Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
18 октябрь 2019, 14:31

Башкортстанның иң матур авылы билгеле булды

“Башкортстан Республикасының иң матур авылы-2019” конкурсының нәтиҗәсе билгеле.

“Башкортстан Республикасының иң матур авылы-2019” конкурсының нәтиҗәсе билгеле. Ул – Учалы районының Нәүрүз авылы. Бу хакта Башкортстан юлдаш телевидениесенең туры эфирында хәбәр ителде.

Икенче урында - Ишембай районының Макарово авылы, өченчедә – Шаран районының Дүртөйле авылы.

Конкурсның приз фонды – 1 миллион сум – шушы җиңүче өч авыл арасында бүленәчәк. Беренче урынга – 500 мең, икенчегә – 300 мең һәм өченче урынга 200 мең сум тапшырылачак.

Моннан тыш, тагын да 12 матур авыл конкурсның төрле номинацияләрендә билгеләнде. Менә алар:

• Күгәрчен районының Тәвәкән авылы – “Хыялдагы авыл”,

• Стәрлетамак районының Талач авылы – “Күп милләтле авыл”,

• Стәрлебаш районының Яңгырчы авылы - “Зур киләчәк”,

• Салават районының Әлкә авылы – “Социаль үсешкән авыл”,

• Караидел районының Яугилде авылы – “Иң эшчән авыл”,

• Уфа районының Лекаревка авылы – “Уңайлы мохит”,

• Аскын районының Кышлау-Елга авылы – “Эко-авыл”,

• Бөрҗән районының Гаделгәрәй авылы “Матур күренешле авыл”,

• Зианчура районының Байдәүләт авылы – “Тату авыл”,

• Чакмагыш районының Иске Бәшир авылы – “Иң кунакчыл авыл”,

• Яңавыл районының Кисәк-Каен авылы – “Иң рәхәт авыл”,

• Мишкә районының Сосновка авылы “Тамашачы сөюен яулаган авыл” номинацияләрендә билгеләнде.

Бу 12 авыл 20шәр мең сум күләмендә акчалата призга лаек булды.
Читайте нас: