Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
14 август 2019, 12:35

Эшләрендә күңел җылысы

#Трезвоесело#Айыҡауыл#Аскын районы Күнгәк авылыРайон мавыгуларын, эшләрен яратып, чын күңелдән башкарган сәләтле, тырыш кешеләре белән дан тота.

Район мавыгуларын, эшләрен яратып, чын күңелдән башкарган сәләтле, тырыш кешеләре белән дан тота. Менә Күнгәк авылында яшәүче Мәүлиза Мозафарова чиккән паннолар да әллә кайдан күз явын алып, тирә-юньгә ямь биреп тора.

Мәүлиза Миңнегата кызының өен төрле бизәкле салфеткалар, урман-күлләр, йортлар төшерелгән картиналар бизи. Ул картиналарны караганда вакыт тукталган, җиһан киңлекләренең чиге юк кебек тоела. Шушы шөгыль, шушы иҗатка нигез балачактан салына, дөресрәге абыйсы Мөнир этәргеч була.

— Ул хуҗалыкта ир-егеткә йөкләтелгән бар эшне башкарды, моңардан тыш, тегәргә, чигәргә дә белде. Гаилә зур булды, әти-әниләргә хуҗалык эшләренә ярдәм итүдән тыш, алты баланы тәрбияләшергә, киендерергә кирәк иде. Мөнир һәрвакыт матурлыкка омтылды. Бергә күлмәк, пәрдә тектек, — дип исенә төшерә Мәүлиза Мозафарова.

Һәр кызның матур итеп киенәсе, әти-әниләренә ярдәм итәсе, кече туганнарын тәрбияләшәсе килә. Мәүлиза Миңнегата кызы 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, сөт аертучы, аннары урындагы колхозда савымчы булып эшли, бозау карый. Ул вакытта, әлбәттә, кул эшләре икенче планга күчә.

Язмыш җилләре Мәүлиза Миңнегата кызын Казахстан якларына илтә. Биредә ул гаилә корып, өч кыз әнисе булу бәхетенә ирешә. Төзелештә, юл хуҗалыгында хезмәт сала, почтальон, балалар бакчасында нянечка булып эшли. Кыскасы, йөкләтелгән һәр эшне җиренә җиткереп, җаваплы башкара.

— Кайда гына эшләсәм дә, янәшәмдә һәрвакыт изге күңелле, миһербанлы, инсафлы кешеләр булды. Язмышыма шуның өчен рәхмәтлемен, — ди аеруча бер җылылык белән Мәүлиза Мозафарова.

Мәкаләм героеның тырыш, намуслы хезмәте җитәкчелек тарафыннан тиешле бәяләнә: аңа социалистик хезмәт алдынгысы буларак бүлмә бирелә.

Мәүлиза Миңнегата кызына чит җирләрдә кайбервакыт бигрәк авыр була: әти-әнисе, туганнары ярдәм итә алмый, тормыш иптәшенең гомере өзелә. Менә шулай чит җирләрдә 37 ел яшәгәч, туган төбәгенә кайтырга карар итә һәм 2005 елда Күнгәк авылына күчеп кайта.

— Кызларым яшәргә үзләре янына Белоруссиягә чакырды, әмма туган төбәгемнең тарту көче өстенрәк булып чыкты, — ди ул.

Ана йөрәге, һичшиксез, туган якларына еш кайта алмаган балаларын сагына, көтә. Әмма һәрвакыт бар яклап та ярдәм иткән якыннары, туганнары янәшәдә булуы шушы сагыну хисләреннән бераз юата. Ә Мәүлиза Миңнегата кызы аларга җылы карашлары, игътибарлары өчен чиксез рәхмәтле.

Зинира Гыйльфанова.

Автор фотосы.
Читайте нас: