Быел һава шартлары бик тә үзгәрүчән: аяз көннәр яңгырлар белән чиратлаша. Шулай булгач, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мал азыгын вакыт-вакыт белән генә хәзерләргә туры килә.
Шулай да кул кушырып утырып булмый бит инде! Һава шартларының көйсезлегенә карамастан, авыл эшчәннәре печән хәзерләргә тырыша. “Куяштыр” авыл хуҗалыгы предприятиесендә дә баш күтәрми эшлиләр.
— Хуҗалыкта 300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, 500 тонна печән, 2,5 мең тонна сенаж хәзерләргә кирәк, — ди хуҗалык җитәкчесе Иван Щербинин. — Үкенечкә каршы, бу эшне узган ел белән чагыштырганда күпкә соңрак башладык. Булган барлык техника җәлеп ителгән. Аяз көннең һәр минуты, сәгате кадерле, шулай булгач, кояшлы көннәрдә басуларда эш иртә таңнан төнгә кадәр дәвам итә. Барысы да ашыгырга, печәнне вакытында җыеп алырга кирәклеген яхшы аңлый. Печәннән соң сенаж хәзерләү эшенә тотынабыз.
Белгечләр исәбе буенча азык җитәрлек булачак. Иң мөһиме, мал азыгын вакытында җыеп алып, яхшы гына сакларга кирәк.
Район буенча 5250 гектар печән чабылган, бу гомум мәйданның 70% тәшкил итә;
3465 т (45%) — печән, 9450 тонна (90%) сенаж