Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
30 июль 2019, 12:41

Яхшы кешеләр һәрчак янәшәдә

Кашка авылында яшәүче иң актив ак инәйләрнең берсе Нәсиха Мисбах кызы Галиәкбарова күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләде.

Кашка авылында яшәүче иң актив ак инәйләрнең берсе Нәсиха Мисбах кызы Галиәкбарова күптән түгел 80 яшьлек юбилеен билгеләде.

Аны күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә Кашка авыл биләмәсе башлыгы Канәфи Ибәтулла улы Шакируллин, балалары, кияүләре, оныклары, туганнары, хезмәттәшләре, күршеләре килде.

Коръән сүрәләреннән аятьләр тыңлаганнан соң, күршесе Рәфидә Мәхиян кызы Кәлимуллина аның тормыш юлына кыскача байкау ясады һәм мәҗлесне алып барды.

Канәфи Ибәтулла улы котлаганнан соң, тәбрикләүләрне шушы күркәм бәйрәмгә җыелучылар бер-бер артлы дәвам итеп, юбилярга карата бик матур сүзләр җиткерде.

Чынлап та, Нәсиха апабызның тормыш юлы бик матур. Ул 1939 елның 20 июлендә Яңа Күчкилде авылында дөньяга беренче аваз сала. Биш бертуган арасында исән калганнардан ул гына. Энесенең гомере армия сафында хезмәт иткән вакытта өзелә, калганнары балачактан бакыйлыкка күчкән.

Нәсиха апа өч ел торф чыгаруда катнаша. Үрмияз мәктәбендә техник хезмәткәр булып та эшли.

Кашка авылының сөлектәй егете Мөбарәкҗан Солтанәхмәт улы белән бер-берсенә кирәк-терәк булып яшәргә вәгъдә биреп, үзаллы тормыш коралар. Биредә Нәсиха апа эшчәнлеген Кашка мәктәбендә техник хезмәткәр булып дәвам итә һәм хаклы ялга чыкканчы фидакарь хезмәт сала. Наз белән тулы гаиләдә өч кыз үсә. Гаилә пары бер фикердә булып, ярдәмләшеп, бер-берсен ихтирам, хөрмәт итеп 38 ел гомер кичерә. Кызганычка каршы, гаилә башлыгының гомере фаҗигале рәвештә өзелә. Әмма Нәсиха апа язмыш сынаулары алдында сынмый, сыгылмый, балалары, оныклары хакына яшәргә үзендә көч табып, киләчәккә якты өметләр баглап яши.

Кызы Фидания Екатеринбург шәһәрендә медицина колледжы тәмамлап, Кашка табиб амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли, өч бала тәрбияли. Кызы Фларида Стәрлетамак шәһәрендә тегүче һөнәрен үзләштерә, ул да өч балага гомер бүләк иткән. Аскын авылында “Росгосстрах” компаниясендә эшли. Төпчеге Гөлнария Оренбург дәүләт университетын тәмамлап, инженер-технолог һөнәренә ия була. Ике ул үстерә. Әйткәндәй, әнисе аның тәрбиясендә яши.

Нәсиха апа бала үстергәндә авыр вакытлар була. Үзе бәйли, тегә, пешерә. Кызларын һәрвакыт матур итеп киендерә, чиста, пөхтә йөртә. Алма агачыннан ерак төшмәгән кебек, балалары да тырыш булып, хезмәт тәрбиясе алып, гөрләтеп тормыш көтәргә өйрәнеп үсә.

Һәр авыл кешесенә хас булганча, бакча тутырып яшелчә-җимеш, чәчәкләр үстерәләр. Тынгысыз ханым бәйләм бәйләргә ярата. Аның тырыш куллары башкарган кул эшләре авылда оештырылган күргәзмәләрнең йөзек кашы дип әйтсәк, һич арттыру булмас.

Сабыр холыклы, кешелекле, изге күңелле Нәсиха апа күз нурыннан мәхрүм булган каенанасын 20 ел тәрбияләп карый. Аңа хас булган күркәм сыйфатларны санап бетерерлек түгел. Бүген күпләргә үрнәк булырлык дөнья көтә, балалары өчен җан атып яши, оныкларын тәрбияләшүдә саллы өлеш кертә.

Нәсиха апага киләчәктә дә сау-сәламәт булып, балалары, оныклары кадер-хөрмәтендә озын-озак яшәргә насыйп итсен Ходай! Мондый күркәм бәйрәмнәр, очрашулар һәрдаим үтеп торсын!

Рәфидә Кәлимуллина,

“Ак инәйләр коры” оешмасы әгъзасы.
Читайте нас: