Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
25 октябрь 2019, 13:48

Иң кирәкле һөнәрләрнең берсе

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә водительләр һөнәри бәйрәмнәрен каршылый.

Октябрьнең соңгы якшәмбесендә водительләр һөнәри бәйрәмнәрен каршылый. Водитель һөнәренә таләп булмаган бер генә өлкә дә юк. Алар һәр пассажир, хәтта җәяүле гомере өчен җаваплы, дип әйтсәк тә хата булмас.

Булат Нартдинов бу тармакта озак еллар эшләмәсә дә, тәҗрибәсе шактый. Ерак юлларга, зур шәһәрләргә дә куркып, икеләнеп тормый юллана ул. Тырыш егет Уфада урман хуҗалыгы техникумын тәмамласа да, техникага булган сөюе аны водитель һөнәрен сайларга мәҗбүр итә. Күпмедер вакыт Свердловск өлкәсендә йөреп эшләгәннән соң, туган якларына тартыла. Тырыш кешегә биредә дә эш җитәрлек. Монда Аскын мәгълүмат үзәгендә водитель булып эшен дәвам итә һәм әлеге көнгә кадәр шушы һөнәренә тугры кала. Хәбәрчеләргә кайда гына барырга кирәк булмасын, вакытында алып барып җиткерә, хәтта фотога төшерү эшләрен дә башкарырга өлгерә ул. Машинаны һәрчак карап, тикшереп кенә тора, һәрвакыт төзек йөртә. Биредә эшләгән дәверендә ул үзен сәләтле, тырыш, уңган хезмәткәр буларак танытты. Аны арытаба район хакимиятенә эшкә чакырулары да очраклы түгел, ул үз эшенә җаваплы каравы белән һәркемнең ихтирамын яулый.

Тормыш иптәше Зимфира Тәберис кызы белән ике бала тәрбияли, тырышып дөнья көтә. Булат гаиләсе өчен сөекле тормыш иптәше, яраткан һәм хәстәрлекле әти. Туганнары һәм әти-әнисе өчен дә зур терәк, таяныч. Ярдәмчел, булдыклы егет һәркемгә киңәше, кулыннан килгән эше белән дә булышырга тырыша. Яшь булуына карамастан, кулыннан килмәгәне юк. Техниканы да яхшы белә, агач эшендә дә сынатмый. Булат Зыязтдин улына киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын, йөргән юлларында бары тик яшел утлар гына янсын.


Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас: