Менә җәйнең дә соңгы көннәрен саныйбыз. Бакчабызда яшелчәләр, җимеш-җиләкләр өлгерде. Берсеннән-берсе чагу чәчкәләр күзне иркәли. Уңган хуҗабикә Рәүфә Нурдәүләтованың да өй алдын нинди генә гөлләр бизәми. Шау-чәчкә эчендә утырган йорт әллә кайдан ук күренеп, биредә уңган хуҗалар яшәгәнлеген күрсәтеп, балкып утыра. Аңа гөлләр үстерүдә тормыш иптәше Мидехәт абый да ярдәмләшә.