Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
15 август 2019, 18:32

Бердәмлек белән көчлеләр

#Трезвоесело#Айыҡауыл#Аскын районы Карткисәк авылы

Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин эш сәфәре белән Карткисәк авылында булды. Ул мәктәпнең ике бинасында җылы бәдрәфләр эшләү барышын карады. Бу эшне “Садыков” шәхси предприятиесе башкара. Биредә, ял көне булуга карамастан, эш тулы куәтенә бара иде һәм эшчеләр барысын да яңа уку елына өлгертергә вәгъдә итә. Объектта дүрт кеше эшли, барысы да карткисәклеләр.

Ришат Марат улы авыл мәдәният йортын көзге-кышкы чорга әзерләү белән дә кызыксынды. Бүгенгә өч мич салынган, дүртенчесе тәмамлану алдында, димәк, мәдәният учагы җылы һәм уңайлы булачак. Бинага 2017 елда ук Урындагы башлангычларны хуплау программасы чикләрендә зур ремонт эшләнгән булган. Әйткәндәй, Ришат Дихин әйтүенчә, мәдәният учреждениеләрен көзге-кышкы чорга әзерләү чикләрендә район бюджетыннан 260 мең сум акча бүленгән.

Тәмле пылау, күңелле уеннар

Карткисәк мәчете мәхәлләсе Корбан бәйрәм уңаеннан зур чара оештырган. Ике зур казан пылау, өстәл тулы камыр ашлары, ә балаларга күпме тәм-том! Карткисәклеләр җыелышып табын корган һәм матур бәйрәм оештырган. Барысын да Корбан бәйрәм белән Ришат Дихин, Аскын үзәк мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Гайдуллин, башка мәчет имамнары котлады. Бәйрәм ашыннан соң, җәядән ук ату ярышлары, балалар һәм өлкәннәр өчен халык уеннары оештырылды. Бигрәк тә аркан тартышу күңелле үтте. Карткисәклеләр һәм бәйрәм кунаклары беренче тапкыр борынгы башкорт коралы — “чукмар” ату уенын күрде һәм катнашты. Бу уенны Азат Муллахмәтов оештырды. Ул Торатау итәгендә үткән бишенче Бөтендөнья башкортлары Корылтаенда “Башкортстан батыры” турнирында катнашкан. Шунысы кызыклы, анда турнирны “Русиянең иң көчле кешесе” Эльбрус Нигъмәтуллин оештырган булган. Анда ул:

«Бу күнекмә Русия интернетында зур кызыксыну уятты, аны башка төбәкләрдә дә кабатларга тырышалар. Нәкъ башкортча аталган “Суҡмар атыу”, ягъни тумар ыргыту уены Русия аренасына чыгуы куандыра», — дигән иде.

Ришат Марат улы үзе дә чукмар атты һәм бу коралны ыргытуны, ат чабышы, җәядән ук ату белән беррәттән борынгы башкорт әкиятләрендә очратырга булуын әйтеп үтте. Ул борынгы уеннарны тергезгән өчен чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.

— Башкорт әкиятләрен укыганнар Камыр батырны хәтерлидер, анда ул аткан сукмар 25 потлы (409,5 кг) булган, без аны җиңелрәк эшләдек, — диде Азат Фәнүз улы.

Ярышларда җиңүчеләр барысы да бүләкләр алды, ә бәйрәмгә килгәннәр һәм тамашачылар онытылмас тәэссоратлар туплады.


Автор фотосы.
Читайте нас: