган.
Чулпан Гыйльметдинова.
Автор фотосы.

Читайте нас