Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
30 июль 2019, 12:54

Хезмәт итү — ир-егет өчен олы горурлык

Наил Мәхсут улы Русия хәрби-диңгез флоты көнен 29нчы тапкыр билгеләде.

Наил Мәхсут улы Русия хәрби-диңгез флоты көнен 29нчы тапкыр билгеләде. Ул Советлар Союзы Кораллы көчләрендә өч ел хезмәт иткән елларын бүгенгедәй хәтерли.

Шул чорда төшкән фотографияләре белән чагыштырсаң, ул бик үзгәрмәгән дә. Шулай булмыйча, янында гаиләдә һәрвакыт уңай, җылы мохит тудыручы, ышанычлы терәге Эльмира Сабирова бар бит.

Наил Мәхсут улы хезмәт иткән елларын аеруча бер җылылык белән искә ала.

Армия сафына Наил Мәхсут улы белән Аскыннан Риф Гарифуллин алына һәм бергә учебка үтә, әмма билгеләү буенча бергә туры килмиләр.

Җентекле, физик әзерлектән соң, Наил Сабиров артиллерия корабленә эләгә, Хәрби часть-5тә моторчы-электромеханик була. Бар нәрсә дә аның эшенә бәйле була, мәсәлән, судно торышы, команданың туклануы һәм хәвефсезлеге. Биредә ул чыдамлык, түземлек күрсәтә, чөнки гадәттән тыш эссе шартларда эшләргә туры килә. Шулай ук Наил Мәхсут улы күпмедер вакыт чит ил корабльләрен тикшерүче күзәтү төркеме составында да хезмәт итә. Аларга кайвакыт җинаятькә шиклеләрне тотарга һәм портка озатырга да туры килә. Нигездә, болар браконьерлык белән шөгыльләнүче кытайлылар була.

1990 елда команда Иран чигендә — Аракс елгасында хезмәт итә. Монда моряк-пограничникларның төп бурычы — иранлылар ягыннан провокацияләр булдырмау, әзербайҗаннар һәм әрмәннәр арасында килешү булдыру, шулай ук тынычлык саклау.

— Команда составында СССРның төрле почмакларыннан килгән егетләр иде, әмма шуңа карамастан, без бер-беребезне ярты сүздән аңладык, бер гаилә булып яшәдек, — дип сөйли Наил Сабиров альбомдагы фотоларын күрсәтеп. Анда алар команда белән балык тота, корабльга припаслар ташый һәм моряк тормышыннан башка эпизодлар чагылдырылган.

Алар әле булса бер-берсе, гаиләләре белән аралаша. Сабировларга хезмәттәшләре кунакка Украинадан, Самарадан килә, социаль челтәрләрдә аралашалар.

— Хәрби диңгез флотында хезмәт итүем белән чиксез горурланам. Ул вакытта алынган күнекмәләр, рухи һәм физик чыныгу миңа әле булса тормышымда ярдәм итә. Сау-сәламәт булган һәр егет Ватаны алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш,чөнки армия хезмәте — тормыш мәктәбе, — ди Наил Мәхсут улы.

Зинира Батырова.

Автор фотосы.
Читайте нас: