Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
26 август 2019, 18:06

Мәчетле авылда иман бар

Элек-электән татар авылларының күрке, йөзек кашы булып Аллаһ йорты — мәчет саналган.

Элек-электән татар авылларының күрке, йөзек кашы булып Аллаһ йорты — мәчет саналган. Юлчылар да айлы манараны күрүгә: «Бу авылда иманлы халык яши, димәк, монда шәфкатьлелек, миһербанлылык хөкем сөрә», — дигән фикергә килгән. Бүгенге көндә дә мәчетләр әһәмиятен югалтмый.

16 августта Кышлау-Елга авылында “Ихлас” мәчетен рәсми ачу тантанасы үтте.

Зөфәр хәзрәт Гыйндуллин мәчет ачу тантанасын Коръән-Кәримне укып башлап җибәрде. Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар да катнашты: Рифган хәзрәт (Пермь крае Октябрьский районы),Әхәт хәзрәт (Упканкүл), Сәгыйтҗан хәзрәт (Упканкүл), Гарифулла хәзрәт(Сөеш), Рәмил хәзрәт (Чишмә-Үрәкәй), Фәнис хәзрәт (Күбияз),Фидәрис хәзрәт (Үтәш), Рәфит хәзрәт (Аскын), Рәфкать хәзрәт (Билгеш) һ.б. Аларның тәбрикләүдән башланган тирән эчтәлекле вәгазьләрен һәркем йотлыгып тыңлады. Алар тарафыннан: “Газиз кардәшләрем! Чын күңелдән зур бәйрәм — мәчет ачылу тантанасы белән котлыйм! Кышлау-Елга авылы мәчетен төзүдә хезмәтләре белән дә, кылган изге гамәлләре белән дә ярдәм итүчеләргә әҗер савапларын күрергә насыйп булсын. Илләребезгә тынычлык, түрәләребезгә гаделлек һәм юмартлык, илебездәге халыкларга бердәмлек, татулык һәм тынычлык, балаларыбызга-оныкларыбызга тәүфыйк биреп, хак юлда булып, кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп әйләсә иде”, дигән фәһемле сүзләр җиткерелде. Инде хәзер мәчетебез балкып, нур сибеп утыра.

Мәчетнең имам-хатыйбы Илшат Саттаров иман йорты төзелешендә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтләрен белдерде, мәчет төзелү тарихы белән таныштырды.

Килгән кунаклар вәгазьләрендә вакытның, гомернең кадерен белеп яшәргә чакырды, мәчетләр кешеләрнең рухи чистарынуында зур урын алып торуын искәртте, мөселманнарны гыйбадәт кылырга өндәде.

Бар авыл халкы мәчет төзүгә булдыра алганча — кем кул көче белән, кем акчалата ярдәм итеп булышуы бу тантананы якынайткан да инде. Әйткәндәй, гыйбадәт йортын төзүдә ярдәм күрсәткән кешеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанадан соң мәчеттә җәмәгать намазы укылды һәм халкыбызга Аллаһы Тәгаләдән бәрәкәт, иминлек сорап дога кылынды.

Авыл халкы зур табын корып, барча кунакларны тәмле пылау һәм чәй белән сыйлады (пылауны Үзбәкстаннан килгән мөселман кардәшләребез пешерде).

«Ихлас» мәчете ачылуы төбәктә гомер кичерүче мөселманнарга дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен уңайлыкларны тагы да арттырачак. Шуңа күрә дә бу көн авыл халкы һәм кунаклар өчен күркәм бәйрәм буларак кабул ителде. Һәркемнең йөзендә елмаю, иман нуры балкып торды.

Киләчәктә дә Аллаһ йорты буш тормасын, моңлы азан тавышлары тынмасын, өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә мәчетләргә йөрсен, дөрес юлдан тайпылмасын иде.

Эльмира Шәйхуллина.

Фото архивтан алынды.
Читайте нас: