Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
авылым уңганнары
26 июль 2019, 14:09

Уңган Абдуллиннар

Флүрә апа һәм Мидхәт абый Абдуллиннарның йорты әллә кайдан ук үзенә тартып тора.

Флүрә апа һәм Мидхәт абый Абдуллиннарның йорты әллә кайдан ук үзенә тартып тора. Капканы ачып керү белән йорттагы пөхтәлек, яшел хәтфә үлән арасыннан кояшка үрелеп үскән чәчкә-гөлләр күңелгә рәхәтлек бирә. Өйгә үтү белән үзеңне ерак Көнчыгыштагы гөл-бакчалар илендә кебек хис итәсең. Шулкадәр матур, бар гөлләр дә чәчкәдә. Флүрә апа үзе моң алиһәсе. Иске Казанчы авылында оештырылган «Моңчишмә» шигърият сөючеләр клубының беренче карлыгачы. — Беренче шигырем әниемне җирләгәч сагыш, сагыну хисләре аша туды. Үзем дә аңлата алмыйм, ул шигырьләр күңелемнең төбеннән, бик ерактан килә һәм сине берчә яндырып, берчә куаныч биреп туа. Мин бер шигыремне дә махсус утырып язмадым, — ди Флүрә Кадим кызы. Үз туган җирендә яшәп, оя коруларына алар чиксез шат. Шушы авылда туып-үсеп, мәктәпне тәмамлаганнан соң, язмыш җилләре аны күп кенә читтә йөрткән.

Яшь чагында Карабаново шәһәрендә эшләп, тормышлы булгач, Яр Чаллы шәһәрендә фатир алып, заводта эшлиләр, өч улларына гомер бүләк итәләр. Әнисен ялгыз калдырмас өчен алар авылга күченеп кайта. Уңган Абдуллиннар үз авылларында өр-яңадан өй төзеп, үз учагын кабыза. Флүрә апа оста гармунчы, җырчы да. Авыл биләмәсендә үткән бер генә чара да аннан башка үтми. Энесе Хәлил дә гармунчы. «Сәхнәгә чыгарга аңа күпвакыт кыюсызлыгы, артык тыйнаклыгы комачаулый», — ди Флүрә апа энесе хакында. Бүген алар йортында оныклары шау-гөр килә. Мичтә оныклар өчен тәмле коймак пешә, казанда аш кайный, ә хәстәрлекле дәү әти оныкларына уйнар өчен төрле корылмалар кора. «Оныклар, балалар белән гомернең узганы да сизелми», — ди Абдуллиннар.
Читайте нас: