Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
29 август 2019, 18:27

Күзләрендә — тормыш зирәклеге

Кешене гадел, хезмәт сөючән,тырыш булганы, кыскасы, күркәм холкы өчен хөрмәт итәләр. .

Кешене гадел, хезмәт сөючән,тырыш булганы, кыскасы, күркәм холкы өчен хөрмәт итәләр. Фәүзинә Хәмәтҗановага нәкъ шушы сыйфатлар хас.

Ул онытылмас мәктәп елларын аеруча бер җылылык белән искә ала:

— Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуны бездән алты чакрым ераклыкта урнашкан Штәнде авылында дәвам иттек. Җәяү йөреп укыдык. Бу үткән юллар безнең — шат, күтәренке күңелле кызлар һәм малайлар өчен сизелми дә кала иде. Шушы юллардан йөргәндә мәхәббәтемне очраттым. Равил авылдагы хуҗалыкларның берсендә тракторчы булып эшли иде. Мәхәббәт утында янган яшьлек еллары күңелләрдә онытылмас мизгелләр булып уелып калды.

Яшьләр мәхәббәт хисләрен өч ел сынаганнан соң, гаилә учагы кабыза. Әмма гаилә парына бергә булу бәхете бик озакка тәтеми, — Равил Нигъмәтҗан улы армия сафына алына. Ватаны алдындагы изге бурычын ерак Венгриядә үтә. Дүрт ел вакыт аралыгы гаилә парының хисләрен ныгыта гына.

Хәмәтҗановлар гаиләсенә күп кенә шәһәр һәм авылларда яшәргә һәм эшләргә туры килә. Изге, ачык күңелле гаилә пары кайда гына булмасын, һәрвакыт хезмәттәшләренең, тирә-юньдәгеләрнең олы хөрмәтен яулый.

Фәүзинә белән Равил Хәмәтҗановлар биш бала үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына бастыра.

— Мөгаен, һәркем өчен әнисе елмайган, аның күзләрендә шатлык нурлары балкыган мизгелләрдән дә кадерлерәк нәрсә юктыр. Аның чал чәчләренә сагыш тулы күзләрең белән карыйсың да, битендәге һәр җыерчык өчен үзеңне тиргисең. Үкенечкә каршы, моны еллар үткәч кенә аңлыйсың, — ди балалары.

Фәүзинә апа балаларында да үзендәге күркәм сыйфатларны тәрбияли. Мәхәббәт җимешләренә сөю-назын мулдан өләшкән ана хәзер балаларының игътибарына, ихтирамына төренеп гомер кичерә. Фәүзинә Гафиф кызының күңел җылылыгы аларның һәрберсенә җитәрлек. Җылы сүзен, фәһемле киңәшен жәлләми, һәрвакыт ярдәмгә әзер. Балалар үзара тату, бердәм яши. Әниләре янына еш кайтып йөриләр. Ә инде авылга җәйге чорда оныклар кайтса, үзенә күрә бер бәйрәм була. Фәүзинә Гафиф кызы ун онык һәм сигез турун шатлыгына, уңышына куанып яши.

Лилия Шәрифгалиева.

Автор фотосы.
Читайте нас: