Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
18 сентябрь 2019, 16:24

Ата-ана мирасын саклау — изге йола

Безнең мөселман халкында, бигрәк тә татар, башкорт милләтендә ата-аналар мирасын, туып-үскән нигезне саклау һәркемнең төпле, изге бурычы, дип исәпләнә.

Безнең мөселман халкында, бигрәк тә татар, башкорт милләтендә ата-аналар мирасын, туып-үскән нигезне саклау һәркемнең төпле, изге бурычы, дип исәпләнә. Бу йола аеруча авыл җирлегендә тулысынча саклануы бер дә гаҗәп түгел.


Шул ук вакытта моңа битараф булган, әти-әниләре бакыйлыкка күчкәннән соң, туган нигезләрен, йорт-кураны ташландык хәлдә калдырып, череп җимерелгәнче кайтып та әйләнмәгән кешеләр дә бар яисә туган-тума арасында дөнья бүлешеп, ызгышып бетү очракларын да ишетергә туры килә. Ходайга шөкер безнең Билгеш авылында андыйлар бик сирәк. Гадәттә, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатып җирләгәннән соң, калган туган-тумачасы, нигезне таркатмый карап, җыештырып тора. Монда үрнәк өчен Шәйбаковлар гаиләсен алырга була.


Гаилә башлыгы Тәлгатьнең мәрхүм булуына — 23, тормыш иптәше Әнисәнең вафатына 4 ел вакыт үтеп киткән. Шулай булуына карамастан, кызлары һәм уллары, оныклары туган йортка сукмакны суытмый. Өй җәен дә, кышын да буш торганы юк дисәм дә һич ялган булмас. Ел да кышкы чорга җитәрлек утын хәзерләп куялар. Җәй көнендә йорт кураны ремонтлап, койма-капкаларны буятып, өйнең эчен-тышын юып, җыештырып китәләр.

Бу Тәлгать белән Әнисәнең дүрт ул һәм ике кызларына дөрес, күркәм тәрбия биргәнлекләрен күрсәтә. Балаларын бәләкәйдән өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечеләргә ярдәмчел булырга өйрәтеп үстерделәр, белем алырга ярдәм итеп олы тормыш юлына чыгардылар. Хәзер барысы да үзаллы тормыш корып, күпләргә үрнәк булырдай матур дөнья көтәләр, балалар үстерәләр.


Өлкән уллары Мөгаллим авылда төпләнеп, тырышып эшләп, хаклы ялга чыкты. Әлеге вакытта хәләл җефете Әнгыймә белән икесе дә пенсиядә, мал-туар асрап, бакча үстереп мул тормышта яшиләр.


Ике кызлары Рима һәм Фирдания гаиләләре белән Уфада яшиләр, сәүдә өлкәсендә эшлиләр. Тормыш иптәшләре Азат һәм Фәнир дә бик булдыклы, эшсөярләр, һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар. Авылга еш кайтып йөриләр, отпускларын туган өйләрендә үткәрергә яраталар, йорт-кураны тәртиптә тоталар.

Уллары Маратны белмәгән кеше юктыр, ул район гына түгел, республикабызны данлаган атказанган җырчы, чын-чынлап горурлыгыбыз. Тормыш иптәше Ләйсән (медицина өлкәсендә эшли) белән ике бала үстерәләр.


Уллары Илнур хәләле Зинфира белән шулай ук башкалабыз Уфада яшиләр, өч бала тәрбиялиләр, туган якларына еш кайталар. Илнур вахта ысулы буенча себергә йөреп эшли, ә Зинфира — оста парикмахер.


Ә Адик тормыш иптәше Гөлнара белән Аскында йорт салып керделәр, ике кыз үстерәләр. Адик абыйсы кебек себергә йөреп эшли, Гөлнара сәүдә өлкәсендә хезмәт сала.

Шәйбаковларның барлык балалары да җыр-моңга гашыйк, бер дигән дөнья көтә, үзара шулкадәр тату, бердәмнәр, туганлык хисе искиткеч көчле, бер-берсе өчен җан атып торалар, сокланып бетә алмыйбыз. Аларны һич икеләнми башкаларга бар яклап та үрнәк итеп куярга мөмкин. Мондый гаиләләр күбрәк булса, авылларда ташландык өйләр, суынган нигезләр булмас иде.

Хәмзә Гайсин.

Билгеш авылы.
Читайте нас: