Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
15 август 2019, 18:24

Онытылмас мәктәп еллары

#Трезвоесело#Айыҡауыл#Аскын районы Кашка авылы

Мәктәп еллары ерагайган саен ешрак искә төшә, сагындыра. Менә безнең Кашка авылында да җәй дәвамында күңелле очрашулар үтеп торды.

Кемнәрдер биш, ун елдан соң очрашса, белем учагын тәмамлауларына 50 ел үткәннәр дә калышмады. Агымдагы елда 50 еллык очрашуга 25 кеше кайтты. Бу бик куанычлы күренеш. 67 яшьлек сыйныфташлар илебезнең төрле почмакларыннан туган якларын, мәктәпләрен, бер-берсен сагынып, күрешергә, аралашырга кайткан.

Безнең дә мәктәпне тәмамлауга быел 45 ел тулды. Без — 1974 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары. 10А, 10Б, 10В класслары барлыгы 90нан артык бала белем алдык. Әмир авылыннан гына 29 укучы килде. Классыбыздан 12 укучы — алты пар гаилә кордык. Шулардан өч пар: Инзирә һәм Зөфәр Нурмиевлар, Рәфидә һәм Рәфит Кәлимуллиннар һәм без — Вәсилә һәм Кадим Карамовлар авылда гөрләтеп дөнья көтәбез. Быел җәй яңгырлы булды, шуңа да 1 августтагы очрашуны безнең өйдә үткәрергә булдык. Инзирә, Зөфәр, Рәфидә, Рәфиткә бик рәхмәтлемен. Бергәләп әзерләндек, бергә оештырдык. Аллаһыга шөкер, барысы да кайтты, барлыгы 27 кеше булдык. Билгеш, Әмир, Сөеш, Гөмбә, Сидәш авыллары балалары җыелдык. Иркутск, Уфа, Свердловск, Ишембай, Нефтекама һәм башка шәһәрләрдән кайттылар. Очрашу-күрешүгә шатландык, сөйләшеп сүзләр бетмәде, җырлаштык, истәлеккә фотога төштек. Иртәнге сәгать 11гә җыелган идек, кичке 9-10 сәгатькә кадәр гөрләштек. Кызыклы һәр мизгелне искә төшердек: бәләкәй, үсмер чаклар, нинди хыяллар белән янып яшәүләр, беренче мәхәббәт хисләре, кичерешләре, мәктәпкә утын кисүләр, бәрәңге алулар. Кыскасы, хәтер йомгагын сүттек.

Һәркем тормыш юлы: кем кайда хезмәт иткән, укыган, эшләгән, шулай ук балалары, оныклары турында сөйләде. Тормыш юлы китап язарлык. Бүген барысы да матур итеп дөнья көтә, лаеклы ялда. Шушы очрашуга җыелуга сөенүебезнең чиге булмады. 2024 елда 50 еллыкка да очрашырга сүз куештык, планнар кордык, уй-теләкләрне язып, бер конвертка салып куйдык. Хәлдән килсә, кем кайта ала ел саен да очрашырбыз Аллаһы боерса!

Билгеш авылыннан Дания белән Рәзиф Хыйләҗевка зур рәхмәт белдерәм. Алар сарык суеп алып килде, шашлык, пылау пешердек. Безнең зарыгып көтеп алган мизгелне хуплагандай, бу көн аяз торды.

Безнең очрашу иң шатлыклы чараларның берсе булды, чөнки хәмерсез үтте. Шулай ук безнең белән Солтанбәк, Чураш, Уразбахты авыллары балалары да белем алган иде. Киләсе очрашуда сезне дә көтеп калабыз, килегез, сыйныфташлар!

Хәзер бит безгә 26 яшь түгел, ә 62, яшь бара. Мәрхүм булган укытучыларыбызны, 24 сыйныфташыбызны искә төшердек. Пәнҗешәмбе изге, мәрхүмнәрне искә ала торган көн. Әрвахларның рухлары килеп, дога өмет итәрләр, ди. Шуңа күрә Коръәннән аятьләр укып багышладык. Сыйныфташыбыз Рәфит Кәлимуллин укыды, аңа шушы изге гамәле өчен зур рәхмәт!

Очрашуны шигырь юллары белән башладык. Викторина сорауларына җаваплар бирдек, алар мәктәп тормышына кагылды. Әлбәттә, призлар да оттык.

Ул елларда мәктәпкә озын кунычлы итекләр киеп, баткак ерып, җәяү йөреп укыдык. Шуңа күрә дә сыйныфташларның кайберсе шушы авыр тормыштан ничек котылу, шәһәргә китеп уку, эшләү, матур яшәү хыялы белән янып яшәде. Аллаһыга шөкер, хыяллары тормышка ашты, һәммәсе дә үз урыннарын табып, тормышларыннан канәгать булып гомер кичерә. Без дә авылда гөрләтеп дөнья көтәбез. Белем алдык, һөнәр үзләштердек, эшләдек, балалар укыттык. Хәзер инде булганына шөкерана кылып, оныкларыбыз уңышларына сөенеп гомер кичерәбез.

Республикада “Айык ауыл” конкурсы игълан ителде. Конкурска безнең район авыллары да актив кушылуы куанычлы вакыйга.

2003 елда улыбыз гаилә корды, аек туй үткәрдек. Бик матур күренеш булды бу. Әле килеп сыйныфташлар очрашуын хәмерсез оештырдык. Ниндидер бер аеруча күркәм, изге чара күңелләрдә онытылмас хатирәләр калдырды.

Авылдашлар, әйдәгез без дә шушы конкурска кушылыйк, изге гамәлләр кылып, матур яшик!

Вәсилә Карамова.

Кашка авылы.
Читайте нас: