Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
14 август 2019, 13:37

Дөньяның бар ямен тоя, парлашып яшәүчеләр

#Трезвоесело#Айыҡауыл#Аскын районы Төлгезбаш авылы

Төлгезбаш авылында юбилярларны тәбрикләү тантаналары даими үтеп тора.

Менәтагын да авыл халкы клубка ашыкты. Биредә авылның үрнәкле гаилә парлары — Мәрзикә белән Рәхимҗан Абдуллиннар һәм Наилә белән Рафаил Дәүләтовларның алтын туйларына багышланган чара үткәрелде. Матур итеп бизәлгән машиналар белән килгән парларны көчле алкышлар астында бавырсак белән каршы алдылар.

Күркәм чараны Калфәт Фазлетдинов белән Эльза Галиева матур итеп алып барды. Һәр котлау үзешчән сәнгать осталары Эльмира Фазылова, Зоя Талипова, Нәзилә Фазлетдинова, Фәнилә һәм Тимерхан Гилимшиннарның концерт номерлары белән үрелеп барды. Юбилярларны шулай ук балаларының гаилә дусты, якташыбыз Әхнәф Галләмов баянда уйнап, җырлап котлавы чарага тагын да ямь өстәде.

Гаилә парларын алтын туйлары уңаеннан район хакимияте башлыгының кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Риваль Сәлимов, Аскын авыл Советы хакимияте башлыгы Рәзиф Махатов, авылның ветераннар советы рәисе Ярис Зәйдуллин тәбрикләде. Риваль Ринат улы Башкортстан Республикасы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Котлау хатын укып ишеттерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Рәзиф Сәлихҗан улы район хакимияте башлыгы Ришат Дихинның котлау сүзләрен юллады, бүләкләр бирде.

Сәхнәдә алтын парларның балалары, оныклары, туганнары урын алды. Алар чыгышларында әти-әниләренә рәхмәт сүзләре, изге теләкләрен җиткерде, музыкаль бүләкләр һәм гөлләмәләр тапшырды.

Чыннан да, бу гаиләләр күркәм сыйфатлары белән авылда гына түгел, ә тирә-юньдә дә дан тота. Рәхимҗан Миншәех улы гомере буе Төлгезбаш авылы мәктәбендә хезмәт дәресләрен укытты, авыл кешесе өчен кирәкле булган хезмәт алымнарын, күнекмәләрен өйрәтте. Остаханәдә станокларда агачтан, тимердән әйберләр кырырга, хуҗалык кирәк-яраклары ясарга, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр башкарырга өйрәтте. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр. Бу хак сүзләр нәкъ аңа атап әйтелгән диярсең: телевизор, радиоалгыч, көнкүреш җиһазлары, автомобиль, мотоцикл һ.б. әйберләр ремонтлый, фотога төшерү белән мавыга. Совхоз механизаторлары аңа кирәкле детальләр кырдыру өчен еш мөрәҗәгать итә. Аның хезмәт стажы — 43 ел. Үз куллары белән җыйган мини-трактор менә 30 еллап тугры хезмәт итә.

Тормыш иптәше Мәрзикә Зарафетдин кызы мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Аның пешергән ашлары тәмле һәм туклыклы булды. Тикшерүчеләр аның эшеннән һәрвакыт канәгать калды. Бу гаилә пары ике ул — Айдар белән Айбулатка күркәм тәрбия биреп үстереп, олы тормыш юлына бастырды. Алар инде үзаллы гаилә корып, гөрләтеп дөнья көтә. Айбулат эшкуарлык белән шөгыльләнә. Ул мәрхәмәтлелеге белән билгеле: авылда матур мәчет төзеп куйды (дәү әнисе хөрмәтенә “Рәхимә” исеме бирде). Гомумән, бу гаилә эшчәнлеге мәктәп тормышы белән бәйле булды: уллары хезмәт юлын анда башлады, киленнәре Рәйсә белән Ралия да шунда ук укытучы булып эшләп, хөрмәт яуладылар. Оныклары Эльвина, Салават, Юлай, Юлия укулары, эшләре белән куандыра.

Рәхимҗан Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Рафаил Мулланур улы тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләде. Хезмәт стажы — 35 ел. Алдынгы механизатор район яшь комбайнчылар ярышында алдынгы урында булды. Т-40 тракторында ул вакытта сәүдә базалары урнашкан Щучье-Озеродан көненә икешәр рейс ясарга өлгерә иде. Техниканы яхшы белүе, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре һәм авыл халкы ихтирамын яулады. Тормыш иптәше Наилә Хәбиб кызы белән ике кыз һәм бер улга гомер биреп, тәрбияләп, олы юлга чыгардылар. Эльмира, Илшат, Миләүшә белем алып, матур гаиләләр корып, бүген инде үзләре балалар үстерә. Наилә гомере буена төрле җаваплы вазыйфаларны җиренә җиткереп башкарды, мәсәлән, заправкалаучы, ашлык склады мөдире һ.б. Оста хуҗабикә, кунакчыл, олыларның, авыруларның һәрдаим хәлен белеп торуы, ярдәмчеллеге белән аерылып тора. Балалары, килен-кияүләре, оныклары, туруннары бу көнне аларга күңел түрендәге иң изге, ихлас котлау сүзләрен җиткерде.

Бу гаиләләр аек тормыш рәвеше алып бара. Үзләре генә түгел, балалары да, якыннары да алардан үрнәк ала. Ике хуҗалык та күркәмлелеге, җыйнаклылыгы белән аерылып тора. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимеш, агач-куак үстерәләр, бал кортлары да бар. Аларга карап һич кенә дә 70 яшь бирмәссең, күзләр генә тимәсен!

50 ел ул 50 көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән!? Биш дистә ел үтсә дә, бу гаилә парлары бер-берсенә булган хисләрен саклап, мәхәббәтләренә тугры калып, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур гомер кичерә. Иңне-иңгә куеп ярты гасыр тату гомер кичергән гаиләләребезнең алдагы көндә дә пар канатлары каерылмасын, сау-сәламәт булып, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр иде дигән теләкләр җиткереп таралышты авыл халкы күркәм чарадан.

Ярис Зәйдуллин.

Фотолар архивтан алынды.
Читайте нас: